"Мондагы ит авыл итеннән дә тәмлерәк", яки Аргентинада бала табу күпмегә төшә
2022 елда Аргентинага күченгән русияләр саны 2500гә җиткән. Күпләр бу илгә бала табарга бара: медицинасы әйбәт, Аргентинада туган кеше бу илнең ватандашы була, паспортын ала. Казанда туып үскән эшкуар Илнур Мухтов октябрьдә хатыны белән Буэнос-Айреска очкан һәм беренче балаларын шунда тапканнар.