Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 21.02.2024

Мәдәният учреждениеләре проектлары Мәдәният министрлыгының грант бәйгесендә катнаша ала

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның мәдәният учреждениеләре 2024 елда шәһәр татар һәм рус мәдәни-ял мохите булдыру бәйгесендә грантлар өчен көрәшә ала. Гариза бирү кампаниясе 26 февральдән 25 мартка кадәр була, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Медиа: саклану министрлыгы төрмәдәге хатын-кызларны снайперлар һәм штурмчылар итеп сугышка җибәрмәкче

Azatliq.org 

"Важные истории" 20дән алып 50гә кадәр хатын-кыз моңа ризалашкан, тик әлегә аларның берсен дә колониядән алып китмәгәннәр дип яза. Бер хатын снайпер булып китмәкче булган, тик өч ай көткәч баш тарткан. Ул үзләрен бик тиз сугышка җибәрерләр дип уйлаган, тик хәзер аңа бер ел гына утырасы калган диелә.

Татарстанда -25 градуска кадәр суыта

Tatar-inform.tatar 

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Читать дальше...



Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

15 мартта Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе була. Бу турыда Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Ульяновскида Әлфия Авзалова иҗатына багышланган «Картаямыни соң йөрәк» дигән концерт була

Tatar-inform.tatar 

7 мартта Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәгендә Әлфия Авзалова иҗатына багышланган «Картаямыни соң йөрәк» дигән концерт була. Бу турыда өлкәнең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне уңаеннан котлады.

Читать дальше...

Серб Республикасы Президенты Милорад Додик «Кол Шәриф» мәчетен карады

Tatar-inform.tatar 

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашы. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә тарих һәм туган якны өйрәнү түгәрәге эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә тарих һәм туган якны өйрәнү түгәрәге эшли башлады. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр, дип яза «Алабуга нуры».

Читать дальше...

Түбән Кама архивының 11 документы аеруча кыйммәтле дип танылган

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Түбән Кама архивының 11 документы аеруча кыйммәтле дип танылган. Алар Түбән Каманың барлыкка килү тарихын беренче төзүче Кәрим Вәлиуллинның шәхси көндәлекләре буенча сөйлиләр. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә архив җитәкчесе Лиана Канунникова сөйләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлки районы мөхтәсибәте Гаилә елы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды

Tatar-inform.tatar 

Әлки районы мөхтәсибәте «Яшь имәннәр» балалар саламәтлеген савыктыру лагеры янында Гаилә елы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды. Кышкы спорт бәйгесенә балалар да, әти-әниләре дә күп килгән иде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Тимур Нагуманов «Үсеш департаменты» директорына сукбай этләр өчен шелтә белдерде

Tatar-inform.tatar 

Атналык планеркада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Үсеш департаменты» директоры Кирилл Сафоновны шелтәләде. Район башлыгы сукбай хайваннарны тоту хезмәтләренең шәһәр халкының шикаятьләренә вакытында җавап бирмәвен билгеләп үтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *