Лилия Чанышева Навальный үлеменә фикер белдерде: "Цензура миңа барысын да әйтергә мөмкинлек бирми"
Чанышева янына адвокаты Рамил Гыйззәтуллин килгән. "Киткән чагымда Лилия минем соравыма җавап биреп, үз гомере өчен сагаймавын әйтте", ди ул. Алданрак тол калган Юлия Навальная иренең җәсәден бирмәүләре уңаеннан, хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдергән иде.