1 гыйнвардан Россиядә бакча кишәрлекләрендә тавык һәм куян асрарга рөхсәт ителә
2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә бакча һәм бакча кишәрлекләрендә тавык һәм куян асрау рөхсәт ителә. Элегрәк мондый инициатива өчен бакча кишәрлеге бәясенең 0,5-1 проценты күләмендә штраф, ә җирнең бәясе билгеләнмәгән очракта 10-20 мең сум штраф каралган иде.
Хәзер авыл хуҗалыгы хайваннарын үз ихтыяҗларың өчен үрчетергә мөмкин. Штраф салмасыннан өчен җир законын, ветеринария нормаларын һәм санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Искәртик, бакча кишәрлекләрендә авыл хуҗалыгы хайваннарын үстерергә рөхсәт итә торган законны 2022 елның июлендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады.