Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы җитәкчесе: Газета - туган телне саклау чарасы

0
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы җитәкчесе:  Газета - туган телне саклау чарасы

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Газета - туган телне саклау чарасы» дигән язмасы чыкты. «Өмет» газетасының баш редакторы, татар автономиясенең мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Исхак Хәлимов фикерләре белән уртаклаша.

Ахырына якынлашып килүче елда да татар массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге халкыбызның бердәмлеген ныгытуга, милли үзаң тәрбияләүгә, яшь буында милли горурлык хисе булдыруга юнәлдерелгән иде.

Агымдагы ел истәлекле вакыйгаларга бик тә бай булды. Ульяновскида ТНВ каналының филиалы эшли башлавына сентябрь аенда 10 ел тулды.

«Өмет» һәм «Күмәк көч» газеталарының редакторлары Бөтендөнья татар конгрессы съездында, Казанда милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында һәм татар журналистлары форумында катнаштылар.

Конгресс съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Өмет» газетасының җаваплы секретаре Рузия Хәлимовага «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе турында таныклык тапшырды. 25 елдан артык гомерен татар журналистикасына багышлаган каләмдәшебезнең хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Бөтен гомерен татар матбугатына багышлаган «Күмәк көч» газетасы журналисты Рөстәм Арифуллин Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.

Казанда узган мәртәбәле форумнарда татар газеталарын саклап калу юлларын эзләдек. Барлык регионнар вәкилләрен дә берүк проблема борчый - тиражлар елдан-ел кими, авылларда почта бүлекләре ябыла, газетаны таратырга кеше юк. Мисал өчен, безнең Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында шундый хәл күзәтелә.

Татар журналистлары форумында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар тормышына кагылышлы барлык хәбәрләрне дә социаль челтәрләрдә оператив рәвештә урнаштырып бару бурычы куйды. Конгрессның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи безнең газетаның телеграм-каналын башкаларга үрнәк итеп күрсәтте. Исполкомның барлык әгъзаларын да Ульяновск «Өмет» газетасы дип аталган телеграм-каналга язылырга чакырам, хәзер без бөтен яңалыкларны да шунда урнаштырып барабыз.

Быелның май аенда газетабызның беренче редакторы Галимҗан ага Насыйровның тууына 100 ел булды. Шул уңайдан туган авылы Кәшәдә һәм Ульяновскида туганнары, татар җәмәгатьчелеге катнашында аны искә алу чаралары үткәрелде.

30 елдан артык «Күмәк көч» газетасының редакторы булып эшләгән Әнвәр Мухаметрахимовның тууына узган елда 90 ел булды. Иске Кулаткы районында аның истәлегенә мемориаль такта куелса яхшы булыр иде.

Идел Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан Ульяновск өлкәсе мөфтияте һәм «Сембер» бизнес-клубы белән берлектә «Авылым мәчетенең тарихы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Анда иллегә якын кеше катнашты. Җиңүчеләрне «Волга-Спорт-Арена»да өлкә ифтарында бүләкләдек.

Редакциябез хәзер инде традициягә әйләнгән «Үрнәк татар гаиләсе» конкурсын оештыруга да үз өлешен кертте. Без ел буе аларны барлап, газетада мәкаләләр биреп бардык.

Федераль Сабан туен оештыруга үз өлешебезне керттек. 2 мең данә (элек 1 мең була иде) тираж белән Ульяновск өлкәсе татарлары тормышы турында махсус төсле сан чыгардык. Шулай ук башка төбәкләрдән килгән журналистлар өчен пресс-центр оештырылды.

Президент указы белән махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле шушы теманы актив рәвештә яктыртып барабыз. Мобилизация буенча китүчеләр, волонтерлар, гуманитар ярдәм күрсәтүчеләр - хәзер безнең газета битләренең төп геройлары. Редакциябез коллективы бер көнлек хезмәт хакын «Дари добро» хәйриячелек фондына күчерде, шул рәвешле мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итүгә үз өлешебезне керттек. Ә шушы көннәрдә генә Засвияжье мәхәлләсендә мобилизация буенча китүчеләрнең аналары, хатыннары, махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларның якыннары белән очрашуны үткәрүдә катнаштык.

Быел Чардаклы, Майна, Тереньга район үзәкләрендә, Ишеевкада, Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылында, Димитровградта, Яңа шәһәрнең 1 нче мәхәлләсендә, Засвияжьеның Ислам мәдәният үзәгендә, «Юность» балалар лагеренда укучылар белән очрашулар үткәрелде. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафинага зур рәхмәт, районнарда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәргәндә ул безне бер тапкыр да чакырмыйча калганы юк, бергә барабыз, халык белән аралашабыз. Максатыбыз бер - өлкән буын китсә дә, газетаның тиражын саклап калу. Соңгы вакытта бу эшкә өлкә Губернаторының урынбасары Александр Коробко бик җитди алынды. Ул киләсе яртыеллыкта тиражны ике тапкыр арттыру бурычы куйды.

Форсаттан файдаланып, газетаны таратуга үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Димитровградтан Фәнис Халиуллин, Ульяновскидан Марат Хисамов, Камил Мусин, Радищеводан Юныс Бирюков, Новоспасскоедан Кәрим Аделов, Ишеевкадан Фирдәүсә апа Исхакова, шулай ук Асия хаҗия Мөлекова, Нурия ханым Татлыева, рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз.

Киләсе елда Карсун, Чардаклы һәм Николаевка районнарының татар авылларында укучылар белән очрашулар оештырырга ниятлибез.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *