Олег Матыцин спорт санкцияләренә җавап кайтаруда Татарстанның үрнәк булуын әйтте
Быел Татарстан, җитди санкцияләргә карамастан, берничә эре халыкара һәм Бөтенроссия чаралары үткәрде. Бу хәл Россиягә бу өлкәдә нинди ресурслар барлыгын күрсәтте. Республика мондый чикләүләргә дөрес җавап бирүнең иң яхшы үрнәкләренең берсе булды. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Россия спорт министры Олег Матыцин әйтте.
«Без халыкара санкцияләр белән көрәшнең катлаулы шартларында яшәвебезне аңларга тиеш. Күпмедер дәрәҗәдә алар безгә ресурсларыбызны аңларга мөмкинлек бирә. Татарстан – санкцияләргә ничек җавап кайтарырга кирәклекнең ачык мисалы. Әмма спортның автоном тармак түгеллеген аңларга кирәк. Аңа игътибар итәләр, безнең спортчылар бөтен җирдә чыгыш ясый, аларны нидән дә булса мәхрүм итү бик җиңел. 2023 елның безнең көчебезне алдан уйланган проектлар аша күрсәтү мөмкинлеге бирәчәгенә ышанам», – дип белдерде федераль министр.
Ул белдергәнчә, Татарстан инновацион спорт проектларын да үз өстенә алырга курыкмый. Әйтик, быел республикада фиджитал-уеннар уздырылды, алар 2024 елда биредә узачак «Киләчәк уеннары» алдыннан сынау ярышлары булды.
Татарстанда күп кенә халыкара стартлар гамәлдән алынды, әмма республикада альтернатив форматлар табылды һәм күп кенә ярышлар булды, дип өстәде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.
Коллегия утырышы башланыр алдыннан Олег Матыцин Татарстанның профессиональ спорт клубларына багышланган күргәзмәне карады, шулай ук аларның җитәкчеләре һәм тренерлары белән аралашты.
ТР Спорт министрлыгының 2023 елга планнары белән ведомство башлыгы Владимир Леонов уртаклашты. «Бу ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традиицияләр елы дип игълан ителде. Үзебез өчен без милли спорт төрләрен пропагандалау бурычын куябыз. Без бу юнәлештә яхшы барабыз, бездә халыкара федерация эшли. Без чаралар санын арттырырга телибез», – дип хәбәр итте министр.
Ул искәрткәнчә, быел Казанда җәйге Универсиада үткәрелгәнгә ун ел тула. Ул Татарстанда спортның бөтен тармагын үстерүгә зур этәргеч бирде, шулай ук спорт объектлары рәвешендә бай матди мирас калдырды. Леонов Олег Матыцинга юбилейны бәйрәм итүне федераль дәрәҗәдә дә оештырырга тәкъдим итте.