Оксфорд сүзлеге "vax" сүзен 2021 ел сүзе дип атады
"Бу елның атмосферасын "vax" сүзеннән дә яхшырак чагылдыра алырдай сүз юк", быел аны узган ел белән чагыштырганда 72 тапкырга ешрак кулланганнар, диелә сүзлек сайтында.
"Бу елның атмосферасын "vax" сүзеннән дә яхшырак чагылдыра алырдай сүз юк", быел аны узган ел белән чагыштырганда 72 тапкырга ешрак кулланганнар, диелә сүзлек сайтында.
Әлеге карарны Ленинград өлкәсе губернаторы кабул иткән, ләкин Роспотребнадзор моны килештермәгән.
2019 елның июнендә Татарстанның югары мәхкәмәсе Ростислав Малаховны интернетта экстремист эшчәнлеккә өндәгәне өчен өч елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде.
Бастрыкин хәбәр итүенчә, Русиядә мигрантлар тарафыннан кылынган аеруча куркыныч җинаятьләр саны арткан. Хәзерге вакытта Русиядә геном теркәлүне авыр яки аеруча авыр җинаятьләр кылганы өчен хөкем ителгән һәм җәза мөддәтен үтәгәннәр генә мәҗбүри рәвештә үтәргә тиеш.
Татарстанның өч язучысы Башкортстанда сәфәрдә йөреп кайтты. 1 ноябрь алар шушы сәфәре хакында журналистларга сөйләде. Башкортстанда милли мәсьәлә әлегә кискен тормаса да, вазгыять катлаулы ди алар.
Табиблар фикеренчә, җәмгыятьнең аларга булган фикере пандемиягә кадәрге вакыттан шактый үзгәргән: аларны каһарманнар дип санамый башлаганнар, “кызыл зоналардагы” авыр эш шартларын исә шулай булырга тиеш дип кабул итәләр.
Күпчелек белгечләр дөнья лидерларының килешә алмаячагын һәм максатлар тормышка ашырылмаячагын фаразлый, чөнки Җир шарын пычраткан дүрт зур илнең өчесе – Кытай, Русия һәм Һиндстан 2050 елга кадәр парник газлары чыгаруны бетерүне хупламый.
Соңгы айларда аларда Салават шәһәре янында яңа химик завод төзү ниятләре актив рәвештә яктыртылып килде. Стәрлетамак агломерациясендә химия җитештерү оешмаларын төзүне тыю таләбе белән петиция дә чыккан иде.
Washington Post искәртүенчә, соңгы айларда Украинага карата Русия хакимиятләренең риторикасы кырысланган, шулай ук соңгы көннәрдә Донбасстагы низаг мәйданында киеренкелек арткан.
175нче мәктәптәге атыштан соң гаепләнүчеләр рәтенә мәктәп мөдире Әминә Вәлиева да кертелде. Ул хәзер хастаханәдә дәвалана. Аның кызы Эльвина Ибраһимова әнисенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага, әнисеннән гаеплене ясарга телиләр ди. Без төрле якның дәгъваларын тыңладык.