Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Ноябрь
2021

Новости за 16.11.2021

Казанда ялган аракыдан агулану билгеләре белән 11 кешене хастаханәгә салганнар 

Azatliq.org 

Татарстанның эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 15 ноябрьдә Казанның Салмачи бистәсендә бер шәхси йортта яшьләр төркеме исерткеч эчемлекләр кулланган. Агуланучыларның өчесе авыр хәлдә диелә.

Альберт Шакиров: "Татарча документаль фильмнар төшерәсем килә – мөмкинлек юк"

Azatliq.org 

"Яңа гасыр" каналында "Юлчы" тапшыруын алып баручы журналист, белеме белән сәясәт белгече Альберт Шакиров белән татар-башкорт халкының сәяси активлыгы, Татарстан белән Башкортстандагы татар авылларының аермасы, документаль фильмнарга ихтыяҗ һәм башкалар хакында сөйләштек.

Русиядән Аргентина, Бразилия һәм тагын берничә илгә очышлар яңадан башлана

Azatliq.org 

Моннан тыш, 1 декабрьдән Кубага, Мексикага һәм Катарга даими һәм даими булмаган очышларга чикләүләр бетерелә. Шулай ук 12 декабрьдән Русия Финляндиягә тимер юл йөрешләрен торгызачак.



Русиядә вакцинадан соң коронавирус йоктыручыларның QR‑кодлары ярты ел гына гамәлдә булачак 

Azatliq.org 

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына күрә, әгәр кеше вакцина ясатканнан соң коронавирус белән чирләсә, вакцина ясату турындагы сертификат гамәлдән чыгарылачак, һәм кеше терелгәннән соң, "коронавирус белән авыру турындагы" QR-код гамәлгә керәчәк.

Pfizer Русиядә коронавируска каршы дару сынаячак 

Azatliq.org 

Paxlovid даруын сынауда өендә коронавирус симптомнары булган авырулар белән элемтәдә булган 18 яшьтән өлкәнрәк русияләр катнашачак. Тикшеренүләр Мәскәү өлкәсе, Петербур, Смоленски, Барнаул һәм башка шәһәрләрдән 90 кеше арасында уздырылачак.

Җанисәп тәмам: халык ничек саналды һәм сыналды

Azatliq.org 

Чираттагы җанисәп тәмам. Тулаем алганда, ул ничек узды, хәрәмәләшүләр белән көрәш ничек барды һәм ниндирәк нәтиҗәләр көтәргә мөмкин? Азатлык бу хакта тарихчы Дамир Исхаков, Татарстан һәм Башкортстанда җанисәптә яздыручылар булып йөрүчеләр белән сөйләште.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *