Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Ноябрь
2021

Новости за 23.11.2021

Казанда Татарстан президенты атамасын яклап ялгыз пикет үтте

Azatliq.org 

Милли активист Мөдәррис Галимҗанов Казанда Татарстан президенты атамасын саклап калуны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Ул, Татарстан президенты исемен бетереп, Татарстанны, татар халкын кимсетергә җыеналар, диде.

Казанда полиция кондукторга күз яше газы сиптергән ирне биш тәүлеккә кулга алган

Azatliq.org 

Аны ике мең сум штрафка да тартканнар. Җәмәгать транспортында QR-кодлар куллану кертелгәннән соң Татарстандагы берничә кондукторның хастаханәгә җибәрүләре турында хәбәр ителде.

Балалар һәм яшүсмерләргә нинди китаплар кирәк

Azatliq.org 

Казанда балалар һәм яшьләр әдәбияты турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Галимнәр, нәшриятчылар, китапханәчеләр, яшүсмерләр катнашында үткән чарада татар яшьләре өчен нинди китаплар нәшер итү кирәклеге турында сөйләштеләр. Чарада яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итәбез.



Болгарстанда 40тан артык кеше, шул исәптән балалар да, автобуста янып үлгән 

Azatliq.org 

Юл һәлакәте 23 ноябрьдә җирле вакыт белән төнге сәгать икеләр тирәсендә Боснек авылына якын машина юлында булган. Беренчел мәгълүматларга күрә, автобус юл киртәсенә бәрелгән һәм яна башлаган.

Үз җирендә хокуксыз. Башкорт егете Рөстәм Дәүләтшинга Башкортстаннан куылу яный

Azatliq.org 

Казакъстан ватандашы, милләте белән башкорт булган Рөстәм Дәүләтшинга Башкортстаннан депортацияләнү яный. Ун көн элек аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм медицина тикшерүе узудан баш тартуда гаепләгән. Мәхкәмә ирне штрафка тарткан һәм Казакъстанга депортацияләү турында карар кабул иткән.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *