Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Ноябрь
2021

Новости за 08.11.2021

Башкортстанда пандемия башыннан коронавирустан 33 медицина хезмәткәре үлгән 

Azatliq.org 

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә Башкортстанда октябрь ахырына коронавирус инфекциясен йоктырып 12 700гә якын медицина хезмәткәре авырган, аларның сигезенә авырганнан соң инвалидлык бирелгән.

Медиа: түрәләргә "өченче һәм алтынчы фатирлар" сатып алу өчен субсидияләр бирелә 

Azatliq.org 

"Важные истории" басмасы Русия түрәләренең "мохтаҗ"лар исемлегенә кереп, бюджеттан миллионлаган сумнар алуы, шул ук вакытта аларның бу акчаларны алганчы ук берничә күчемсез милеккә ия булуы турында тикшерү чыгарды.

Кытай төрмәсендә 18 ел утырган Наил Габитов: "Әле дә кайвакыт үз-үзем белән сөйләшәм"

Azatliq.org 

Кытай төрмәсендә 18 ел утырып чыккан Наил Габитов Синҗандагы мөселманнар авыр көннәр кичерә дип саный. Ул төрмәдән чыккач Австралиягә күчеп киткән. Зыян килүдән куркып Кытайда калган якыннары белән аралашуны туктатырга мәҗбүр булган.

Оператив штаб Русиядә вакцина сертификатларының вакыты 6 айга гына калуын техник хата дип атады

Azatliq.org 

Русиядә коронавирустан вакцина сертификатларының яңа формасы гамәлгә кертелгәннән соң, вакцина ясатуына ярты елдан артыграк вакыт узган кешеләрнең QR-кодлары гамәлдән чыккан. Рәсмиләр моны техник хакта дип белдерде.

Экология активистлары климат үзгәрүгә каршы көрәшне кырыслату таләбе белән протестлар уздырды

Azatliq.org 

Париж килешүендә Җир шарындагы температура күтәрелешен, индустриягә кадәрге чор белән чагыштырганда, 1,5 Цельсий градусыннан арттырмауга ирешү максаты каралган. Каршылык чараларында катнашучылар Глазго конференциясендә яңгыраган тәкъдимнәрнең моңа ирешү өчен җитмәвен белдерде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *