Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Ноябрь
2021

Новости за 10.11.2021

Уфада Навальный тарафдары Лилия Чанышева ике айга сак астына алынды

Azatliq.org 

Тикшерү фикеренчә, Чанышева качарга, шаһитләргә янарга, Алексей Навальныйның эзләүдә булган көрәштәше Леонид Волков белән элемтәгә чыгарга һәм тикшерү барышына комачау итәргә мөмкин. Активист изоляторда 2022 елның 9 гыйнварына кадәр калачак.

РБК: Башкортстан хастаханәләренә COVID-19 белән эләккәннәрнең җиде проценты вакцина ясаткан булган

Azatliq.org 

Вакцина ясатучылар арасында үлүчеләрнең ни кадәр булуын атамасалар да, мондый үлемнәрнең вакцина ясатмаучылар белән чагыштырганда "дистәләгән-йөзләгән мәртәбә азрак" булуын искәрткәннәр.

Гинцбург: COVID-19дан вакциналау Русиядә мәҗбүри булырга тиеш  

Azatliq.org 

"Спутник V"не уйлап табучы Гамалея исемендәге үзәкнең мөдире Александр Гинцбург әйтүенчә, болай эшләгәндә халыкның 70-75 процентында коронавируска каршы тәнчекләр булачак һәм шул рәвешле коронавирус пандемиясе бетәргә мөмкин.

Gulagu.net хуҗасы тоткыннарны газаплаулар турында яңа видеолар чыгарды

Azatliq.org 

Проектка нигез салучы Владимир Осечкин әйтүенчә, көчләүләрдә хастаханәгә рәсми рәвештә санитар һәм завхоз булып урнашканнар катнашкан, аларның бу гамәлләре Русиянең махсус хезмәтләре җитәкчеләренең күзәтүе астында булган.

"Җанисәптә башкортлар саны кимергә мөмкин, сәбәбе – миграция"

Azatliq.org 

Җанисәптә башкортлар саны да башка халыкларныкы кебек кимергә мөмкин. Башкорт авылларына инвестиция кертмәү сәбәпле кешеләр эшсезлектән читкә китәргә мәҗбүр. Әмма тел белү ягыннан югалтулар булмаска тиеш дип саный кайбер галимнәр.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *