Полиция мәҗбүри вакциналауга каршы чыккан Татарстан депутатын җаваплылыкка тартмакчы
Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьеваны "халыкны мәҗбүри вакциналауны гамәлдән чыгару яклы" санкцияләнмәгән чара уздыруда гаеплиләр. Аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.