Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Ноябрь
2021

Новости за 04.11.2021

Колониянең элеккеге тоткыннары Навальныйга булган басым турында сөйләгән  

Azatliq.org 

Алексей Навальный белән бер отрядта җәза үтәгән элеккеге тоткыннар колония җитәкчелеге күрсәтмәсе белән оппозиционерга каршы басымда катнашырга мәҗбүр калулары турында сөйләгән.

Букер премиясе Көньяк Африка республикасыннан Дэймон Гэлгутуга бирелде  

Azatliq.org 

Аңа бүләкне "Вәгъдә" роман-сагасы өчен биргәннәр. Романның сюжеты ферманың карт хуҗабикәсенең хезмәтче хатынга Претория янында йорт бүләк итәчәге турындагы вәгъдәгә корылган. Ак тәнле фермерларның киләсе буыннары бу вәгъдәне берничек тә үти алмый.

Нидерланд газеты Русиядән үзенең журналистын депортацияләү турында белдерде

Azatliq.org 

1 ноябрьдә журналистка Русиядә яшәүгә рөхсәте гамәлдән чыгарылуы һәм аның өч көн эчендә илдән китәргә тиешлеге хәбәр ителгән. Әлеге карар аның ике штрафы өчен кабул ителгән диелә.

Михаил Любимов: "Кешеләр ковид саннарының киметелгәнен белми, арттырылган дип уйлый"

Azatliq.org 

"Яңа гасыр" каналының "Семь дней" тапшыруы журналисты Михаил Любимов пандемиянең беренче көннәреннән бирле Covid-19 хакында репортажлар эшли. Без аның белән республикадагы вазгыять, дөреслеккә туры килмәгән статистика, хәзерге ярым локдаун, вакциналар һәм башкалар хакында сөйләштек.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *