Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2022

Новости за 09.06.2022

Эдуард Фәттахов Чаллы шәһәренең Үзәк районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Чаллының Үзәк район башлыгын сайлауга нәтиҗә ясалды. Башкарма комитетның конкурс комиссиясе кандидатларга бәя нәтиҗәләре буенча Эдуард Фәттахов Чаллы башкарма комитетының Үзәк районы башлыгы вазифасына тиешле квалификацион таләпләргә туры килә. Комиссия аның кандидатурасын бу урынга билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза. 

Читать дальше...

Илхом Абдуллаев: Татарлар бүгенге Үзбәкстан үсешенә зур өлеш кертте

Tatar-inform.tatar 

Татарлар бүгенге Үзбәкстан торгызылуына зур өлеш керткән. Үзбәкстанның Олы Мәҗлесе Закон чыгару палатасы парламентара төркеме җитәкчесе Илхом Абдуллаев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда шул хакта әйтте.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта Татарстанның иҗат әһелләре белән очрашу узды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстанның күренекле иҗат әһелләре, рәссамнар – Ирик Мусин һәм Лана Мусина-Медвецкая белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдәге утырышта Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын хәл итәргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халкыннан иң күп шикаять килгән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә чакырды. Аларны хәл итү өчен яңа инструментлар табарга кирәк, дип җиткерә аның сүзләрен Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Сочига Казаннан килгән самолет шассиена ут кабу сәбәпле, пассажирларны эвакуацияләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ»га Сочи аэропортының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, утырган вакытта шассие янган Казан самолеты – Nordwind авиакомпаниясе карамагында. Очкычның өлешчә сул як шассие яна башлаган.

Читать дальше...



Лилия Галимова көндезге «тынлык сәгате» турында: Халык ихтыяҗы канәгатьләндерелергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

Татарстан территориясендә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр көндезге «тынлык сәгате»н (бу вакытта җәмәгать тынычлыгын бозу тыела) кертү мөмкинлеге турында фикер алышканда халык ихтыяҗына таянырга кирәк. Мондый фикерне брифинг барышында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.

Читать дальше...

Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталыннан карап булачак

Tatar-inform.tatar 

Мәктәпләрне тәмамлаучылар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси сәхифәләрендә бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «Вконтакт»дагы рәсми аккаунтында хәбәр ителгән. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе белән фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Пәнҗешәмбе көнне, 9 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты.

Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте 2024 елда үтәчәк Бөтенроссия Сабан туена әзерләнә башлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Министрлар Кабинеты Пермь краенда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты төзергә кушты. Ул 2024 елда узачак.

Читать дальше...

Коммуналь оешмалар үз тәҗрибәләрен һәм компетентлыгын расларга тиеш булачак

Tatar-inform.tatar 

Килешүләр төзү буенча конкурсларда катнашу өчен коммуналь оешмалар үз тәҗрибәләрен һәм компетентлыгын расларга тиеш булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте, диелә Хөкүмәтнең Telegram- каналында.

Читать дальше...

Депутат Айрат Хәйруллин үлемендә гаепләнүчегә 21 миллион сумга дәгъва белдергәннәр

Tatar-inform.tatar 

Һәлакәткә очрап, депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолетның пилотына карата ачылган җинаять эшен Татарстанның Лаеш районы суды карауны дәвам итә. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә вертолет пилоты – Җәүдәт Сөләйманов. Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән гамәлләр кылуда гаеплиләр.

Читать дальше...

«Могҗиза» театр студиясе дүртенче сезонын япты

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры каршында эшләп килүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Могҗиза» театр студиясе «Миһербанлык» спектакле белән үзенең дүртенче сезонын япты. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Татарстанда Евразия фәнни-аналитик мәгълүмати үзәген булдыруны тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, креатив фикер булдыру механизмнарының берсе, республикада Евразия интеграциясе белән бәйле икътисади һәм финанс проблемалары, хокукый актлар буенча бердәм белешмәләр базасы белән Евразия фәнни-аналитик һәм мәгълүмат үзәген булдыру инициативасы була алыр иде.

Читать дальше...

Факил Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе сайланды. Ул – татар язучысы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 68 яшьлек Факил Сафин. Ул шулай ук  шәһәрдә Язучылар берлегенең иң зур региональ бүлекчәсен җитәкли. Чаллыда 1984 елдан бирле яши. «Челнинские известия» шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *