Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2022

Новости за 13.06.2022

Яшел Үзән кызлары чирәмдәге хоккей буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

Пермь шәһәрендә 2012 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Смена» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Анда 6 команда катнашты.

Читать дальше...

Казан триатлон буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

17 – 18 июнь көннәрендә Казанда Бөтенроссия масштабындагы иң зур спорт стартларының берсе – триатлон буенча Россия чемпионаты узачак, аның кысаларында Ironstar Timerman Cup ярышлары оештырыла. «Ярымтимер» һәм Олимпия дистанцияләрендә ярышларда катнашучыларга өч этапны үтәргә туры киләчәк: йөзү, велоузыш һәм йөгерү. Казан мэриясе шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Биткоин 2020 елның декабреннән бирле беренче тапкыр 25 мең доллардан арзанайган

Tatar-inform.tatar 

Дүшәмбе көнне иртәнге якта биткоинның бәясе 10,8 процентка кимеп, 24,65 мең доллар күрсәткеченә кадәр төште, дип күрсәтә сәүдә мәгълүматлары. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Казанда яшәүчеләрнең чирек өлеше дүрт атна дәвам итә торган ялны идеаль дип саный

Tatar-inform.tatar 

Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең чиреге – 25 проценты дүрт атна дәвам иткән ялны идеаль дип саный. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Читать дальше...



Володин: Югары белем бирү реформасына багышланган сораштыру үзгәрешләр кирәген күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясендә хәзерге югары белем бирү системасы үзгәрешләргә мохтаҗ, бу өлкәдә көнбатыш моделен уйламыйча күчереп булмый. Бу хакта Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үзенең Telegram-каналында сораштыру нәтиҗәләре турында хәбәр иткәндә белдерде. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Хөснуллин М12 турында: Мондый объектлар озак төзелә, ә без өч ел эчендә эшләргә җыенабыз

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү – Түбән Новгород – Казан трассасы, барлык кыенлыкларга карамастан, башка шундый объектлар белән чагыштырганда күпкә тизрәк төзеләчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Telegram-каналында белдерде.

Читать дальше...

Казан иң кунакчыл 5 шәһәр исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәрләре рейтингында бишенче урынны алды. Әлеге исемлекне SuperJob Россиядә яшәүчеләрнең фикерләре буенча төзелгән. Компания тикшеренүләренең шундый нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.

Читать дальше...

Татарстанда 83 яшьлек ир-ат тәмәкесе белән йоклап китеп янгын чыгарган һәм һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Төнлә Татарстанның Әгерҗе районында Яңавыл авылында йорт янган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Венесуэлада маймыл чәчәге авыруының беренче очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

Венесуэла хакимияте маймыл чәчәге авыруын йоктыруның беренче очрагын теркәгән. Бу хакта илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте, авыру Испаниядән килгән ир-атта ачыкланган.

Читать дальше...

Чувашиядә Идел елгасында катер белән теплоход бәрелешкән, дүрт кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Кичә Чувашиядә төн уртасында Идел елгасында фаҗига булган. 1147 чакрым билгесе чиге янында «Волжанка Voyager 67» катеры һәм «Коломенский 803» теплоходы бәрелешкән. Бу хакта Чувашиянең транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда июньнең икенче декадасы җылы була дип белдерде

Tatar-inform.tatar 

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 2022 елның 11 июненнән 20 июненә кадәр һава температурасы климатик нормадан 1,0 процентка түбәнрәк булыр дип көтелә (Татарстан буенча норма +18 градус, Казан буенча +18,4 градус).

Читать дальше...

Түбән Камада Россия көнендә ачык һавада фильм күрсәтелде

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 12 июньдә, Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» паркында ачык һавада «Счастье в конверте» дигән Россия фильмы күрсәтелде. Киносеанс Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы хакимияте Telegram-каналында.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *