Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2022

Новости за 11.06.2022

Кукмара районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Уку алдынгылары слетында Кукмара районы укытучыларына тантаналы төстә заманча ноутбуклар тапшырылды. Чара Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Сергей Димитриев катнашында үтте. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза. 

Читать дальше...

Башкорт драма театры генерал Шәйморатов турында спектакль белән гастрольләргә чыга

Tatar-inform.tatar 

24-30 июнь көннәрендә Мәҗит Гафури исемегдәге Башкорт драма театры «Ат уйнатып алдан бара» дип аталган документаль спектакле белән Башкортстан районнарына гастрольләргә чыга. «Башинформ» шул турыда яза.

Читать дальше...



Булат Гатауллин Кариев театрында «Гөлчәчәк» әкиятенең эскизын ясады

Tatar-inform.tatar 

Кариев театры артисты Булат Гатауллин диплом спектакле буларак «Гөлчәчәк» татар халык әкиятенә эскиз күрсәтте. Кариев театры бу эскизны спектакль итеп үстереп бетерү мөмкинлеген карый.

Читать дальше...

Чиләбе өлкәсендә Бәгәрәктамак авылы мәктәбенең 100 еллыгын бәйрәм итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсенең Кунашак районындагы Бәгәрәктамак авылы мәктәбе ачылуга 100 ел тула. Истәлекле датаны тантаналы итеп уздыруга әзерлек эше кысаларында, 10 июнь көнне оештыру комитетының утырышы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Сарман Сабан туенда районның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Бүген Сарманда Сабан туе үтте. Бәйрәмгә Казан кунаклары да килгән иде. Шулай ук Сабан туенда районның «Иң төзек йорт» конкурсына йомгак ясалды. «Сарман» басмасы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Бүген Актаныш районының Чуракай авылында «Шәмсун» мәчете каршында мәдрәсә ачылды

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районының Чуракай авылында,тарихи мәгълүматлар буенча, заманында 2 мәчет булган. Совет чорында иман йортын сүтсәләр дә, халык күңеленнән дини гыйлем нурларын юкка чыгара алмаганнар, дип яза «Актаныш» басмасы.

Читать дальше...

Галим Альберт Борһанов: Актанышта хач белән бәйле очрак – читтән эшләнгән провокация

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты белгече, тарих фәннәре кандидаты, танылган археолог һәм көнчыгышны өйрәнүче галим Альберт Борһанов сүзләренчә, Актаныш районында православие хачына бәйле очрак  – Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне какшату өчен читтән эшләнгән провокация. Ул бу фикерен «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Читать дальше...

Чиләбенең Нагайбәк районы коллективлары Татарстандагы «Питрау»га чират буенча килә

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе нагайбәкләренең фольклор коллективлары Татарстанда уздырыла торган «Питрау-2022» керәшен мәдәнияте республика фестиваленә килүне чиратка салган. Бу турыда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә сөйләделәр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *