Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2022

Новости за 30.06.2022

Чистайда алтмыштан артык ишегалдын яңарту өчен 240 миллион сум акча тотылачак

Tatar-inform.tatar 

Чистай шәһәрендә һәм районында 98 күп фатирлы йортында яшәүчеләр быел якын-тирә территорияләрдә эшләүче төзелеш техникасы тавышын ишетәчәк, тулаем алганда, 64 ишегалдын ремонтларга җыеналар.

Читать дальше...

Татарстан синоптиклары киләсе атна башының яңгырсыз җылы булачагын вәгъдә итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышын фаразлаган. Дүшәмбе һәм сишәмбе яңгыр көтелми, һава температурасы +27 градуска күтәреләчәк.

Читать дальше...

Казан федераль университеты алдынгы инженерлык мәктәбен төзүгә 84,5 млн сум грант ала

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университеты быел алдынгы инженерлык мәктәпләре төзеләчәк Россия югары уку йортларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Яңа бүлекчә КФУның Чаллы институтында ачылачак, проектның стратегик партнеры - «КАМАЗ» ГАҖ. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда электр энергиясе куллану 5,5 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

2022 елның I кварталында Татарстанда электр энергиясен куллану 7 187,5 млн кВт.сәг. тәшкил итте. 2021 елның гыйнвар-марты белән чагыштырганда бу күрсәткеч 5,5 процентка арткан. Бу хакта бүген «Челтәр компаниясе» АҖ директорлар советы утырышында хәбәр иттеләр. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Читать дальше...

Япониянең җыелма командасы футболисты Алинә Заһитовага мәхәббәт аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Германиянең «Ганновер» клубының Россия гражданлыгына ия булган Камерун сакчычы Гаэль Ондуа Япония клубташы Сэй Мурояга рус телен өйрәтүен күрсәтте. Японияле Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова ошавын әйтте. Камерун спортчысы видеоны социаль челтәрләргә куйган.

Читать дальше...



Прокуратура «Татагропромбанк»ның элеккеге башлыгына хөкемне шикаять итә

Tatar-inform.tatar 

Күзәтчелек ведомствосы «Татагропромбанк»ның элеккеге җитәкчесе Алексей Федоровка аның гамәлләрен нигезсез яңадан квалификацияләү, шулай ук билгеләнгән җәзаның йомшаклыгы аркасында хөкемне шикаять итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Үзәк банк 100 сумлык банкнотаның яңартылган дизайнын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә 100 сумлыкның яңартылган банкнотасы тәкъдим ителде, ул 200 сум һәм 2000 сум банкноталары стилендә тулысынча яңа дизайн белән ясалган. Бүгенге көннән әйләнешкә керә торган яңа купюраны Россия Банкы рәисе урынбасары Сергей Белов тәкъдим итте.

Читать дальше...

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратты

Tatar-inform.tatar 

Корбан ае башлану уңаеннан, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратты. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Азык-төлек җыелмасында он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй бар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Әфганстан татарлары мәҗлесе рәисе Бөтен әфган аксакаллар съездында катнаша

Tatar-inform.tatar 

Кабул шәһәрендә Бөтен әфган аксакаллар советы (Лойя-джирга) съезды узачак. Съезд эшендә Әфганстанның иң дәрәҗәле өлкәннәре һәм 12 ислам иле вәкилләре катнаша. Аксакаллар делегациясе составына Әфганстан татарлары мәҗлесе рәисе Әлхәд Әхмәд Бәй Татар да кертелгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев яза.

Читать дальше...

Россия хакимият органнары өчен социаль челтәрләрдә сәхифә ясау мәҗбүри була

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы өченче укылышта яңа закон проектын кабул итте. Ул хакимият органнарын социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәләр булдырырга һәм анда актуаль мәгълүмат куярга мәҗбүр итә. Түрәләр паблик алып барырга тиеш булган социаль челтәрләр исемлеге соңрак билгеләнәчәк. Бу турыда Дума сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә Сабантуйда абсолют батырга машина бирәләр

Tatar-inform.tatar 

3 июльдә Свердловск өлкәсенең Сысерть округында өлкә Сабантуе узачак. Көрәштә җиңгән абсолют батырга төп бүләк – машина бирелә. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге  хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 24 яшьлек егет әтисенең сөяркәсен үтерүдә гаепләнә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Кече Бөгелмә авылында яшәүче 24 яшьлек егет кеше үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта Иннопром сәнәгать күргәзмәсен караячак

Tatar-inform.tatar 

Атна ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка барырга җыена. Анда Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Мәйданчыкта Татарстан стенды тәкъдим ителә. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә ковидның 46 очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 46 очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысын да хастаханәгә салганнар, дип хәбәр итә COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оперштаб.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш визиты белән барачак. Анда ике төбәкнең эшлекле даирәләре очрашулары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабантуе ачылышы була. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу хакта журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чувашиядә Җәмигъ мәчете һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачуда катнаша

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Чувашия Республикасына эш визиты белән бара. Анда ул Җәмигъ мәчетен һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачуда катнаша, шулай ук төбәктәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән аралаша. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Төньяк башкалада Санкт-Петербург мөселман мәдәниятенә багышланган кичә узды

Tatar-inform.tatar 

Төньяк башкалада 25 июнь көнне беренче тапкыр Санкт-Петербург мөселман мәдәнияте кичәсе узды. Бирегә Россиядә ислам динен тотучы төрле халыклар вәкилләре җыелды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *