Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 09.01.2023

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өшегән яки бик каты туңган 126 кешегә ярдәм күрсәтелгән

Tatar-inform.tatar 

31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда яшәүче 126 кеше каты туңудан һәм өшүдән зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Кремльдә Россиядә мобилизацияне дәвам итү турындагы хәбәрләргә ышанмаска өндәделәр

Tatar-inform.tatar 

Телеграм-каналларда Россиядә имештер мобилизация дәвам итүе турында язылган хәбәрләргә әһәмият бирергә кирәкми. Бу хакта РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга әйтте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Тверь өлкәсендә беренче тапкыр узган көрәш чемпионатында якынча 150 спортчы катнашкан

Tatar-inform.tatar 

Тверь өлкәсендә билбаулы көрәш буенча дебют чемпионаты һәм өлкә беренчелеге узды. Беренче төбәк ярышларына дүрт муниципаль берәмлектән 13 яшьтән 19 яшькә кадәрге һәм өлкәнрәк 150гә якын көрәшче җыелды.

Читать дальше...



Казан университеты метеорологы: Казанда мондый аномаль салкыннар 36 ел булмады

Tatar-inform.tatar 

Арктика циклоны Татарстанга аномаль салкыннар алып килде. Казанда хәзер тәүлеклек уртача температура климат нормасыннан 18-19 градуска түбәнрәк. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

2023 елда Казан, Чаллы, Арча һәм Тукай районнарында биш яңа мәктәп төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанда биш мәктәп төзү планлаштырыла. Яңа мәгариф учреждениеләре Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Арча һәм Тукай районнарында ачылачак. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов Сөләймановны Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасыннан азат итте

Tatar-inform.tatar 

Тимур Сөләйманов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы вазифасыннан азат ителде. Шундый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Читать дальше...

Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүнең дөреслеген тикшерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

2022 елның 1 декабреннән бөтен илдә торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары артты. Түләүләр арту сәбәпләрен халыкка җиткерү мөһим, әмма шул ук вакытта исәпләүләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы: Һава температурасына карамастан, мәктәпләр балаларны кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә дәресләр көчле салкыннар сәбәпле кичектерелде. Кайбер мәгариф оешмалары укучылар белән дистанцион эшләү режимын сайлады. Әгәр балалар белән өйдә калырлык кеше булмаса, мәктәп аларны нинди һава температурасы булуга карамастан кабул итәчәк.

Читать дальше...

РФ Хөкүмәте ялган салым декларациясе ясаган өчен җинаять җаваплылыгын кертүне хуплады

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ялган салым декларациясе өчен җинаять җаваплылыгы кертеләчәк. Тиешле закон проекты РФ Хөкүмәтеннән уңай бәяләмә алган, дип хәбәр итә «Известия» басмасы. 

Читать дальше...

Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге гимназияне ремонтлауга ярты миллиард сум тотылачак

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге 2 нче номерлы гимназияне ремонтлау өчен 471,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Объектка капиталь ремонт быел ясалачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе утырышында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

Читать дальше...

Балык Бистәсе районында Равил Фәйзуллинга багышланган салон-музей ачыла

Tatar-inform.tatar 

Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның салон-музее ачыла. Мәктәп бинасына урнашкан музейның ачылу тантанасы 12 гыйнварга билгеләнгән.

Читать дальше...

Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм кадрлар әзерләүгә игътибарны көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар, минераль ашлама әзерләүгә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, яңа елда халык өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруны дәвам итү мөһим. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмәләр бирде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *