Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 09.01.2023

Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар.

"Челнинские известия" басмасы хәбәр иткәнчә, әгәр дә ата-аналар бүген балаларын мәктәпкә китергәннәр икән, алар өенә кайтарып җибәрелмәячәк. Өйдә калучыларга да килмәгән өчен җәза бирелмәячәк. Алар белән өстәмә дәресләр уздырылырга яисә аларга проект эшләре бирелергә мөмкин.

Һава температурасы -25 градус һәм аннан түбән булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү һәм шәһәр читенә алып чыгу тыела.

Уфада зәмһәрир суыкта берничә йорт кайнар сусыз калган

Azatliq.org 

Уфаның Дим районында суүткәргечкә зыян килгән диелә. Шул ук вакытта Башкортстанда зәмһәрир салкыннарда туңучылар бар: республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләргә шундый беренче авырулар килә башлавын хәбәр итте.

Азнакайда ис газы белән агуланган егет белән кызны хастаханәгә салганнар

Tatar-inform.tatar 

Азнакайда Нефтьчеләр урамындагы йортта 19 яшьлек кыз белән 22 яшьлек егет ис газы белән агуланган. Бу хакта кичә кичке сәгать 9да ашыгыч хезмәтнең 112 номерына хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Чаллы прокурорының яңа ярдәмчесе итеп Диләрә Гыйльманова билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Чаллы шәһәре прокурорының яңа ярдәмчесе итеп Диләрә Гыйльманова билгеләнде.  Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына  ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. 

Читать дальше...



Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яңа вазифага билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе булды һәм Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеген җитәкләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Хөкүмәтендәге чыганагыннан билгеле булды.

Читать дальше...

2022 елда «Без – татарлар!» онлайн-платформасында 2 мең чамасы кеше туган телне өйрәнгән

Tatar-inform.tatar 

2022 елның апрель аенда Туган тел көнендә Татарстан мөфтияте татар телен өйрәнү өчен бушлай «Без – татарлар!» онлайн-платформасын эшләтеп җибәрде. 2022 елда сайтта 2000нән артык кеше туган телне өйрәнде, дип хәбәр итте Нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Лениногорскиның шәһәр үзәк балалар китапханәсе ачык һавада «Кар уеннары» үткәрде

Tatar-inform.tatar 

6 гыйнварда Лениногорскиның Гагарин исемендәге шәһәр үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Юбилейный» паркында «Кар уеннары» программасын үткәрде. Бу хакта район матбугат үзәге хәбәр итә. 

Читать дальше...

Мөслимдә хатын-кызлар арасында Кыш бабай кубогына волейбол ярышлары узды

Tatar-inform.tatar 

4 гыйнвар көнне Мөслимнең «Яшьлек» спорткомплексында спорт һәм сәламәтлек декадасы, шулай ук «Сәламәтлек бишьеллыгы» район программасы кысаларында хатын-кызлар арасында Кыш Бабай кубогына волейбол ярышлары узды, дип яза район матбугат хезмәте. 

Читать дальше...

Белгечләр сатып алучыларның кимүе сәбәпле Россиядә икенчел торакның арзанаячагын фаразлый

Tatar-inform.tatar 

Россиядә икенчел торак тиздән арзанаячак, чөнки базарда тәкъдим ихтыяҗдан артып китә, дип яза «Известия» газетасы «Этажи» федераль компаниясенең сатулар буенча директоры Сергей Зайцевка сылтама белән. Аның фикеренчә, бу вазгыять күпмедер вакыт сакланачак, ә февраль аенда ана капиталына ия сатып алучылар торакка ихтыяҗны «кыздырып җибәрергә» мөмкин, аларның чираттагы индексациядән соң активлашуы ихтимал.

Читать дальше...

Питрәч районында махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар йөк озаттылар

Tatar-inform.tatar 

Питрәчтә махсус операция зонасына мобилизацияләнгән гражданнар һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар. Йөкнең гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил итте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Питрәч районының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

"Татарлар тиешле саналмады. Казан Мәскәүдән аңлатма сорарга тиеш"

Azatliq.org 

Русиядә узган җанисәп нәтиҗәләренә күрә, татарлар саны 600 меңгә кимегән. Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарның саны кимүгә төрле сәбәпләр китерде, әмма җанисәп саннарына ышанмаска чакырды. Аның фикеренчә, Татарстанга федераль хакимият алдында бу мәсьәләне аерым күтәрергә кирәк.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *