Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 13.01.2023

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе – Республиканың беренче лидеры Минтимер Шәймиев Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты. Бу хакта «Башкирский Снег» телеграм-каналы яза.

Читать дальше...

Шәймиев: Безгә Рәхимов белән 90нчы елларны кулга-кул тотынып үтәргә туры килде

Tatar-inform.tatar 

Катлаулы 90нчы елларда хакимият башында Мортаза Рәхимовның булуы Башкортстан өчен бәхет булды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев федераль телеканалларга биргән интервьюсында шундый фикерен җиткерде.

Читать дальше...

Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары Мортаза Рәхимов белән хушлашты

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары республиканың Беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты. Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда вафат булды. Хушлашу мәрасиме «Башкортстан» дәүләт концерт залында уза, ул иртәнге 9.00 сәгатьтән бирле бара һәм 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Читать дальше...



Миңнеханов Раштуа бәйрәме хөрмәтенә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме хөрмәтенә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл очрашты. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов үзенең рәсми телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Уфада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башланды

Tatar-inform.tatar 

Уфада «Башкортстан» дәүләт концерт залында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башланды. Рәхимов белән хушлашып калырга җыелучылар саны һәр минут саен арта, дип хәбәр итә «Башинформ».

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләүчеләрне, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләрен, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрне Россия матбугаты көне белән котлады. Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Дастаннар елын Тинчурин театры «Идегәй» спектакле белән башлый

Tatar-inform.tatar 

Кәрим Тинчурин театрында 26-27 гыйнварда «Идегәй» татар халык дастаны буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы була. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүе спектакльнең тарихи, мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра.

Читать дальше...

Әлмәттә креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрдә креатив индустрияләр мәктәбе булдыру турында хәбәр итте. Узган ел Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе креатив индустрияләр президент фонды федераль конкурс-проектында җиңүче булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чүпрәле районында яшь гаиләләр Мәлик, Амилә кебек сирәк очрый торган исемнәр сайлаган

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәле районы ЗАГС бүлеге 2022 елда иң популяр һәм сирәк балалар исемнәрен атады. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ЗАГС бүлегендә 75 бала теркәлгән. Шулай итеп, 36 малай, 39 кыз туган.

Читать дальше...

Чирмешән районының Әккәрәй авылы әбиләре хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйли

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Әккәрәй авылының утызлап хатын-кызы, хәтта әбиләр дә бу көннәрдә йон эрләү, бәйләү белән шөгыльләнә. Авыл мәдәният йортында оештырылган «Миме» («Ярдәм») дип аталган кич утыру мәҗлесендә алар Россия Коралы көчләрендә хезмәт итүче егетләр өчен җылы оекбашлар бәйли.

Читать дальше...

Түбән Камада хастаханәнең төзекләндерелә торган корпусына яңа лифтлар китерелде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең терапия корпусында капиталь ремонт дәвам итә. 3000 квадрат метр мәйданда демонтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән. Шушы көннәрдә ике яңа лифт китерелде. Барлыгы бинада биш заманча лифт урнаштырачаклар, шулардан өчесе - йөк өчен лифт һәм ике пассажир лифты.

Читать дальше...

Ютазы районы хатын-кызлар хәрәкәте активистлары район җитәкчелеге белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Ютазы районының Наилә Хөснетдинова рәислегендәге хатын-кызлар советы активистлары түгәрәк өстәл артына җыелды һәм быелгы эш юнәлешләрен билгеләде. Әлеге очрашуда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин кыскача 2023 елда тормышка ашырылачак муниципалитет проектлары белән таныштырды. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Тимур Сөләймановның министрлыктан китүе – дәрәҗәсе төшүме, әллә күтәрелүме?

Azatliq.org 

Татарстан хөкүмәтендә үзгәрешләр. Әлегә Яшьләр эшләре министрлыгында. Тимур Сөләйманов министр вазифасыннан китте. Ул Русиянең "Движение первых" балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеген җитәкләячәк. Бер үк вакытта Татарстан президенты ярдәмчесе дә булып торачак.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *