Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 25.01.2023

Мордовия журналисты җанисәптә төбәктәге татарлар саны аз кимү сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Мордовия татарларының «Юлдаш» иҗтимагый-сәяси газетасы җаваплы сәркатибе Эльвира Баляева җанисәптә төбәктәге татарлар санының чагыштырмача аз кимү сәбәбен аңлатты.

Читать дальше...

Министрлык Татарстанда хезмәт хакы бер ел эчендә 17 процентка артуын хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

Ел башында Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 50,2 мең сум исәпләнә, ул бер ел эчендә 17 процентка арткан. Татарстанның Хезмәт министрлыгы фаразынча, ел дәвамында бу сан артырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды

Tatar-inform.tatar 

Казанлылар «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнаша ала. Муниципаль этапка гаризалар 5 нче февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Казан муниципаль архив идарәсенә сылтама белән Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Читать дальше...

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы якынча 100 төрле даруга кытлык туарга мөмкин дип хәбәр итте  

Azatliq.org 

Мондый дарулар арасында иммуноглобулин, ретинол, активлаштырылган күмер, водород пероксиды, йод, парацетамол, дифтерия, бума ютәл, катып калудан (столбняк) вакциналар бар.



Согуд Гарәбстанында хаҗ кылуны уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк кайбер яңалыклар кертелде

Tatar-inform.tatar 

Согуд Гарәбстаны Корольлеге, хаҗиларга уңайлыклар тудыру максатыннан, гражданнарга хаҗ вакытында үз торакларын тапшырырга рөхсәт итте. Моның өчен торак хуҗасы тиешле органнардан рөхсәт алырга һәм General Directorate of Civil Defence сертификатларын юнәтергә тиеш. Торакны веб-сайтлар һәм кушымталар аша эзләргә һәм арендаларга мөмкин. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Төркиядә илнең ярты ел эчендә НАТОдан ашыгыч рәвештә чыгачагы хакында белдерделәр

Tatar-inform.tatar 

Төркия инде ярты елдан соң ук Әнкара адресына ясалган провокацион гамәлләр аркасында НАТОдан чыгарга мөмкин. Альянстан чыгу ил өчен «ашыгыч һәм мәҗбүри гамәлгә» әверелде, төрекләр үзләре исә Россиягә һәм Президент Владимир Путинга теләктәшлек күрсәтә башлады, дип белдерде «Родина» партиясе рәисе урынбасары Этем Санчак.

Читать дальше...

Министрлар Кабинеты халык иҗаты коллективларына ярдәм йөзеннән 100 миллион сум бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

Ел саен Россиянең 15-25 халык һәм фольклор иҗаты коллективы РФ Хөкүмәте стипендияләрен алачак. Бу максатларга йөзәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Читать дальше...

В Нурлате пройдет выставка старинных религиозных книг

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлатском образовательном центре имени Ахмедзаки Сафиуллина состоялось совместное заседание Нурлатского отделения Всемирного конгресса татар и руководства центра, на котором запланировали совместные мероприятия на текущий год.

Гыйнвар ахырында Казанда аномаль җылы һәм явым-төшем аз булачак

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Татарстан башкаласына аномаль җылылар килде. Ай ахырына кадәр шәһәрдә явым-төшем дә аз булыр дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

Читать дальше...

Казанда егетләр өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

25 гыйнварда Казанда егетләр өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенда 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60ка якын мөселман егете катнаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Стокгольмда Коръәнне яндыруга бәйле акцияне гаепләп чыкты

Tatar-inform.tatar 

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме Стокгольмдагы акцияне (анда Изге Коръәнне ут төртеп яндырганнар иде) гаепләп чыкты. Мондый гамәлләр цивилизацияләрнең җимерелүенә, шулай ук җәмгыятьнең таркалуына китерәчәк. Татарстан Президенты, әлеге төркемнең рәисе Рөстәм Миңнеханов Швециянең Россиядәге илчесе Анна Малена Мардка юллаган телеграммасында шулай дип белдерде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *