Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 25.01.2023

Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге илчесенә протест юллады

Tatar-inform.tatar 

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме Гаагадагы акцияне (анда бер радикал Коръән битләрен ертып яндырган иде) гаепләп чыкты. Бу күзгә бәрелеп торган вәхшилек акты – мөселманнарның хисләрен мәсхәрәләү һәм диннән көлү, диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге илчесе Хиллес Арно Бесхоор Плухка юллаган телеграммада.

Читать дальше...

Башкортстанның  Шамонин авылында яшәүчеләр авыл исемен Мортаза Рәхимов хөрмәтенә  үзгәртүгә каршы чыга   

Azatliq.org 

Алар Башкортстанның беренче президенты исемен мәңгеләштерүнең башка юллары да бар, әйтик аның исеме белән паркны яки мәктәпне атарга булыр иде ди.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өч кешесенә мактаулы исем тапшырды

Tatar-inform.tatar 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өч кешесенә «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырды. Шул хактагы указ ТР Президенты сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Песошин гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү чаралары планын раслады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023 елда гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең су объектларында иминлеген тәэмин итү өлкәсендә төп чаралар планын раслады. Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...



Түбән Кама китапханәләре басмаларга трейлер төшерә

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама китапханәләрендә китапларның трейлерларын ясыйлар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы «Шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ның методик бүлек мөдире Роза Аникинага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Песков CNN телеканалының Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турында хәбәрен кире какты

Tatar-inform.tatar 

CNN телеканалының Россиядә мобилизациянең тагын бер дулкыны булырга мөмкин дигән мәгълүматы дөрес түгел. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Студентлар көне белән тәбрик итеп гадәти булмаган котлау урнаштырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларында белем алучыларны Студентлар көне белән котлады. Телеграм-каналда ул китап атамалары мәгънәсе ягыннан Татарстанның теге яки бу югары уку йортына туры килә торган рус һәм татар авторларының танылган әсәрләре тышлыклары сурәтләнгән пост урнаштырды.

Читать дальше...

Татарстанда дүрт кешене «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дүрт кешесен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде, диелә ТР Президенты сайтында урнаштырылган карарда.

Читать дальше...

Фәүзия Бәйрәмовага Facebook-тагы язмасы өчен административ эш ачканнар 

Azatliq.org 

Аны “Русия бөтенлеген бозуга чакыру” һәм милләте ягыннан бер төркем затларга “нәфрәт яки дошманлык уяту” маддәләре нигезендә гаеплиләр. Язучыга 70 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф салулары бар.

Сегодня в России отмечается День студента

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Указ Президента России №76 от 25 января 2005 года «О Дне российского студенчества» официально утвердил «профессиональный» праздник российских студентов.

Самараның Гали авылы мәдрәсәсендә Туган тел көненә багышланган чаралар була

Tatar-inform.tatar 

4 февральдә Самараның Гали авылы мәдрәсәсендә Туган тел көненә багышлап балалар арасында бәйгеләр узачак. Башлана 10 сәгатьтә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *