Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 10.02.2024

Марат Җәббаров районнарның авыл хуҗалыгы үсеше буенча рейтингына аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров җитештерү-икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан районнары рейтингына аңлатма бирде. Татарстан Хөкүмәте Йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә ул бәяләү ысуллары турында сөйләде.

Читать дальше...

Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булды

Tatar-inform.tatar 

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар һәм объектның «Киләчәк уеннары» турнирына әзерлеген бәяләделәр. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров озата йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Чернышенко һәм Миңнеханов Казан теннис академиясенең «Киләчәк уеннары»на әзерлеген карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казан теннис академиясе бинасын карадылар. Килүләренең төп максаты - «Киләчәк уеннары» концепциясендә фиджитал халыкара мультиспорт турниры кысаларында ярышлар уздыруга объектның әзерлеген бәяләү. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...



Минниханов и Чернышенко открыли в Казани детский фестиваль робототехники

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Раис Татарстана Рустам Минниханов и вице-премьер России Дмитрий Чернышенко приняли участие в церемонии открытия юбилейного, V Детского фестиваля робототехники «РобоСабантуй-2024».

Татарстанда халык, шул исәптән сабыйлар үлеме күрсәткече кимегән

Tatar-inform.tatar 

2023 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Татарстанда туучылар һәм үлүчеләр саны кимү теркәлгән. Бу хакта Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы территориаль органы (Татарстанстат) тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Миңнеханов Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруның 35 еллыгын Татарстанда билгеләп үтәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

15 февральдә Россиядә Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Бу көнне республиканың һәр муниципалитетында истәлекле чаралар үткәрелергә тиеш. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип ассызыклады.

Читать дальше...

Татарстанның шәхси хуҗалыкларында сөт җитештерү елына 0,9 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанда шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт симертү, сөт һәм йомырка җитештерү 4,2 процентка, 0,9 процентка һәм 1,5 процентка кимегән. Бу Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.

Читать дальше...

Татарстанда 2023 елда мөгезле эре терлекләр баш саны 2,7 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанның барлык категория хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 2,7 процентка, алдагы 2022 ел белән чагыштырганда, 890,4 мең башка кадәр кимегән. Әлеге белешмә Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.

Читать дальше...

Казаклар авылында үрнәк гаиләләр катнашында «Җылы безнең гаилә учагы» кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

Теләче районы Казаклар авылында Гаилә елына багышланган «Җылы безнең гаилә учагы» дип исемләнгән кичә булды. Кичәгә чакырылган районда яшәгән гаиләләр танышу тарихлары турында сөйләде. Шулай ук, «Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды.

Читать дальше...

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 13,3 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

2023 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектлары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13,3 процентка арткан. Ул Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.

Читать дальше...

Чиләбедә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә балалар бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

6 февраль көнне Чиләбе шәһәрендә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә 40тан артык бала «Мин намаз укырга яратам» бәйгесендә катнашты. Бәйге «Исра вә Миграҗ» мөбарәк төне хөрмәтенә оештырылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *