Апас районы Кильдураз мәктәбендә заманча спорт мәйданчыгы ачылды
(Апас, 1 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас районы Кильдураз мәктәбендә заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты. «Катлаулы чорга карамастан, республикада, районда күркәм төзелеш һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Республика программасына нигезләнеп төзелгән спорт мәйданчыгы кильдуразлылар зур сөенеч булсын. Балалар бирегә килеп рәхәтләнеп уйнасыннар, җәйге ялларын файдалы итеп үткәрсенннәр. Читать дальше...