Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 12.07.2020

Кайбычлылар «Булгария» теплоходында фаҗигале һәлак булган райондашларын искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казн, 12 июль, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычлылар «Булгария» теплоходында фаҗигале һәлак булган райондашларын искә алды. Бу хакта район газетасы яза. Бу фаҗигадә Кайбыч районы Мәлки авылыннан Сергей Рябчиков, Иске Тәрбиттән Альбина Иванова, Наташа Башуринаның гомере фаҗигале төстә өзелде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Сергейның әнисе Серафима Рябчикова, Альбинаның бертуган апасы Зоя, Наташаның әти- әнисе Петр һәм Людмила Башуриннар янына барып кайтты.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта ике елда 200 млн сумлык техника сатып алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында ике елда 200 млн сумлык техника сатып алганнар. Бу хакта район газетасы яза. Вахитов исемендәге хуҗалыкта район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар иң элек хуҗалыкның техника паркында комбайннар парадын карады, аннан соң терлек азыгы әзерләү барышы, иген-кырларының торышы белән танышты, соңыннан семинар «Вахитов» җәмгыятендә дәвам итте. Читать дальше...

Баулы районының Татар Кандызы авылында балалар мәйданчыгы төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», « Баулы-информ», Кадрия Гыймазова). Баулы районының Татар Кандызы авылында балалар мәйданчыгы төзелде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Соңгы елларда Татар Кандызы авылында авылны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Шушы көннәрдә авылның үзәк өлешендә яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Балалар мәйданчыгы элементлары җирле бюджет акчасына сатып алынган. Шушы көннәрдә аларны авыл мәдәният йорты артындагы балалар мәйданчыгы өчен бүлеп бирелгән участокта урнаштырганнар. Читать дальше...

Татарстанда янә яшенле яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июльдә, көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Кыргызстанның элеккеге мөфтие Чубак Җәлилов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Кыргызстанның дин эшлеклесе, 2010-2012 елларда Кыргызстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Чубак ажы Җәлилов вафат. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән... Читать дальше...

Казанда «Кырлай» аттракционнар паркы эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Казанның «Кырлай» аттракционнар паркы 2020 елгы сезон ачылуы хакында игълан итте. Парк сайтында шул хакта хәбәр урнаштырылган. 10 июльдә паркта «барлык аттракционнар да диярлек» эшли башлады. Бары тик өреп кабартыла торган батутлар, балалар бүлмәсе һәм «курку бүлмәсе» генә эшләми, диелә хәбәрдә. «Кырлай» паркы чикләнгән режимда июнь ахырында ук ачылган иде. Ул вакытта анда гаилә кафесы, җәйге веранда, электробайклар һәм квадроцикллар прокаты эшли башлады. Аттракционнар паркы эш көннәрендә ... Читать дальше...

Роспотребнадзор белгечләре су коенганда коронавирус иярмәвен искәртә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, су кергән вакытта яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркырга кирәкми — вирус суда һәлак була. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза. «Ачык сулыклар яңа коронавирус инфекциясен йоктыру чыганаклары булып санала алмый, чөнки су кояш нурлары (ул вирус өчен зарарлы) йогынтысына дучар була. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә торган COVID-19 коронавирусының су аша таралуын раслый торган фактлар әлегә юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Түбән Кама табиб-кардиологы эссе һава торышын кичерү өчен киңәшләрен бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама табиб-кардиологы Чодураа Сотпа, челлә вакытында организм бик нык алҗу сәбәпле, эсседән ничек качарга икәнлеге хакында сөйләде. Кешеләр бик каты тирли һәм сыеклык югалта. Бу исә инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Организм сыеклык югалткач, кан куера, мондый процесс тромб барлыкка килүне тизләтә. Ә ул исә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрдә — инсульт һәм инфаркт, өлкән яшьтәгеләрдә... Читать дальше...



Татарстанда «Авыл укытучысы» бәйгесенең сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 2020 елның 6 июлендә «Авыл укытучысы» федераль программасының конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләү өчен бәйге комиссиясе утырышы булды. Утырышның нәтиҗәләре Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында китерелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2020 елда Татарстанда программаның максатчан күрсәткече – 13 кеше. Республика күләмендәге конкурс нигезендә сайлап алуга Россиянең 21 төбәгеннән 68 укытучы документларның тулы пакетын тапшырган. Читать дальше...

Башкортстанда «Шәйморатов-генерал» драма-реквиемы премьерасы ябык форматта булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театры Флорид Бүләковның «Шәйморатов-генерал» драма-реквиемын сәхнәләштергән. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында куелган. Ябык шартларда узган премьерадан соң Уфадан чакырылган театр тәнкыйтьчеләре спектакльгә югары бәя биргән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Спектакльне Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев сәхнәгә куйган. Аның әйтүенчә... Читать дальше...

Алинә Заһитова үзенең тренерын Халыкара бәйгедә җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең тренеры Этери Тутберидзены ISU Skating Awards Халыкара тимераякта шуучылар берлеге премиясенә лаек булуы белән тәбрик итте. Тутберидзе «Иң яхшы тренер» номинациясендә җиңде. «Этери Георгиевнаны котлыйм, ул моңа лаек», — дип язган Заһитова Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә. Шунысын да искәртик: 18 яшьлек фигуралы шуу остасының үзенә әлеге премиядә катнашырга тәкъдим итмәделәр, бу күп... Читать дальше...

Татарстанда «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләренә диплом тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районындагы Урыссу авылыгда «Фәнис» мәдрәсәсенең 35 чыгарылыш шәкертенә дипломнар тапшырды. Әлеге чара, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, мәдрәсә ишегалдында уздырылды. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Көндезге уку бүлегендә белем алган 23 шәкерт һәм читтән торып укыган 12 укучы битлек һәм перчаткалардан, метр ярым ара калдырып ачык һавада үз урыннарын алды. Чарага җыелучыларны мәдрәсә мөдире... Читать дальше...

Югра татарлары «Арантур йолдызлары» фестивален оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Югра татарлары «Арантур йолдызлары» фестивален үткәрә. Чара Ханты-Манси автономияле округының Совет районы татарлары милли-мәдәни автономиясе проектлар бәйгесендә яулаган грант акчасына оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексының «Арантур» ял базасы язучылар, музыкантлар һәм рәссамнарның очрашу урыны була. Ике көн эчендә яшь шагыйрьләр, прозаиклар, рәссамнар һәм актерлар өчен биш мастер-класс уза. Читать дальше...

Узган төндә Кощак авылында унике сарайга ут капкан, янгында бер ир-ат имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы Кощак авылында төнлә 12 сарайга ут капкан, янгында бер ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 01.44 сәгатьтә республиканың Питрәч районы Кощак авылындагы Үзәк урамда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Урынга Кощак, Шигали авылларыннан ирекле янгын сагы, Ленино-Кокушкино патруль-пост хезмәте, 126нчы янын-коткару часте... Читать дальше...

Геннадий Онищенко сәяхәт итү өчен иң имин илне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта сәяхәт итү өчен иң имин ил — Кытай. Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары, элеккеге баш санитар табиб Геннадий Онищенко Ura.ru сайтына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Анда авыручылар саны башка илләргә караганда иң азы — 1000 кешегә нибары 5,8 кеше туры килә», — дип ачыклык кертте ул. Аның сүзләренчә, Һиндстан хакында да шуны ук әйтергә мөмкин, әмма анда бармавың хәерле... Читать дальше...

Тәтеш төбәге тарихы музее үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Кичә Тәтеш төбәге тарихы музее үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова музейны зур юбилее белән котлады. Бу турыда министрлыкны матбугат хезмәте хәбәр итте. "Республикабызның яшьтәше буларак, ул аның үсеш этапларын, үткәннең, бүгенге һәм киләчәкнең очрашу урынын гәүдәләндергән. Бөтен музей коллективын бу истәлекле дата белән чын күңелдән котлыйм", - ди ул. Бүгенге көндә музей — бөтен гомумреспублика тарихына турыдан-туры катнашы... Читать дальше...

Татарстанда авариягә очраган «Лада» автомобиле тимер өеменә әверелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанның Биектау районында «Лада» машинасы каршылыкка бәрелгәннән соң тимер өеменә әйләнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итә. Агентлыкка билгеле булганча, бүген иртәнге дүрттә М-7 автомобиль юлының 818нче километрында – республиканың Биектау районында юл-транспорт һәлакәте булган. 12нче модельле «Лада» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе каршылыкка килеп бәрелгән һәм машинасының уң ягы белән металл киртәгә ышкылып барган. Авария нәтиҗәсендә шофер зыян күргән.

Лаештагы «Кама диңгезе» пляжында ял итүчеләргә штраф сала башлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Лаеш районындагы «Кама диңгезе» комлыгына ял итәргә килүчеләрне штрафка тарта башлаганнар. Бу хакта Татарстанның Лаеш районы хакимиятеннән хәбәр иттеләр. «Кама диңгезе» пляжының рәсми рәвештә ябык булуын искәртәбез. Роспотребнадзор аңлатмасы нигезендә, чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчкәнче халык күпләп ял итә торган урыннарга бару тыела», - диелә Instagram аккаунтындагы район хәбәрендә. Пляж территориясендә полицейскийлар, РФ... Читать дальше...

Нәфисә Минһаҗева: «Зәңгәр күлләр» сазлыкка әверелеп бетәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева «Зәңгәр күлләр»нең киләчәктә сазлыкка әверелеп бетү куркынычы барлыгы турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Нәфисә Минһаҗева «Зәңгәр күл»нең уникаль үзенчәлекләре бик тиз юкка чыга дип белдерде. Шул сәбәпле, күлләрдә су коенмаска өндәде. «Зәңгәр күлләр чагыштырмача яшь күлләр булып саналса да, алар да актив рәвештә сазлыкка әйләнеп бара. Чөнки аларны кулланалар, ә андый очракта уникальлек саклана алмый»... Читать дальше...

Башкортстанда «Аударыш» милли спорт уенын яңадан торгызалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның Белорет районы Козгын-Әхмәр авылында «Аударыш» уены буенча турнир узды. Республикада иярдә утырган килеш кул көрәштерү ярышын торгызалар. Бу хакта « Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Чара Бөтендөнья башкорт корылтаеның башкорт иҗтимагый оешмалары һәм Белорет, Учалы, Архангель, Әбҗәлил, Бөрҗән районнары һәм Сибай, Магнитогорск, Межгорье шәһәрләре хакимиятләре катнашындагы күчмә киңәшмәсе кысаларында үткәрелде. Турнирда Башкортстан Республикасы мәдәният... Читать дальше...

Галимнәр: Сынауда катнашучылар Covid-19 коронавирусына вакцинаны яхшы кичерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны үзләрендә сынаган иреклеләрнең хәле куркыныч тудырмый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Сеченов университетының Интервенцион кардиоангиология фәнни-гамәли үзәге директоры Сергей Семиткога сылтама белән хәбәр итә. «Тулаем алганда, иреклеләр вакцинаны яхшы кичерә, аларның хәле бернинди куркыныч уятмый», - дип хәбәр итте Сергей Семитко. Аның сүзләренчә, сынауларның беренче фазасы нәтиҗәләре июль ахырында әзер булачак. Вакцина... Читать дальше...

Түбән Кама индустриаль техникумы укырга керергә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама индустриаль техникумы яңа 2020-2021 уку елына абитуриентлар кабул итү турында игълан итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар түбәндәге белгечлекләр буенча документлар тапшыра ала: АСУ; техник эксплуатацияләү һәм роботлаштырылган җитештерүгә хезмәт күрсәтү; металл эшкәртү производствосы технологиясе; пластик массалар һәм эластомерлар җитештерү һәм эшкәртү технологиясе. Алга таба студентлар электромонтер... Читать дальше...

КФУ профессоры: Су коенучы кешеләрне «Зәңгәр күл»гә якын җибәрергә ярамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева уникаль су объекты булып саналган «Зәңгәр күл»дә су коенмаска, ә сулыкка карап хозурланырга гына өндәде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Нәфисә Минһаҗева уникаль күлләрне сакларга өндәде. «Минем әйткән сүзләрем ял итүчеләргә дә бер дә ошаямаячак. Чөнки урамда +30 градус булганда температурасы +6 градус булган суга сикерү рәхәтлек бирә, дәрт өсти. „Зәңгәр күл“ не кулланырга түгел, аңа карап хозурланырга гына кирәк. Читать дальше...

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан терелүчеләр аны йоктыручылардан күбрәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «14 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова. Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше) һәм 50-60 яшь аралыгында (9 кеше) ачыкланган. Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (9 кеше)... Читать дальше...

Быелгы җәй җиләкле, еланлы һәм төлкеле — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Быел җәйге ялым авылда узды. Әллә вирус куркытты, әллә күңел тыныч урын эзләде — иремнең туган ягына юл тоттык. Кукмара районының Төркәш авылын килен булып төшкән көннән бирле яратам. Рәхәт җир ул. Монда беркем беркая ашыкмый, дөнья кумый, булганына шөкер итеп яши. Үз авылымда җәйге чорда узыша-узыша җиләк, гөмбә, мәтрүшкә, себерке җыялар. Тыныч урында булсам да, балачактан канга сеңгән җиләк җыю гадәте йөрәккә тынгы бирми генә бит. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *