Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 20.07.2020

Питрәч районының бер авылында яңа спорт мәйданчыгы төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 20 июль, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Ольга Ефремова). Питрәч районының Званка авылында республика программасы буенча яңа спорт мәйданчыгы төзелә. Аны август башында ачу планлаштырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Төзелеш эшләре 12 июньдә башланды, бүгенге көндә объект мәйданчыкка өслек салуга әзерлек этабында. Ай ахырына төзелеш эшләре тәмамланырга тиеш, ә аннан соң аны тантаналы ачу булачак. Программа эшләү чорында — 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр, районда 13 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән... Читать дальше...

Чирмешәндә күренекле хирургка багышлап күргәзмә оештыралар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 20 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә танылган табиб Иван Силантьевка багышланган күргәзмә ачылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мемориаль үзәктә тиздән Бөек Ватан сугышы ветераны, Россия Федерациясенең атказанган табибы Иван Силантьевның тууына 125 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылачак. Иван Гурьевич Силантьев халык аны үз итеп Сәләнтәй бабай дип атап йөрткән. "Иван Гурьевич 1930-1960 нчы елларда гына да төрле дәрәҗәдәге 3 меңләп операция ясаган... Читать дальше...

«Татар радиосы» 450 метр биеклектән авиаэфир алып барачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). 23 июль көнне 8 сәгать 30 минутта «Татар радиосы» 450 метр биеклектә очучы самолёт бортыннан туры эфирга чыгачак. «"Татар радиосы"ның барлык эшчәнлеге дәверендә бу — иң кыю проект. Алып баручылар самолет бортыннан эфирга чыгып, 100.5fm ешлыгында тапшыруны башлап җибәрәчәк!», — дип хәбәр итә чараны оештыручылар. 23 июль көнне 8:30да юморист Рамил Шарапов һәм диджей Рамил Шәрәфиев 450 метр биеклектә очучы самолетның пилот кабинасында булачак. Радиотыңлаучылар чын... Читать дальше...

Татарстанда предприятиеләр өчен ашлык әзерләү һәм ташламалар турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, урып-җыюның сыйфаты һәм үз вакытында башкарылуы хуҗалыкларга да, ашлык кабул итү предприятиеләренә дә кагыла торган мәсьәлә. Шуңа күрә ашлыкны кабул итүнең... Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка сәнәгатьтә инновацион проектлар турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы җыелышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышның төп темалары 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексы эшчәнлегенә йомгак ясау, шулай ук кайбер инновацион проектларны карау булды. Коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында, шул сәбәпле икътисади кризис чорында республика нефть, газ, химия... Читать дальше...

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 17.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Нурлат районы Егоркино авылында йорт янындагы җир кишәрлегендә ясалма сулыкта малай баткан. Ачыкланганча, йорт хуҗасы үз җир кишәрлегендә котлован казыган һәм су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр булган. Читать дальше...

Владимир Путин «Үлемсез полк» акциясенең 2021 елга күчерелүен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Үлемсез полк» акциясен киләсе елга күчерүне хуплады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Президент билгеләп үткәнчә, мондый чараларны гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә үткәрергә ярамый. Ул искә төшергәнчә, 2020 елда катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында Җиңү парады һәм Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү күчерелде. «Без ахырга кадәр белгечләр, галимнәр белән киңәшәбез. Мин хәтта Питердагы парадта булу... Читать дальше...

Татарстанда район эшмәкәрләренә ярдәм чаралары буенча консультация бирәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан районнары эшмәкәрләренә «Минем бизнес» республика үзәге вәкилләреннән консультация ала. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Белгечләр эшмәкәрләрне кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирә. Мөрәҗәгать итүчеләр үз бизнесларын ачу, ташламалы микрозайм алу һәм Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен нинди ярдәм чаралары кирәк булачагын белә алачак», — диделәр ведомствода. Читать дальше...



Татарстанда өч машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында фура, җиңел машина һәм фургон катнашындагы юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. Бу турыда һәлакәт урыныннан шаһитлар хәбәр итә. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт бүген көндез республиканың Питрәч районының Богородское торак пункты янында булган. Чиләбедән килгән «Скания» фурасы, Марий Элнең «Волдай» фургоны һәм «Дэу» җиңел машинасы «домино» принцибы буенча бәрелешкән. Һәлакәттә җиңел машина зур зыян килгән, аның алгы өлеше җимерелгән. Читать дальше...

Юдинода яңа яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Юдино торак массивында яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Бу хакта ТР башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мин бәйгенең зур кызыксыну уятуына ышанам. Барыннан да элек, Юдинода туган кешеләр арасында. Бу иртәгәсе көннең яшүсмерләр клубында балалар белән яңа кызыклы эш алып бару өчен менә дигән мөмкинлек», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. Яңа объект Революционная урамы, 29 йорт адресы буенча урнашачак. Бинаны тантаналы ачу август ахырына планлаштырылган. Читать дальше...

Миңнехановка «Татнефть»нең Сovid-19 шартларында чыгымнарны киметүе турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты. Чара бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта 2020 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлешенә йомгак ясалды, шулай ук августка бюджет расланды. Моннан тыш, Татарстан Президенты «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең коронавирус инфекциясен профилактикалауга юнәлтелгән чаралары турында мәгълүмат белән танышты. Читать дальше...

Зәй үзәк район хастаханәсендә Сovid-19 белән авыручыларны дәвалый башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Зәй үзәк район хастаханәсе Covid-19 йоктырган пациентларны дәвалаучы госпиталь статусын алды. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының 10 июльдәге боерыгы белән Зәй районында провизор госпиталь оештырылды. <…> Covid-19 инфекциясен йоктырган пациентлар яисә әлеге чирне йоктырган дип шикләнелүчеләр Зәй районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана», — дип билгеләп үтә басма. Хастаханәдә өстәмә алты урын әзерләнгән... Читать дальше...

Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифасын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Һәлакәт урынына Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов киткән. Хәзер һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. «Тикшерү барышында ата-ананың һәм баланың егылуына сәбәп булган башка затларның гамәлләренә бәя биреләчәк», — диде Рамил Әхмәтҗанов.

Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне дүрт йөздән артык депутат хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим итүне 406 депутат хуплаган. Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазифасына һәр кандидат кимендә 387 имза җыярга тиеш. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентына кандидат буларак беренче булып документларның тулы пакетын тәкъдим итте. «Барлык кандидатларга теркәлү өчен... Читать дальше...

Федераль хакимият карарыннан соң Татарстанда коронавирустан вакцина ясый башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән прививка ясау тәртибе федераль дәрәҗәдә билгеләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Вакцинация дизайны теләсә кайсы очракта федераль хакимият — Россия сәламәтлек саклау министрлыгы белән Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителәчәк», — диде спикер. Төбәк дәрәҗәсендә кирәкле регламентлаучы документлар юк әле... Читать дальше...

Рөстәм Вәлиуллин: Бурычка кереп, корбан чалырга кирәкми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Корбан нисабы итеп, быел 16 мең сум билгеләнгән, ягъни ирекле кулланышта 16 мең сум акчасы булган кеше корбан чалдыра ала. Ә бурычка кереп, корбан чалырга кирәкми. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта әйтте. «Әгәр гаилә матди яктан үзен нык тоя икән, корбан чалдыра ала, ләкин акчасы булмаганнар читенсенергә тиеш түгел. Матди мөмкинлекләр булмаса, соңгы акчаларны корбанга туздыру кирәкми. Читать дальше...

Миңнеханов Татарстаннан Федерация Советына кандидатларны билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Федерация Советы әгъзасының вәкаләтләре бирелергә мөмкин булган өч кандидатура турында белешмә җибәрде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кандидатлар исемлегенә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Эчке сәясәт мәсьәләләре... Читать дальше...

Татарстанның тугыз районы быел үзәкләштерелгән төстә корбан чалдырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республиканың тугыз районы быел корбан чалуны үзәкләштерелгән тәртиптә үткәрергә ниятләгән. Бу хакта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте «Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама районнары элеккечә үзәкләштерелгән төстә корбан чалу традициясеннән кире кайткан. Ә республиканың тугыз районы — Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Питрәч, Баулы, Лениногорск, Алабуга, Менделеевск, Арча районнары үзәкләштерелгән төстә корбан чалырга җыена. Читать дальше...

Корбан бәйрәменә читтән кертелә торган терлек ике атналык карантин узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Корбан бәйрәменә чит төбәкләрдән кертелә торган мал ике атналык карантин узачак. Бу хакта  «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте. «Хайваннар карантин чаралары узарга тиеш. Сарыкларда бруцеллез яки чәчәк авыруы керә калса, шушы ике атна эчендә ул авырулар ачыкланырга да мөмкин, чөнки өстәмә рәвештә кан да тикшереләчәк», — диде Габделхак Мотыйгуллин. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары янә яңгыр һәм яшен турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда янә һава шартлары начарланырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәргә мөмкин. Яңгыр явуы ихтимал. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе фаразлана. Кичә Татарстанда яңгыр каты яву сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда урамнарны һәм ишегалларын су баскан иде.

Ветеринария идарәсе корбанлык кертү һәм чалу өчен төп таләпләрне аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Корбан бәйрәмендә вак мөгезле терлек белән йогышлы авырулар кермәвенә ирешергә кирәк. Бу нисбәттән, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе бәйрәмгә читтән терлек кертү һәм корбан чалу урыннарына кагылышлы төп таләпләрне аңлатты. Бу хакта сүз «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә барды. Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин терлек кертүгә төп таләпләрне истә тотарга киңәш итте. Читать дальше...

Татарстанда гриппка каршы прививканың коронавируска йогынтысы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручыларның күбесе грипптан прививка ясатмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Ел башында, яңа коронавирус инфекциясе башлангач, тиешле анализ үткәрдек. Авыручыларның грипптан прививка ясату-ясатмавын тикшердек. Авыручылар арасында гриппка каршы прививка ясатучылар санаулы гына булган. Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләрнең яртысына гриппка каршы прививка ясарга уйлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә республика халкының яртысына гриппка каршы вакцинага заказ бирделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенгә гриппка каршы вакцинацияне өстен куябыз. Без республика халкының 50 процентка якынына вакцина өчен гариза бирдек, ә бу ике миллионга якын вакцина дигән сүз. Ул тулы күләмдә килер дип өметләнәбез», — дип сөйләде спикер. Читать дальше...

Ветеринария идарәсе корбанлыкка сарыклар кертергә ярамаган төбәкләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда корбанлыкка сарыклар кертергә ярамаган төбәкләр билгеле. Бүген аларны «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин атады. «Корбан бәйрәменә әзерлек чорында йогышлы авырулар керүдән саклау — төп миссия. Бүген сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче кайбер төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча катлаулы хәл күзәтелә. Сарык һәм кәҗәләрдә... Читать дальше...

«Газпром межрегионгаз Казань» җәмгыяте коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ коллективына яңа генераль директор - Ринат Сабировны тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика Президенты ярдәмчесе булып ун ел эшләгән Ринат Сабиров компания җитәкчесе вазифасында «Газпром межрегионгаз Казань» акционерлык җәмгыятен 1998 елдан бирле җитәкләгән Ринат Ханбиковны алыштырды. Алексей Песошин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, «Газпром межрегионгаз... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *