Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 19.07.2020

Казаннан Калининградка яңа авиарейс ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казан белән Калининградны яңа авиарейс тоташтырды. Очышлар атнага ике тапкыр ясала. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте Казан аэропортына сылтама белән хәбәр итте. Казаннан самолет пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтә очып китә, Калининградка 13.55 сәгатьтә килеп җитә. Калининградтан рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 00.15 сәгатьтә китә, Казанга 3.45 сәгатьтә килеп җитә. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Читать дальше...

Зәй кызы Лариса Барсукова «Питрау чибәре» онлайн бәйгесе җиңүчесе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). «Туганайлар» газетасы «Питрау чибәре» онлайн бәйгесе үткәрде. Анда катнашучы 15 кыз арасында Зәй районы Әхмәт авылыннан Лариса Барсукова да бар иде. Ул «Питрау чибәре — 2020» исеменә лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Ларисаның әнисе Людмила Николаевна тавыш биргән барлык зәйлеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ларисага 21 яшь, ул керәшен халкының милли гореф-гадәтләрен саклап яшәүче гаиләдә тәрбияләнгән.  Бүгенге көндә... Читать дальше...

Әлки районы кызы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән хыялын тормышка ашырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Әлки районында яшәүче Роза Нуруллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз хыялын тормышка ашырган. Хәзерге вакытта Роза Нуруллина хуҗалыгында 70 баш ат бар. Фермер ат ите, казылык җитештерә. Ит продукциясен Әлки районында һәм башка шәһәрләрдә саталар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. 2014 елда Яшь фермер «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. Читать дальше...

Уфада Идел буендагы шәһәрләрнең борынгы фотолары күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Чыганаклар. Иделдә туганнар» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Чыганаклар. Иделдә туганнар» дигән күргәзмәдә бүгенге көндә Идел буе федераль округына кергән шәһәрләр һәм җирлекләрнең (Уфа, Казан, Саратов, Ульяновск, Воткинск, Алабуга, Царевококшайск, Тольяти, Киров, Майна, Оса, Оренбург, Пенза, Пермь, Саранск, Сызрань) борынгы фото, картина һәм гравюралардагы 26 рәсеме тәкъдим ителгән. Экспозиция... Читать дальше...

Арча районындагы янгын вакытында йорт хуҗалары бер әйберен дә алып чыга алмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре», Гөлнур Миңлебаева). 17 июльдә кичке сәгать 5 тулганда Арча районының Мөндеш авылында йорт яна башлый. Сарай һәм йорт янып бетә. Хуҗалар берни дә алып чыга алмый. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитә. Шулай да Филсинә ханым ике баласы һәм бер нәни оныгы белән йортсыз кала. «Мәктәптә укучы улы һәм 4 айлык сабыйны үстерүче кызы әлегә Арчада яшиләр. Аларга ярдәм кирәк. Кем ничек булдыра ала, ярдәм кулын сузыйк. Читать дальше...

Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. «Йөрәге бик начар иде. Больницада да ятты», — диде Рөстәм Акъегетнең туганы, халык язучысы Равил Фәйзуллин. Рөстәм Акъегет — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мар­тында Татарстанның Балык Бистәсе районы Бал­тач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Читать дальше...

Чаллыда су алу скважинасын рәсми рөхсәтсез бораулаган оешмага 300 мең штраф салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Чаллы компаниясенә су алу скважинасын законсыз бораулаган өчен 300 мең штраф билгеләнгән. Экологлар караган вакытта территориядә җир асты байлыкларыннан файдаланылмаган, скважина эшләми торган хәлдә булган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Су алу чыганагы консервланмаган һәм тампонлаштырылмаган, бу җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу булып тора. Оешма милекчесе урында булмау сәбәпле... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 июльдә, Татарстан территориясендә урыны белән, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Моннан тыш, көндез республиканың кайбер районнарында көчле яңгыр явачак. КФУ профессоры Татарстанда июль ахырында һава торышының нинди булачагы хакында сөйләгән иде инде. 21 июльдә һава температурасы көндез +24, төнлә +16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.



«Самар татарлары» журналының яңа санында академик Индус Таһиров белән әңгәмә чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). «Самар татарлары» журналының быелгы икенче саны дөнья күрде. Журналның яңа саны тышлыгын танылган татар тарихчысы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһировның портреты бизи. Бу хакта « Самар татарлары» сайты хәбәр итә. «Аны Татарстан суверенитетының идеологларыннан берсе дип атыйлар», диелә бу хәбәрдә. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Индус Таһиров «Самар татарлары» журналы өчен махсус интервью биргән. Ул үз республикаларын оештыру татарларга... Читать дальше...

Кәрим Тинчурин театры тарихта беренче тапкыр ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан ишегалдында урнаштырылган махсус сәхнәдә спектакльләр күрсәтә башлаячак. Ачык һавада спектакльләр театр тарихында беренче тапкыр була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештыручылар барлык саклык чараларын да күрәчәк. Тамашачылар битлек һәм перчатка белән тәэмин ителәчәк. Спектакльләр кичке җидедә башлана. «Татар-информ» агентлыгы 11 сентябрьдә Качалов театрының ачылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Читать дальше...

Эксперт: Коронавируска каршы вакцинаны берничә елга бер тапкыр яңартулары ихтимал

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы вакцинаны берничә елга бер мәртәбә яңартырга туры килүе ихтимал. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург шулай дип белдерде. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте. Аның сүзләренчә, коронавирусны тикшерү чорында инфекция үзенең структурасын шулкадәр үзгәртер, нәтиҗәдә вакцинаны алыштырырга туры килер дигән күрсәтмәләр булмаган. Читать дальше...

Мәскәүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе җитәкчесе Рафаил Закиров вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясен оештыручы һәм аның җитәкчесе — РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге авиация башлыгы Рафаил Закиров вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Россиянең атказанган хәрби очучысына 71 яшь иде. 2010 елның августында ул урман янгыннарын сүндергән вакытта Бе-200 амфибиясендә Владимир Путинның икенче пилоты була. Читать дальше...

Татарстанда елгага баткан машинаны судан чыгаруны видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда текә ярдан елгага төшеп киткән җиңел автомобильне судан чыгаруларын видеога төшереп алганнар. Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га фаҗига урынында төшерелгән видеоязма җибәрде. «Татар-информ» агентлыгы кичә республиканың Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында җиңел машинаның Ык елгасында батуы хакында хәбәр иткән иде инде. «Лада» автомобиле текә ярдан елгага төшеп киткән һәм баткан. Шунысы кызганыч, машинаның йөртүчесе һәлак булган. Читать дальше...

Чаллыда танылган эшкуар, украиннар җәмгыяте башлыгы Василий Маньковский вафат

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 19 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда танылган эшкуар, «КОМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә нигез салучы һәм аның директорлар советы рәисе, Автокаладагы украиннар җәмгыяте башлыгы Василий Маньковский вафат булган. Василий Манкьковский 1950 елның 8 маенда Одесса өлкәсенең Кодымский районы Крутые авылында туган. Ике югары белеме — Кама политехника институты һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе дипломнары бар. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда автотранспорт предприятиесендә башлаган... Читать дальше...

Мәчет музей түгел, карау өчен төзелми — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», « Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Чирмешән районының Әмир авылына сәфәргә кузгалган көнне иртәдән нык кыздыра иде. Авыл мулласы Фәнил Камалов мәчет янында мәш килә. Мәчетне зурайту өчен янкорма корып, эчен-тышын үзгәртергә, манарасын, аен алмаштырырга ниятләгәннәр икән. Янкорманың диварын күтәреп бетергәннәр иде. Фәнил хәзрәт Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган. Бик ачык кеше булып чыкты ул: — Аллаһыдан яшермәгәнне бәндәдән яшереп булмый инде, — дип сүз башлады. Читать дальше...

Башкортстанның Бөрҗән районында урманнар яна

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның Бөрҗән районында 350дән артык коткаручы урманда чыккан янгынны сүндерә, саклана торган тыюлыкның бер өлешен янгын чолганп алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә. «Бүгенге көндә Бөрҗән районындагы биш янгын чыганагының берсе (Килдегол авылы янында) — тулысынча, шулай ук Саргая авылы янындагы бер янгын сүндерелгән. Янгынны сүндерүдә 352 кеше һәм 103 берәмлек техника катнаша»... Читать дальше...

Чаллының танылган энергетигы Сергей Тюклин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 19 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллыда шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше ветераны Сергей Тюклин белән хушлашалар. Россия Федерациясенең атказанган энергетигы, шәһәрнең мактаулы гражданины, 1991-2008 елларда җылылык электр үзәге директоры булып эшләгән Тюклин 74нче яшендә вафат булды. Сергей Тюклин автогигантны кызу темплар белән торгызуны тәэмин иткән кешеләрнең берсе иде. Ул җитәкләгән Чаллы җылылык электр үзәге Автокала үсеш кичергән дәвердә бөтен шәһәр өчен җылылык һәм электр энергиясе чыганагына әверелде. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Россиядә симерүчеләр саны арту сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян RT телеканалына биргән аңлатмасында Россия төбәкләрендә симерү очракларының таралуына бәйле статистиканы бәяләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Элегрәк ведомствода хәбәр итүләренчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча симерү очракларының күбесе Алтай краенда (100 мең кешегә — 5539,4 очрак) теркәлгән. Иң түбән күрсәткеч — Приморье краенда (549,2 очрак). Табиб сүзләренчә, Алтай крае буенча... Читать дальше...

Саратов өлкәсенең Ивантеевка районындагы мәчетне яңарталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Ивантеевка районы Знаменский бистәсендә урнашкан мәчетне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты яза. Бинага керү юлындагы баскычларга реконструкция ясалган һәм яңа керамик плитә түшәлгән инде. Мәчетнең нигезен сайдинг белән тышлаганнар һәм башка эшләр башкарганнар. Ивантеевка районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Мостафин хәбәр иткәнчә, эшләр мөселман гыйбадәтханәсенең фасадын яңартуга юнәлдерелгән. «Ивантеевка... Читать дальше...

Белгеч коронавируска каршы прививка беренче чиратта ясалачак кешеләр исемлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Н.Ф.Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививканы халыкның кайсы төркеменә беренче чиратта билгеләячәкләрен әйтте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Гинцбург фикеренчә, халык тыгыз урнашкан урыннарда вакцинация үткәрергә кирәк. «Әлеге мәсьәләне Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәргә тиеш. Минем фикеремчә, беренче чиратта, укытучыларга, аннары пенсионерларга һәм мөмкинлеккә карап зур төзелеш... Читать дальше...

Алабуга фермеры 1 килограмм авырлыктагы гигант помидорлар үстерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Алабуга районы фермеры Валерий Тукмачев гигант помидорлар үстерә, аларның авырлыгы 1 килограммга җитәргә мөмкин. Фермер үстерә торган «Изабель F1 Гавриш» сорты бактериоз һәм альтернариозга карата ныклы иммунитетка ия. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Аграрий яшелчәләрне ачык грунтта үстерә. Аның теплицасының мәйданы 4,8 мең квадрат метр тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыкка субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтә. Валерий Тукмачев помидор рассадасын февраль аенда ук утырта башлый... Читать дальше...

Татарстанда текә ярдан елгага төшеп киткән машинаның йөртүчесе һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобиль текә ярдан елгага егылып төшкән һәм суга баткан, йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 22.38 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында Ык елгасында җиңел машина батуы хакында хәбәр килгән. Агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан «Татар-информ»га белдергәнчә... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә инфекцияне чит илдә эләктереп кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте. «Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова. Авыруларның күбесе 30-50 яшь (13 кеше) аралыгында ачыкланган. Казанда инфекция йоктыруның – 12, Арча районында – өч, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында ... Читать дальше...

Азнакайда бер әбинең ярасын анестезиясез теккәннәр дигән хәбәрне прокуратура тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы пенсионер хатынның күзендәге яраны анестезиядән башка гына теккәннәр дигән мәгълүматны тикшерә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов шул хакта хәбәр итте. Социаль челтәрләрдәге пабликларда Азнакайда яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгате чыккан. Ул өлкән яшьтәге әнисенең бакчада егылып, күзен җәрәхәтләве хакында сөйләгән. Әбине хастаханәгә алып киткәннәр һәм ярасын анестезиядән башка гына теккәннәр, дип яза. Читать дальше...

Уфада борынгы йортларның тәрәзә йөзлекләреннән күргәзмә оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). «Башкирия» Лайфстайл үзәгендә «Уфа бизәкләре. XX йөзнең беренче чирегенә караган агачтан кисеп ясалган тәрәзә йөзлекләре» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Күргәзмәне «Борынгы Уфа» Республика тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы сәүдә комплексы администрациясе белән берлектә оештырган. Экспозиция Уфадагы бүгенге көндә юкка чыккан борынгы йортларның элементларын үз эченә ала. Күргәзмәдә агачтан кисеп ясалган тәрәзә йөзлекләренең сирәк очрый торган... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *