Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 07.07.2020

Кукмарада чит ил машинасы шоферы велосипедчыны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Кукмарада чит ил машинасы шоферы велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә дип яза район газетасы. «4 июль көнне 21.00 сәгатьтә Магистраль урамы, 21нче йорт янында юл һәлакәте була. „Volkswagen Polo“ автомобиле йөртүчесе Кукмара шәһәренең Сөләйманова урамы ягыннан Ф.Заһидуллин урамына таба хәрәкәт иткән вакытта велосипедчыга юл бирми һәм бәрдерә», — диделәр дәүләт автоинспекциясендә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә... Читать дальше...

Чаллы татар драма театрында «Брежнев шәһәре» дигән тамаша куелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы»). Чаллы татар драма театрында «Брежнев шәһәре» дигән татарча спектакль куелачак. Бу хакта җирле газета яза. Әсәрнең авторы Шамил Идиатуллин 1980нче елларда Чаллыда яшәгән. Ул вакытта шәһәр Брежнев дип аталып йөртелгән. Романда вакыйгалар Чаллыда бара. Әсәр урыс телендә, аның татарчага тәрҗемәсе юк. Идиатуллин роман нигезендә татарча пьесаны Чаллы драма театрының яңа сәнгать җитәкчесе, яшь режиссер Олег Кинҗәголов язуын әйткән, диелә әлеге хәбәрдәю... Читать дальше...

Белгеч: Дөньяда коронавирус пандемиясе әлегә югары ноктасына җитмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Дөньяда Covid-19 пандемиясе әлегә югары ноктасына җитмәде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Белгеч фикеренчә, инфекция кабынуы теркәлгәндә «12 атна эчендә коронавирус белән зарарлануның 400 мең очрагы ачыкланган». «Узган ял көннәрендә дөньяда 400 мең зарарлану очрагы ачыкланды, - диде Гебрейесус. - Кабыну тизләнә, һәм без әлегә эпидемия бусагасына чыкмадык». Хәзерге... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 корбаннарының саны 20гә җитте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. 1954 нче елда туган Югары Ослан районында яшәүче хатынны Республика клиник хастаханәсенә 2 нче июньдә китерәләр. Шул ук көнне аны 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә ике яклы полисегментар пневмония белән озаталар. Пациентның берничә хроник авыруы була. Читать дальше...

Дума депутаты Татарстанның профилактик тикшерү яңа кагыйдәләренә әзер булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус таралу куркынычы саклану шартларында диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшерүләрне оештыру үзенчәлекләрен раслаган тәкъдимнәр уңышлы кулланыла. «Татар-информ» белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич шул хакта уртаклашты. Документ нигезендә, медицина учреждениеләре профосмотрларга алдан язылу кертергә тиеш. Шулай ук бер яшьтәге һәм бер җенестәге гражданнарны... Читать дальше...

Россиядә машина йөртү хокукына һәм ПТСка үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы транспорт чарасы паспортына кертелә торган мәгълүматлар исемлеген, аны теркәү турында таныклык формасын, шулай ук машина йөртү таныклыгы үрнәген ачыкларга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ведомство матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, әлеге документларны Россия законнары һәм халыкара хокук нормаларына туры китерергә планлаштыралар. Аерым алганда, машина йөртү таныклыгы бланкы DRIVING LICENCE (машина йөртү таныклыгы) язуы белән тулыландырылачак . Читать дальше...

Чистайда Анжела Вавилова исемендәге фонд паллиатив ярдәм кабинеты ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Чистайда авыр онкология авыруларына ярдәм күрсәтү өчен яңа медицина кабинеты ачылды. Ел башыннан бу инде Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмендә республикада барлыкка килгән өченче паллиатив кабинет. «Бу проектка безнең заявка «Татнефть» ГАҖ уздырган V грантлар конкурсында җиңү яулады. Грант суммасы 1 миллион сумга якын, безнең фонд та шундый ук ярдәм күрсәтте», —диде Хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Бердәм Россия»нең «Сәламәт киләчәк» проектының иҗтимагый советы әгъзасы Владимир Вавилов. Читать дальше...

Россия хөкүмәте эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд сум бүлеп бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Министрлар Кабинеты җәй дәвамында эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС. Премьер-министр арттырылган пособиенең РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча август ахырына кадәр озайтылуын искәртте. «Җәй азагына кадәр эшсезләргә түләүләрне вакытында тәэмин итү өчен хөкүмәт бу максатларга 13,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәк», - дип белдерде Россия Премьер-министры. Читать дальше...



Россиядә ничә балалар лагеры ачылуы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә 545 балалар  лагере эшли. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковскаяга сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Мониторинг мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта бездә 545 лагерь ачылган, алар инде эшли», — дип сөйләде Фальковская. Аның сүзләренә караганда, ял һәм сәламәтләндерү оешмалары чагыштырмача уңай санитар-эпидемиологик хәлле төбәкләрдә эшли. Кайбер лагерьлар инде бер атналап ачык. Читать дальше...

Казанда сигезенче каттан егылган кыз бала һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Казанда сигезенче каттан егылып, кыз бала һәлак була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Бүген иртән Казанның Идел буе районындагы күпкатлы йортларның берсе тәрәзәләре астында 4 яшьлек кыз баланың үле гәүдәсе табылган. Якынча фараз буенча, алдагы көнне әти-әнисе кызны йокларга яткырган, үзләре дә йоклап киткән. Кыз, уянып, тәрәзә төбенә менгән, ачык тәрәзәнең москит челтәренә таянган. Читать дальше...

Башкортстанның «Янган-Тау» геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның «Янган-Тау» республика геопаркы Россиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Геопарк - ачык һавадагы музей, аның төп экспонатлары - таулар, мәгарәләр, геологик кисемнәр, минераллар һәм файдалы казылмалар. Геопарк туристлар өчен ачык. Бу исә ЮНЕСКО аша бөтен дөнья буенча реклама, димәк, халыкара туризмны үстерү, танылу һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру дигән сүз  «Янган-Тау» геопаркы уннарча илдә тәкъдим ителгән... Читать дальше...

Татарстанда 35 градуслы эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә көндез һава температурасы +35 градуска җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелүен, явым-төшем булмаячагын фаразлый. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә +17дән +22 градуска кадәр җылы булачак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, алдагы ункөнлек дәвамында ... Читать дальше...

«Мәскәү татарлары штабы» башкала мэрыннан урамга Мәхмүт Гәрәев исемен бирүне сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). «Мәскәү татарлары штабы» Россия башкаласы мэры Сергей Собянинга шәһәрнең бер урамын отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев (ул 2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды) исеме белән атау үтенечен җиткергән. Бу хакта «Штаб» матбугат хезмәте хәбәр итә. Хатта Гәрәевнең Ватанны саклаудагы зур казанышлары билгеләп үтелә. «Бөтенләй яшь офицер килеш ул куркыныч һәм көчле дошман — немец фашизмына каршы сугышта булды. Яшь булуына карамастан... Читать дальше...

Дәүләт Думасы күп балалы әтиләргә мобилизацияне кичектерү турында закон кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта хәрби хезмәткәрләр, мобилизация булган очракта, 16 яшькә кадәрге өч баласы булса, хатынының йөклелек срогы 22 атнадан да ким булмаса, армиягә чакырылудан кичектерелү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Дәүләт Думасына кертелгән закон проектының беренче редакциясендә тәрбиясендә өч баласы һәм хатынының йөклелек срогы 26 атнадан да ким булмаган очракта гражданнарга хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү тәкъдим ителгән иде. Читать дальше...

Россия Хөкүмәте илкүләм проектларны яктырту өчен субсидияләр бирүне раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте милли проектларны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта «экспертлы-социологик һәм мәгълүмати-аңлату» алып бару өчен субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми порталында хәбәр ителә.  Ярдәм РФ Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасына бирелә. Әлеге оешманың максаты - «милли проектларның мөмкинлекләре... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Кулланучылар кооперациясе һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар кооперациясе кебек форма социаль мәсьәләләрне һәрвакыт хәл итәргә тиеш иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыда Кулланучылар кооперациясе һәм зур челтәр корпорацияләре өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмә Казан кооператив институты базасында узды. Анда Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов, Ульяновск... Читать дальше...

Көзге сайлауларда тавыш бирү ике-өч көнгә сузылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Быелның көзендә булачак сайлаулар ике-өч көнгә сузылырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне Россия Үзәк сайлау комиссиясендә кире какмыйлар, дип хәбәр итә РИА Новости. «Мәсәлән, ике яки өч көн эчендә тавыш бирү мөмкинлеге турында иң якын арада Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм төбәкләрдән хезмәттәшләр белән фикер алышачакбыз», — ди Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова. Памфилова сүзләренчә, быелгы көздә сайлауларда тавыш бирү җиде көнлек булмаячак. «Моның өчен хокукый... Читать дальше...

Магнитогорск мөселманнары Троицкидагы тарихи урыннар буйлап экскурсия үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Магнитогорскиның «Хәтер» дини оешмасы мөселманнар өчен Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәренә экскурсия үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге зур булмаган шәһәрчек күп кенә танылган мөселман дин эшлеклеләре, мәгърифәтчеләр һәм меценатларның исемнәре белән бәйле. Инкыйлабка кадәр халкының 40 процентка якынын мөселманнар тәшкил иткән. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Буби Троицкида хатын-кызлар мәктәбенә җитәкчелек иткән... Читать дальше...

«Сабантуй» журналының «Әни блогерлар» проектында кунакта Гөлназ Сәфәрова булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 июль көнне, «Сабантуй» журналының «Әни блогерлар» проектында кунакта танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова булачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Әлеге проект журналның инстаграм аккаунтында туры эфирда алып барыла. Бер сәгатьлек әңгәмәдә балаларга милли тәрбия бирү, тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Туры эфир @sabantuy_journal аккаунтында 15.00 сәгатьтә башлана, диелә бу хәбәрдә.

Прокурор КХТИның экс-ректорын 9 елга төрмәгә утыртуны сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова ). КХТИның экс-ректоры Герман Дьяконовка 64 миллион сум акча урлау турындагы эш буенча дәүләт гаепләве тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Бу хакта Вахитов районы суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген судта фикер алышулар башланды. Дьяконовтан тыш, хөкем ителүчеләр эскәмиясендә тагын алты кеше бар. Прокурор аларны өчтән тугыз елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сораган. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда суд КХТИда 64 миллион сум урлау турындагы эшне карауга кереште... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов субъект башлыклары йогынтысы буенча рейтингта алтынчы урында

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектлары башлыклары йогынтысы буенча төзелгән рейтингта алтынчы урынны алды. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Май аенда Рөстәм Миңнеханов рейтингның сигезенче баскычында иде. Эксперт мәгълүматларына караганда, июнь аенда республика җитәкчесен күтәргән тренд Владимир Путинның аның яңа срокка чыгу ниятен хуплавы белән бәйле. Топ-3 рейтингы үзгәрешсез калды. Читать дальше...

Татарстанда авыл мәктәпләре җитәкчелегенә субсидия түләргә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль «Татар-информ», Рифат Каюмов). Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына моңарчы түләнмәгән. «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертеп субсидияне мәктәп җитәкчелегенә дә бирмәкчеләр. Бу турыда мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында узган утырышта хәбәр итте. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Читать дальше...

Омск татарларының төбәк автономиясе пандемия шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Омск өлкәсе татарларының төбәк автономиясе пандемия шартларында берничә ай дәвамында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Бу хакта Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Омск өлкәсенең Большереченский, Марьяновский, Колосовский, Знаменский, Тевризский, Усть-Ишимск, Седельниковский һәм Муромцевский районнарында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелде, диелә хәбәрдә. Автономия рәисе Радик Миңнеханов ярдәм күрсәтү максаты белән Омск өлкәсенең Евгащино авылында булып кайтты.

Дәүләт Советы депутатлары элеккеге еллардагы парламент җитәкчеләрен искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары төрле елларда ТАССР Югары Советы Президиумын, соңыннан ТР Дәүләт Советын җитәкләгән күренекле сәясәт эшлеклеләренең каберләренә чәчәк салды. Чара ТАССРның — 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Без республикабызны үстерүдә зур көч куйган һәм энергиясен сарыф иткән атаклы кешеләрнең истәлеген кадерләп саклыйбыз. Глобаль тарих юктан бар була алмый. Читать дальше...

Үзбәкстан татарлары Фәрит Гыйбатдинов турында: Туганыбыз кебек якын күрә идек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Үзбәкстан татарлары татар милләтенең эчкерсез патриоты, чын татар кешесе булган Фәрит Гыйбатдинов вафат булу сәбәпле, Чувашиядәге татарларның зур югалту кайгысын уртаклаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аның тормышы халыкның яшәешен белүе, халкына гаять игътибарлылыгы белән үзе бер мәктәп булды. Без, Үзбәкстанда яшәүче татарлар, Фәритне туганыбыз кебек якын күрә идек. Бу хакта аның туганнарына, якташларына, Чувашиянең мәдәни автономиясе әгъзаларына... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *