Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 09.07.2020

Әлки районында яфрак азык әзерлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында яфрак азык әзерлиләр. Бу хакта җирле басма яза. Әлки — республикада иң күп сыер асраучы районнарның берсе. Районда савым сыерларының саны 13700 башка җитә. Бозаулар да күп. Районда ферма һәм комплекс терлекләре өчен җитәрлек күләмдә яфрак азык хәзерләү — мөһим бурычларның берсе. Ел саен бу эштә хуҗалыкларга оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр хезмәт коллективлары ярдәмгә килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе быел да әлкилеләргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Ютазыда «Чиста ярлар» акциясе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», « Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы ветераннары, җәмәгатьчеләр һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста ярлар» акциясенә кушылды. Алар Әбсәләм карьеры ярларын икенче тапкыр чүп-чардан арындырды. Бу хакта район газетасы яза. Өмәдә 22 кеше катнашкан, 23 капчыкны чүп-чар җыелган. «Без беренче тапкыр өмәгә чыкканда, күл ярларындагы пычраклыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Хәзер вәзгыять арурак. Чөнки тормыш урында тормый. Читать дальше...

Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте. Билгеле булганча, фаҗига бүген көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә булган. Фаҗига шаһитлары агентлык корреспондентына сөйләгәнчә, ике үсмер су коенырга килгән. Берсе йөзә белмәгән, әмма суга сикерергә уйлаган. Бала шунда ук диярлек су астына киткән. Үсмер һәлак булган урынга 6нчы зона коткару отряды коткаручыларының водолазлары килгән. Читать дальше...

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Татарстанның 320 законына үзгәрешләр кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Татарстанның, ким дигәндә, 320 законына үзгәрешләр кертү ниятләнә. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясы советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Төзәтмәләр үз көченә керде, яңа Конституция кабул ителде. Хәзер һәр субъектта шул төзәтмәләрне законнарга кертү кирәк. Татарстанда ул 320ләп законга кагыла. Бу саллы эш, моның өчен юл картасы кирәк. Субъектлар белән килештереп, үзгәрешләрне оператив рәвештә кертергә кирәк»... Читать дальше...

Россия этнография музее фондына борынгы татар кулъязмалары тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Европада иң зурлардан саналган Россия этнография музее фондларына берничә экспонат тапшырды. Бу хакта бүген Facebook сәхифәсендә язган. 2019 елның декабрендә Россия этнография музеенда Идел һәм Урал буе татарларының XIX һәм XX гасыр башы традицион мәдәниятенә багышланган даими экспозиция ачылды. Ул Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән музей тарафыннан оештырыла... Читать дальше...

Татарстан халкына яшенле яңгыр вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә республика территориясендә һава шартларының кискен начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлы яңгыр яуганда урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ерак торырга киңәш итә. Урамда булганда, яшеренер урын табарга, бу мөмкин булмаса, башны кул, кием... Читать дальше...

Татарстанда Тукай районында зират янында «Ока» машинасы янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанда зират янында «Ока» машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген республиканың Тукай районындагы Түгәрәк Кыр  бистәсе янында җирле зират артында «Ока» автомобиле янган. Әлеге хәбәр кизү частенә 14.10 сәгатьтә алынган. Ун  минуттан  72нче янгын-коткару бүлегенең 15нче янгын-коткару отряды урынга килеп җиткән. Берничә минут эчендә ут капкан автомобильне сүндергәннәр, ә хуҗасына психологик ярдәм күрсәтелгән. Читать дальше...

Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «2020нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы ТР Президенты Указы нигезендә, 2020нче елның 31нче июле - Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә. РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдына туры килгән эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Читать дальше...



Путин: Конституция буенча тавыш бирү илдә Covid-19 авырулар санының артуына китермәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү илдә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының артуына китермәде. Табиблар авырулар санының кимүен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашуда шул турыда әйтте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, тавыш бирү процессы техник күзлектән һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәү җәһәтеннән бик яхшы оештырылган. «Сайлау комиссияләре... Читать дальше...

Россиядә «Аврора» программасында эшләнгән гаджетларга ихтыяҗ юк

Tatar-inform.tatar 

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиядә «Аврора» программасы белән тәэмин ителгән гаджетларга кулланучылар арасында ихтыяҗ юк. «Иннополис» резидентындагы «Ачык Мобиль Платформасы» генераль директоры Павел Эйгес якынча 5 ел аралыгында аларга ихтыяҗ булмаячагын белдерде. «Дөньякүләм мобиль җайланмаларны җитештерү Android системасы карамагында бара. Теләсә кайсы җитештерүче „Android"ны сайлый, чөнки иртәме соңмы, товар барыбер сатылып бетә», — диде ул. «Аврора»га килгәндә, мәсьәлә башкача, дип аңлатты Эйгес. Читать дальше...

Владимир Путин Башкортстан башлыгына: Татарстанны кайчан узып китәсез?

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ). Бүген Мәскәүдә Стратегик инвестицияләр Агентлыгының күзәтү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан Башкортстанның кайчан Татарстанны узып китәчәген сорады. «Идел буенда, гомумән алганда ил буенча да [инвестицияләр буенча] Татарстан лидер булып тора. Россиядә республика инвестицион климат буенча икенче урында. Әмма Башкортстан моңа якынлаша. Радий Фәритович, кайчан Татарстанны узып китәсез. Кайчан Башкортстан беренче урынга чыга?» ... Читать дальше...

Яшел Үзән районында Идел култыгында батып үлгән ир-атның гәүдәсе табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында Идел елгасы култыгында батып үлгән ир-атның гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген төнлә республиканың Яшел Үзән районындагы Октябрьский бистәсеннән ерак түгел урнашкан «Гидромеханизаторлар» бакчачылык ширкәте янында шаһитлар суда ир-атның мәетенә тап булган. Бу хәл турында алар 2.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр иткән. Читать дальше...

Дума архивлар белән дөрес эшләмәгән өчен штрафларны 10 тапкыр арттыру идеясен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасы беренче укылышта архив документларын дөрес итеп сакламаган, исәпкә алмаган яки кулланмаган өчен штрафларны 10 тапкыр арттырырга тәкъдим иткән закон проектын хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан парламенты депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. «Бу системага әверелде. Күп кенә предприятиеләр, оешмалар, кызганыч, үз архив материалларын тапшырмый, яки аларны ташлый, яисә аларга тиешле игътибар күрсәтелми. Читать дальше...

Мишустин Иннополиста IT-тармакны үстерү программасын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Хөкүмәте IT-өлкәне үстерү программасын әзерләгән. Ул алты төп юнәлештән тора. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста узган ИТ күргәзмәсендә сөйләде. «Алты юнәлешкә яңа салым режимы, ихтыяҗны стимуллаштыру, инновацияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм итү, стартапларга ярдәм итү, хосусый-дәүләт партнерлыгы үсешен һәм тармакның кадрлар базасын киңәйтү керә. Салым мәсьәләсе ИТ-компанияләр өчен иминият взнослары ставкаларын... Читать дальше...

Путин Хәбировтан Башкортстанның Татарстанны кайчан узып китәчәген сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтчелек советының видеоконференция режимында узган утырышы барышында Татарстанны искә алды. Россия төбәкләрендә ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы әзерли торган инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нигезендә, Татарстан Мәскәүдән соң икенче урынны алды. Шул рәвешле, узган елгы позицияләрне саклап калды. «Радий Фәритович, Татарстанны кайчан узып китәгез? Башкортстан кайчан беренче... Читать дальше...

Мишустинны Татарстанның дәүләт хезмәтләре өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан IT-технологияләр өлкәсендәге белгечләрнең казанышларын күзәтеп чыкты. Күргәзмә Иннополистагы Попов исемендәге технопаркта узды. Премьер-министрга дәүләт идарәсен цифрлаштыру хакында экскурсияне ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үткәрде. Ул электрон документлар әйләнеше, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, «Халык контроле», «Халык... Читать дальше...

«Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасы турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасына багышланган матбугат конференциясе булачак. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» рәисеИлдар Гыйльметдинов Илдар, «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнашачак. «Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Читать дальше...

Дәүләт Думасы үзара салым механизмын киңәйтү турындагы закон проектын хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасы үзара салым механизмын киңәйтү турында закон проектын беренче укылышта хуплады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Татарстаннан парламент депутаты Илдар Гыйльметдинов раслады. «Беренче укылыш булды, әйе, көзгә калдырдылар. Хәзер закон проекты төбәкләргә китәчәк, алар үз тәкъдимнәрен икенче укылышка әзерләячәкләр. Һәм көзге сессиядә ул икенче һәм ахыргы укылышта кабул ителер дип өметләнәм», — диде Гыйльметдинов. ... Читать дальше...

Россия Сәламәтлек саклау министры иртәгә Чаллыда булачак

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 9 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә Чаллыда эш сәфәре белән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Чаллыда министрга Чаллы онкология диспансерын күрсәтү планлаштырыла, ул график буенча быел тапшырылырга тиеш. Үзәк ике: амбулатор һәм радиологик корпустан торачак. Төбәк әһәмиятендәге медицина учреждениесендә елына 4500гә якын операция үткәрәчәкләр, ә аның... Читать дальше...

Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе алышынды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР халыкларының Дуслык йортында Татарстан халыклары ассамблеясы советы утырышын уздырды. Көн үзәгенә бер мәсьәлә куелган иде — ассамблея советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировны вазифасыннан азат итеп, бушаган урынга Константин Яковлевны билгеләү. Фәрит Мөхәммәтшин Николай Владимировның лаеклы ялга китү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән азат итүләрен сораганын искәртте. Ул унике ел шушы вазифада эшләгән. Читать дальше...

Мишустин Минтимер Шәймиевкә «Алабуга» проектына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән эшлекле очрашу үткәрде, «Алабуга» махсус икътисади зонасын булдыру проектын хуплаганы өчен рәхмәт белдерде. «Бүген без Рөстәм Миңнеханов белән клиник үзәкнең зур тизлекле төзелешен күрдек, шулай ук сез (Минтимер Шәймиев - Т.И.иск.) ТР Президенты булган вакытта «Алабуга»ны ачтык, дип искә төшерәсем килә. Мондый инновацион, куәтле проектларга күрсәткән системалы ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә», - диде Мишустин. Читать дальше...

Мишустин ИТ - салым маневры өлешчә Иннополис өчен кабул ителгәнлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). ИТ-компанияләр хезмәтенә түләү фондына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә торган салым маневры өлешчә Иннополиска ярдәм итү өчен кабул ителде. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. «Без бу хакта Хөкүмәттә фикер алышканда һәм Президентка ул салым маневры турында карар кабул иткәндә, нәкъ менә илдә, шул исәптән Иннополисны да кертеп, программа тәэмин ителешен эшләү белән шөгыльләнүче компетенция үзәкләрен күз алдында тоткан идек»... Читать дальше...

Мишустин Татарстанның ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә дип саный. Бу фикерне ул Иннополиста ИТ темасына багышланган дискуссиядә сөйләде. «Без мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аерым игътибар биргән төбәктә җыелдык. Иннополис — күптән түгел төзелгән шәһәр. Татарстан күпсанлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен шактый эш башкарды», — диде ул. Мишустин сүзләренчә, әлеге очрашу ИТ-тармагының... Читать дальше...

Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдә мәктәптә линейка уздырырга рөхсәт итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Быел мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта язды. «Балалар 1 сентябрьдә килер дип планлаштырабыз. Моны бөтен кеше көтә, традицион линейкалар узачак», — дип әйткән министр. Кравцов шулай ук укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеген кайгырту өчен, барлык иминлек чараларын кулланырга кирәк булуын әйтте. Моңа кадәр мәгариф министры 1 сентябрьдә мәктәп линейкасы яңа формада узачак... Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Төзәтмәләр буенча эшне федераль парламент белән синхронизацияләү мөһим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләрне гамәлдәге законнарда теркәү өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге закон чыгаручылар эшен синхронизацияләү мөһим. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия закон чыгаручылар Советы Президиумының видеоэлемтә режимындагы чираттан тыш утырышында шул турыда белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алда бик зур эш күләме тора. Гражданнар тарафыннан РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау ил Президентына... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *