Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 22.07.2020

Биектау районында илкүләм проект ярдәмендә яңартылган китапханә ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районы Чернышевка авылында 1 октябрьдә яңартылган заманча китапханә ачылачак. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында муниципалитетның үзәк китапханә системасы 5 миллион сум алды. 4 млн сумга ремонт ясалган җиһазлар сатып алынган, ә 1 миллион сум китапханә фондын тулыландыру өчен билгеләнгән. Китаплар бик тиздән Мәскәүдән кайтарыла. Бу хакта «Высокогорские вести» газетасы яза. Китапханә мөдире Гүзәл Ганиева сүзләренчә, элек монда элгечләр дә булмаган, укучылар киемнәрен урындыкка куйган. Читать дальше...

Буада балалар өчен ишегалларында күңел ачу уеннары оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районында «Гармония» социаль приюты белгечләре «Ишегалды күңел ачулары» чарасын уздырды. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Социаль хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, хәзер балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль челтәрләргә «бәйлелек» проблемасы бар. Балалар виртуаль дөньяга чума. Ишегалды уеннарының күбесе онытылган, балалар бәхәсләре ишетелми, кача-кача уйнаучы яшүсмерләр сирәк. Чара балаларга командада эшләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк. Читать дальше...

Россиянең яшәү өчен иң яхшы төбәкләре арасында Татарстан унберенче урынны алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россиянең яшәү өчен иң яхшы төбәкләре арасында Татарстан унберенче урынны алган. Исемлекне «Национальные Кредитные Рейтинги» кредит рейтинг агентлыгы методологиясе буенча РБК басмасы төзегән. Аналитиклар исемлекне төзегәндә сатып алу активлыгы дәрәҗәсе, торакның һәркем сатып алырлык булуы, халыкның кредит алу сәләте, халыкның рәсми мәшгульлек дәрәҗәсе, халыкның туплану дәрәҗәсе, социаль өлкәнең төп фондлары белән тәэмин ителеш, торак белән тәэмин ителеш, педагогик состав белән тәэмин ителеш... Читать дальше...

Чаллыда катамаранда Кама елгасы уртасына агып киткән ике балалы гаиләне коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда катамаранда Кама елгасына агып киткән ике балалы гаиләне коткарганнар. Бу хакта һәлакәт урыннан агентлыкның үзхәбәрчесе сөйләде. Бу хәл бүген көндез шәһәрнең үзәк пляжларының берсендә булган. Ир белән хатын дүрт һәм сигез яшьлек кызлары белән катамаранда йөргән. Кинәт көчле җил чыккан һәм катамаран Кама елгасы уртасына агып китә башлаган. Өлкәннәр мөстәкыйль рәвештә ярга йөзеп чыга алмаган. «Гаиләгә ярдәмгә 6нчы зональ эзләү-коткару отряды коткаручылары килгән. Читать дальше...

Татарстан лагерьларында беренче сменада 14 меңнән артык бала ял итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан лагерьларында беренче сменада 14 меңнән артык бала ял итте. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ул җитәкләгән ведомство каршындагы иҗтимагый совет утырышында сөйләде. «Һәр төбәк тә лагерьларны ачмады. Беренче смена нәтиҗәләре буенча гына да безнең 14 меңнән артык балабыз урамда әти-әниләр каравыннан башка урамда түгел, ә лагерьларда ял итә», — диде Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы. Быел коронавирус пандемиясен исәпкә алып... Читать дальше...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусны кабат йоктыруны аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусын кабат йоктыру — иммун системасының шәхси үзенчәлекләре белән бәйле сирәк күренеш. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында Владимир өлкәсендә кабат коронавирус йоктыру очрагын шәрехләделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Кабат йоктыру — сирәк күренеш һәм, мөгаен, кешенең иммун системасы үзенчәлекләре белән бәйледер», — диделәр министрлыкта. Моннан тыш, ведомствода вакцинаның озак вакытлы иммунитет формалаштыра торган итеп эшләнүенә игътибар иттеләр. Читать дальше...

Мишустин авыл кешеләре өчен ташламалы ипотекага 2 миллиард сум бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ипотека программасы өчен өстәмә финанслау бүлеп бирергә тәкъдим итте. Ул авыл халкына елына 2,7 процент ставка белән торак сатып алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта ул Россия Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда хәбәр итте. «Быелдан авыл территорияләрен үстерү буенча яңа популяр программа эшли башлады. Ташламалы ставкалар буенча «Авыл ипотекасы» программасының популяр булуы күренә. Авыл халкына торак сатып алу өчен 18,5 миллиард сумлык кредит бирелгән. Читать дальше...

Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде. Республикада яшәүчеләр мондый проектны күптән көткән иде. Бөтен дөнья яшьләре TikTok кушымтасын Instagram соцчелтәре белән бергә күптән файдалана. 1,5 миллиардтан артык йөкләтеп алу һәм бик күп микъдарда контент аны планетадагы иң йогынтылы цифрлы ресурсларның берсе итә. TikTok-хаус төшенчәсе 2019 елның ахырында Лос-Анджелеста, блогерлар төркеме берләшеп контентны төшерү өчен бергә яши башлагач барлыкка килде. Читать дальше...



Бер көн эчендә Казанда ике бала машина астына эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бер көн эчендә Казанда ике бала автомобиль көпчәкләре астында имгәнгән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә. Беренче юл-транспорт һәлакәте кичә 11.35 сәгатьтә Казанның Камалеев урамында булган. «Рено Аркана» йөртүче 37 яшьлек хатын-кыз «зебра»да 7 яшьлек малайны бәрдерә. Нәтиҗәдә, бала уң кулын имгәтә. Шул ук көнне кичке дүрттә Бигичев урамында «Киа Рио» машинасын йөртүче 21 яшьлек егет ишегалдыннан чыгып барганда, куркынычсыз тизлек сайламау аркасында, 9 яшьлек малайны бәрдерә. Читать дальше...

Роспотребнадзор читтән кергән Covid-19 очракларының артуын фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе Россиянең башка субъектларыннан кертелгән яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының артуын фаразлый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Читтән кертелгән очраклар саны, минемчә, үсеш алачак, чөнки субъектлар буенча коронавируска бәйле хәл төрле. Һәм ялларда без барыбыз да иң мөһиме — профилактика чаралары турында онытабыз... Читать дальше...

24 июль көнне «Актанышта кыр көне-2020» узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). 24 июльдә Актаныш районында «Актанышта кыр көне — 2020» күргәзмәсе узачак. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында рәсми ачу тантанасы Иске Байсар авылында «Ташкын» җәмгыятенең тәҗрибә участогында узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә. Чара барышында республика кунаклары, күрше-тирә районнардан һәм Актанышның  үзеннән килгән алдынгы карашлы хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, хисапчылар, икътисадчылар һәм фермерлар тәҗрибә участокларын... Читать дальше...

Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңа балалар бакчасы ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында Замелекесьеның 25нче микрорайонында «Шаян» 128нче яңа балалар бакчасы ачылачак. Бу хакта «Челнинские известия» яза. Балалар бакчасы төзелеп беткән инде, хәзер объектның әзерлеге турында документлар рәсмиләштерелә. Оешма мөдире Наталья Грошева ачыклык керткәнчә, бүгенге көнгә 195 сабыйның әти-әниләре гариза биргән. Балаларны кабул итүгә барысы да әзер. Социаль объект яңа микрорайонда төзелде. Шулай итеп, балалар бакчасын торак комплексыннан иртәрәк торгыздылар. Читать дальше...

Россиядә ял итү чыгымнарын компенсацияләү тәртибен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россия туроператорлары ассоциациясе ил эчендә ял итүгә чыгымнарны компенсацияләү тәртибен аңлатты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Тур Ростуризм төзегән исемлектән бер төбәккә сатып алынган очракта сәяхәтче картасына акчалата кешбэк кире кайтачак. Агентлык билгеләп үткәнчә, акция шартлары буенча тур теләсә нинди транспорт төрендә ташуны һәм мәҗбүри классификация узган кунакханәдә яшәүне үз эченә алырга тиеш Шул ук вакытта сәфәр озынлыгы биш төннән дә ким була алмый... Читать дальше...

Түбән Камада Covid-19дан 100 процент үпкәсе зыян күргән күп балалы ананы коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Наилә Алексеева ике яклы пневмонияне җиңде. Яңа коронавирус инфекциясеннән пациентның үпкәсе 100 процент диярлек зыян күргән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. Яшәү теләге көчле булу һәм табибларның фидакарьлеге аркасында хатын-кыз куркыныч авыруны җиңгән. Күптән түгел пациент өенә кайткан һәм хәзер организмын тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Наилә Алексеева авыруның беренче симптомы берничә көн зур булмаган температура булуын сөйләде. Аннары хатын-кыз өйгә терапевт чакырткан... Читать дальше...

Мишустин Россиядә Covid-19га каршы вакцина көзен әзер булыр дип өметләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцина булдыру өстендә 17 фәнни оешма эшли, 26 үрнәк булдырылган. Бу эшнең нәтиҗәләре быел көз барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда хәбәр итте. «Хәзерге вакытта вакцина буенча җитди эш бара. Моның белән Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль медицина-биологик агентлыгы, Роспотребнадзор шөгыльләнә. Хәзерге вакытта бу — 17 фәнни оешма һәм 26 төрдән артык вакцина»... Читать дальше...

Оренбургның тозлы күлләре якын арада ачылмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Оренбургның тозлы күлләре ким дигәндә 2 августка кадәр ябык калачак. Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер коронавирус таралу куркынычы аркасында изоляция режимын 2 августка кадәр озайтырга булды. Санаторийлар һәм пансионатлар эшен тыю шул ук вакытка озайтылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек Тоз-Түбәдә яшәүчеләр, гражданнар җыелышын оештырып, Россия Президентына һәм өлкә губернаторына мөрәҗәгать иттеләр. Читать дальше...

Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның кайчан чыгачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге Эпидемология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге оештырган Covid-19 инфекциясеннән вакцина августның беренче декадасында теркәү таныклыгын алырга мөмкин. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия-24» телеканалы эфирында хәбәр итте. Мурашко сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 вакцинасының клиник сынауларының йомгаклау стадиясенә, шулай ук билгеле бер шартларны үтәгәндә аны чыгаруга әзерләнә. Читать дальше...

Казахстанда җеназа намазын биш минуттан артык укуны тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казахстанда җеназа намазын биш минуттан артык укуны тыйдылар. Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә каберләргә чардуган куюны вакытлыча туктатырга өндәделәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә өстәмә чикләүләрне үтәргә өндәделәр. Аерым алганда, җирләүдә катнашучыларга битлек кияргә, кул кысып исәнләшүдән тыелырга кирәк. Җеназа намазын биш минуттан да артык укырга ярамый... Читать дальше...

Миңнеханов Казан чикләрен алты кишәрлек исәбенә киңәйтү турында закон имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш районы Матюшино авыл җирлеге хисабына Казан чикләрен киңәйтү турындагы законга имза куйды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр Казан һәм Лаеш районы чикләрен үзгәртү турындагы закон проекты Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде. 2019 елның декабрендә үк Казан шәһәре думасы шәһәр территориясен киңәйтүне хуплады. Соңрак гаммәви тыңлаулар барышында җирле халык бу адымны хуплады. Читать дальше...

«Анталия татарлары» Төркиянең Коркутели шәһәрендә татар мәдәнияте турында сөйләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Анталия татарлары» иҗтимагый оешмасы Коркутели дип аталган Төркиянең борынгы шәһәренә сәяхәт кылган. Андагы җирле халыкны алар татар мәдәнияте белән дә таныштырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә оешма вәкиле Оксана Назарова сөйләде. «Сәфәр барышында „Анталия татарлары“ иҗтимагый оешмасы Коркутели шәһәре администрациясе урынбасары Хәсән Байырга Татарстан Республикасын символлаштыручы истәлекле сувенирлар, шулай ук Казанның истәлекле урыннары төшерелгән буклетлар таратты», — диде ул. Читать дальше...

Төмән өлкәсендә Себер татарлары турында яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). «Содружество» үсеш фонды яңа туристик маршрут әзерли. Анда Төмән халкы һәм кунаклар алтын тегү белән таныша алачак. Уникаль эшләнмәләр Себер осталары тарафыннан өч йөз ел дәвамында ясала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. «Содружество» үсеш фонды җитәкчесе, музеология магистры Елена Сөләйманова сөйләгәнчә, маршрутта өч әһәмиятле урын бар. Бу «Машаров йорты» музее, анда XVIII–XIX гасырлардагы алтын чигү һәйкәлләре коллекциясе җыелган, шул исәптән милли баш киемнәре... Читать дальше...

Мәгариф министры яңа уку елы ничек башланачагына ачыклык кертте - "Ватаным Татарстан"

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Яңа уку елы ничек башланыр? Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу сорауга җавап бирде. "Без карарны мөстәкыйль кабул итә алмыйбыз. Роспотребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, штаблар бар. Мәсьәләне алар бергәләп хәл итә. Минемчә, бүген вазгыять яхшыра бара. Без дә үзебезне бу ситуациядә тотарга өйрәндек. Укучыларны мәктәптә укыту яклы. Тулысынча дистант – бу мәҗбүри чара, электрон укытуның кайбер элементларын алга таба да кулланачакбыз. Читать дальше...

“Җөмһүрият” төрек газетасы татар рәссамы турында мәкалә бастырды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 22 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең 96 еллык матбугат органы – “Җөмһүрият” газетасы Татарстан рәссамы Камил Акмановның шушы көннәрдә Истанбулда оештырылган күргәзмәсе турында мәкалә бастырды. Татар рәссамы хакындагы мәкалә газетаның “Мәдәният-сәнгать” сәхифәсендә урын алган. Анда Камил Акмановның тормышы һәм эшчәнлеге, иҗатының үзенчәлекләре яктыртылган. Татар рәссамының фьюзинг техникасы белән эшләнгән сәнгать әсәрләре хакында Төркия дәүләт телерадио корылыш “TRT”ның “Яңалыклар” тапшыруы... Читать дальше...

Казанда ислам финанслары буенча курс башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты «Шәригать буенча финанс грамоталылыгы» email-курсын башлап җибәрә. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, күпчелек кешеләр үз керемнәрен арттырырга, шул ук вакытта диннән тайпылмаска тели. Шуңа бәйле рәвештә, Ислам икътисадының база принципларын аңлаешлы итеп аңлату һәм аудиториянең финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү өчен курс оештыру турында карар кабул ителде. Читать дальше...

«Түбәтәй Tower» мәйданын ландшафт зоналары белән парк рәвешендә бизиячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казанның «Түбәтәй Tower» күзәтү манарасы янындагы территорияне тугандаш шәһәрләргә багышланган тематик ландшафт зоналары булган парк рәвешендә бизәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Якын-тирә территорияне парк рәвешендә тугандаш шәһәрләргә багышланган тематик ландшафтлы зоналар белән бизәү, балалар мәйданчыклары, спорт зоналары һәм массакүләм чаралар уздыру өчен территорияләр булдыру планлаштырыла. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *