Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 26.07.2020

Ютазы тарихында беренче тапкыр бодайның һәр гектарыннан 87 центнер уңыш суктыралар

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 26 июль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районының «АгроМир» җәмгыяте механизаторлары 120 гектарда игелгән уҗым бодаен суктыра башлады. Игенчеләр Рәфис Насыйров һәм Ришат Фәррахов комбайннары белән контроль суктырып карау игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 87 центнер бөртек чыгуын күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Агымдагы елда Бәйрәкә авылы игенчеләре Ростовтан алып кайткан бу югары сыйфатлы бодайны беренче тапкыр үстерде. Өстәмә сыйны мулдан алган, корткычларга... Читать дальше...

Түбән Кама районында 460 мең кубометр резинадан торган куркыныч чүплекне бетерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Иске покрышкалардан торган санкцияләнмәгән полигонны рекультивацияләүнең төп этабы быел төгәлләнәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Чыгарырга мөмкин булган покрышкаларны үзбушаткычлар белән чыгаралар, ә грунт белән катнаш резин вагы, калдыкларны герметик су үткәрми торган катламга берничә кат төреп, шунда ук махсус терриконда күмеләчәк. «Эшләр тәмамлангач, бернинди зыяны, экологиягә, якын-тирәдә яшәүче кешеләргә тәэсире дә булмаячак»... Читать дальше...

Белгечләр телевизор карауның йөрәк сәламәтлегенә йогынтысын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Телевизорны көнгә ике сәгатьтән артык карау гадәте йөрәк өянәге барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта Британиянең Biobank сәламәтлек проблемаларын тикшерү үзәге экспертлары хәбәр итте. Белгечләр үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре телевизорның йөрәк өянәгеннән яки инсульттан үлү куркынычын берничә тапкыр арттыруын күрсәтте. Моның сәбәбе - мондый гадәткә ия булган кешеләр хәрәкәткә азрак вакыт сарыф итә, шулай ук телевизор карау вакытында күбрәк ашый. Тагын бер фактор-телевизор экраннары... Читать дальше...

Табиб Covid-19 инфекциясенең грипптан аерыла торган билгеләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Яңа коронавирус Covid-19 инфекциясе гадәттә кинәт температура күтәрелү белән башланып китми. Бу хакта ил башкаласының Сәламәтлек саклау департаментындагы өлкәннәргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгеч Андрей Тяжельников «Мәскәү сөйли» радиостанциясе эфирында әйтте. Грипп симптомикасы җентекләп тасвирланган, дип искәртә табиб. «Әгәр сез температураның 40 градуска кадәр кинәт күтәрелүен күрәсез икән, шул ук вакытта хәлсезлек, тән ватылу кебек башка симптомнар да булса ... Читать дальше...

Телефон камерасы аша Covid-19 вирусын ачыклый торган детектор уйлап тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). АКШта шундый мини-прибор ясаганнар, ул тиз арада пациентта коронавирус инфекциясе барлыгын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта MedicalXpress порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Эшләнмә авторлары - Колумбия округындагы Джордж Вашингтон университетыннан тикшеренүчеләр төркеме. Уйлап табуның нигезендә газның төрле төрләренә реакция ясый торган инде гамәлдә булган җайланма ята. Ул калынлыгы бер тотам чәчтән артмаган алтын катламы белән капланган үткәргечләрдән гыйбарәт. Читать дальше...

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 16 миллионнан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Дөньяда яңа типтагы коронавирус белән зарарлану очракларының саны якшәмбе көнне 16 миллионнан артып киткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Оешма мәгълүматларына караганда, 16 046 986 кеше коронавирус йоктырган, шуларның 644 582се үлгән. Ачыкланган инфекциянең иң күбе (4 178 021) АКШка туры килә, алга таба Бразилия (2 394 513) һәм Һиндстан (1 385 635) күрсәтелә. Россиядә, коронавируска каршы көрәш Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, 806 720 зарарлану очрагы теркәлгән, 597 140 кеше терелгән, 13 192 кеше үлгән.

Хәрби очучы, Шәйморатов ордены кавалеры Илдус Халитов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). 22 июльдә 70нче яшендә хәрби очучы, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Шәйморатов исемендәге орденнар кавалеры Илдус Минңебай улы Халитов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Илдус Халитов генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнүчеләр арасында беренчеләрдән булды. Бүләкләү 2020 елның 23 февралендә булды. Бүләкне республика башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Илдус Минңебай улы 1951 елның 22 мартында Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туа. Алтын медаль белән авыл мәктәбен тәмамлый... Читать дальше...

Россиянең Хәрби-диңгез флоты 40 яңа кораб алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Быел Россия Хәрби-диңгез флоты 40 яңа корабль белән тулыланачак. Бу хакта Санкт-Петербургтагы Төп хәрби-диңгез парадында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС. «Флотның уникаль өстенлекләрен һәм хәрби мөмкинлекләрен дөньяда тиңе булмаган гипертавышлы комплекслар, пилотсыз су асты аппаратлары, иң нәтиҗәле оборона чаралары исәбенә арттыру алдынгы цифрлы технологияләрне киң кулланылышка кертү хисабына ирешеләчәк», - диде Россия Президенты. Шулай... Читать дальше...



Татарстанда иртәгә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартларының начараюы бүген кич үк көтелә, ул иртәгә кичкә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр фаразлана, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Моннан тыш, «26 июль кичендә урыны белән көчле яңгыр явуы ихтимал», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алинә Заһитова Tatler Russia журналы өчен төшерелгән видео белән уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың рәсми фан-аккаунты Tatler журналы өчен төшерелгән видеодан бэкстейдж фрагментын бастырып чыгарды. Журнал тышлыгында Заһитова тренер Этери Тутберидзеның башка укучылары:  Александра Трусова, Анна Щербакова һәм Алена Косторная белән. Видео Instagram социаль челтәрендә урнаштырылган. «Юка боз өстендә: Этери Тутберидзе фигуралы шуу осталарының күтәрелеше һәм җиңелүе» - номерның төп мәкаләсе әнә шулай дип атала.

Винера Ганиева: Телебезне, йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россиянең Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Винера Ганиева Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын укыганнан соң туган фикерләре белән уртаклашты. «Рөстәм Миңнехановның милләтебезнең киләчәге өчен кайгыртып язган мөрәҗәгате белән тулысынча килешәм. Әйе, безнең миллилек җанда булырга тиеш. Өстән: — Син — татар! — дип төртеп күрсәтеп кенә татар булып булмый. Ничәмә-ничә... Читать дальше...

Португалиядә коронавирусны нейтральләштерә торган саклагыч битлек булдырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Португалиядә, Лиссабон молекуляр медицина институтында, коронавирусны нейтральләштерергә мөмкин булган саклагыч битлек булдырганнар. Бу хакта La Razón газетасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Бу битлек күп тапкыр кулланыла торган. Ул су үткәрми торган берничә катламлы махсус тукымадан эшләнгән. Шәхси саклану чаралары сынаулары продуктның Covid-19 инфекциясеннән саклануда нәтиҗәлелеген раслаган. «Битлек SARS-CoV-2 вирусы  тукыма белән элемтәгә кергәндә нейтральләштерә торган инновацион катламга ия»... Читать дальше...

Казанда фарадагы ялганыш аркасында җиңел машина янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда фарадагы ялганыш аркасында җиңел машина янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге бишләр тирәсендә  ашыгыч хезмәтләрне чакыруның 112 бердәм номерына Юдино бистәсендәге Черногория урамында 27/60нчы йорт янында «Лада» машинасы януы турында хәбәр алынган. Урында янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, җиңел машина йорт янында торган һәм кинәт яна башлаган. Читать дальше...

Галимнәр Covid-19 вакытында ни өчен ис сизү югалуын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе вакытында ис сизү вакытлыча юкка чыгуы сәбәбе ачыкланган. Гарвард медицина мәктәбе нейробиологлары җитәкчелегендә халыкара тикшеренүчеләр төркеме үз нәтиҗәләре белән шул хакта уртаклашты. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Аносмия, яки ис сизү тойгысының вакытлыча юкка чыгуы коронавирус инфекциясе вакытында төп һәм иң иртә ачыклана торган симптомнарның берсе булып санала. Элегрәк галимнәр бу күзәнәкләрнең борын куышлыгының өске өлеше инфекция... Читать дальше...

Галим тән тиресен яшь килеш саклый торган ысуллар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан,26 июль, «Татар-информ»). Эдинбург университетының Ашеров институты галиме, доктор Рупи Ожла тән тиресен яшь саклый торган ашамлыклар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.  Галим сүзләренә караганда, тимер күп булган ризыклардан, аерым алганда, кызыл ит (сыер һәм сарык ите) кебек ашамлыклардан баш тартырга кирәк, ул яшьнең кискен үзгәрешләренә китерергә мөмкин. Ожла фикеренчә, организмны яшәртергә һәм аның эшчәнлеген җайга салырга мөмкинлек бирә торган антиоксидантларга, коллаген... Читать дальше...

Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясенең 32 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында тәүлек эчендә тагын 32 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Аларның 30ы - элемтә юлы белән йоктырылган, икесе читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Тугыз кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.   Зарарланган кешеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге төркемнәрдә ачыкланган — алар тугызау, 60тан 70кә кадәргеләр арасында алты кеше инфекция йоктырган. Элеккеге кебек үк... Читать дальше...

Казан укучылары халыкара балалар рәсемнәре конкурсы дипломантлары булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Казан мәктәп укучылары «Евразия мирасы балалар күзлегеннән - 2020. Милли киемнәр» халыкара балалар рәсемнәре конкурсы призерлары һәм дипломантлары арасына керде. Иҗади ярышта Әрмәнстан, Беларусь, Германия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия һәм Украинадан 800 тирәсе бала катнашты. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә. Биш яшьтән сигез яшькә кадәрге категориядә өченче урынны 6нчы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Әмир Әхмәдов яулады. Аның эше «Кояшлы Анджижан» дип атала. Читать дальше...

Казанда биш катлы йортта чыккан янгыннан ике кешене коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда биш катлы йортта чыккан янгыннан ике кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Кичә 21.47 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Тукай урамындагы 102нче йортта янгын чыкканлыгы турында хәбәр алынган. Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр биш катлы йорт  фатирларының берсендә диван януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр саклагыч... Читать дальше...

Казан үзәгендә чит ил машинасы җәяүлене бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә чит ил машинасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Кичә кичке сәгать бишләр тирәсе Астрономия һәм Уң Болак урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булды. «Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз светофорның тыелган сигналы булганда юл аркылы чыга торган булган. Шул вакытта аны «КИА» автомобиле бәрдергән. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», — диделәр ведомствода. Читать дальше...

Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 корбаны булган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», - диде Галимова. Чаллыда яшәүче 1946 елда туган кеше 8 июньдә Автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә салына. Пациентта ике яклы вирус пневмонияле Covid-19 инфекциясенең авыр формасы диагностикаланган. Дәвалау җитди имгәнү аркасында катлауланган. Читать дальше...

Туристлар коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылган турлар өчен акчаны кайтара алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Covid-19 аркасында Россия кунакханәләрендә броньны гамәлдән чыгарган туристлар үз акчаларын кире кайтара яки соңрак урнаштыруга күчерә ала. Ил Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты. «Сүз кунакханәгә урнаштыру өчен өлешчә яки тулысынча түләгән туристлар турында бара», - дип билгеләп үтә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. Туроператор турагентка яки туристка сәфәрне карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә... Читать дальше...

Камәрия Хәмидуллина: Президент тарафыннан милли мәгарифкә зур игътибар бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина Президентның милли мәсьәләләр турындагы язмасында милли мәгарифкә зур игътибар бирелгәнен искәртте. «Милли мәгарифне үстерми торып, халыкның төп байлыгы булган телне саклап булмый. Президент тарафыннан милли мәгарифнең мөһим икәне әйтелгән. Моны ничек кабул итәргә? Президент әйткән икән, димәк, шул юлдан тайпылмыйча барырга кирәк», — диде Камәрия Хәмидуллина. Читать дальше...

Алабугада Яшьләр эшләре идарәсе барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Алабуга шәһәрендә яшьләр үзәге, 12 яшүсмерләр клубы, студентлар хезмәт отрядлары штабы һәм ике лагерь бар. Хәзер Яшьләр эшләре идарәсе барлыкка килде. Бу турыда Татарстан Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алабугада яшьләр идарәсе барлыкка килү яшьләр сәясәте — шәһәр идарәсенең өстенлекләренең берсе һәм аерым игътибарга лаек тармак булуын күрсәтә. Без бу юнәлештә министрлык төзелгәннән соң ук эшли башладык. Без дөрес юлда, дип ышанам», — диде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. Читать дальше...

Яшел Үзәндә биеклектән сикерүләрне оештыручы ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 26 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә биеклектән сикерүләрне оештыручы ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әлеге закон нормасының иң катгый санкциясе ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, экстремалларның биек сәнәгать торбасыннан сикерүе буенча социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоролик гаугалы фикер алышулар китереп чыгарды. Күзәтчелек чаралары барышында, прокуратура тарафыннан куркыныч сикерүләрнең Яшел Үзән территориясендә кылынуы ачыкланды. Читать дальше...

Апаста гармунчылар фестивале башланды

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 26 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР оешуга 100 ел, районның 90 ел тулу уңаеннан, «Гармун моңы — йөрәк җыры» гармунчылар фестивале башланып китте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Зур һәм Кече Болгаер авыллары арасында урнашкан чишмә буена Әлмәндәр, Болгаер, Күккүз гармунчылары җыелды. Алар биредә фестивальнең сайлап алу турында катнашып, гармунда уйнау осталыгында көч сынашты. Тир-юньгә гармун, тальян, баян, мандолина һәм курай моңнары яңгырады. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *