Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 18.07.2020

Тәтеш районында иң яхшы терлекчеләрне ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Тәтеш районының Киртәле авылында «Агро-Союз» хуҗалыгы базасында машина белән сыер саву операторлары конкурсы узды. Хезмәтчәннәр мондый чараларга иң яхшыларны ачыклау, осталык серләре белән уртаклашу, тәҗрибә уртаклашу өчен җыела. Бу хакта «Авангард» газетасы яза. Конкурс программасын сәламләү сүзе белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев ачты. Ул ярышларда катнашучыларга авыр көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, конкурсантларга лаеклы чыгыш ясауларын теләде. Читать дальше...

Транспорт министрлыгы гаилә сәфәрләрен субсидияләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы эчке туризмны үстерү максатыннан ерак араларга йөрүче поездларда купеда гаилә сәфәрләренә сатып алуларга ташламалы тарифларны субсидияләү турында проект әзерләде. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып  чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Проект Россия икътисадын торгызуның гомум илкүләм планы кысаларында эшләнгән. «Ташламалы тарифны билгеләү туристик максатларда йөрү өчен билетлар сатып алганда стимуллаштыра торган характерга ия булачак»... Читать дальше...

Мамадыш районында яңа спорт комплексы барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында спорт белән шөгыльләнү залы барлыкка киләчәк. Түбән Тәкәнештәге спорт залы Рифат Мотыйгуллинның элеккеге кондитер цехы урынында төзелә. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Кичә төзелешкә эш сәфәре кысаларында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин килде. Ул Рифат Мотыйгуллинга рәхмәт әйтте. Рифат Мотыйгуллин мамадышлыларны эш урыннары белән тәэмин итеп кенә калмыйча, спорт белән шөгыльләнүгә мәхәббәт тә тәрбияли. Читать дальше...

Татарстанда уртача җылы һава торышы сакланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июльдә, Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак. Моннан тыш, төньяк-көнбатыш һәм төньяк җилнең көчәюе, яшен булуы көтелә. Төбәк буенча төнлә һава температурасы 12...17 градуска кадәр җылылык булачак. Көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак.

Россиядә кайбер машина йөртүчеләрне транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиянең кайбер автомобиль хуҗалары транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров РФ Эчке эшләр министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта депутат хатының күчермәсенә сылтама белән RT хәбәр итә. Парламентарий үз мөрәҗәгатендә хәзер Россиядә транспорт салымы күләме автомобильне эксплуатацияләүнең ешлыгына бәйле түгел, дип белдерде. Шуңа күрә шәхси транспорттан ярты елдан артык... Читать дальше...

Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны кайчан булачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Көзен, башка респиратор авырулардан тыш, Россиядә коронавирусның икенче дулкынын да көтәргә мөмкин. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, Сеченовский университеты профессоры Владимир Чулановка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Белгеч хәбәр иткәнчә, көзен авырулар саны арту мөмкин булачак, чөнки бу вакытта мәктәп, студентлар, эшче коллективлар формалашачак, шулай ук ял итүчеләр кайтачак. «Бу һәрвакыт респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының артуына китерә... Читать дальше...

Чаллыда яна торган торак йорттан ике хатын-кызны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яна торган торак йорттан ике хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Яңа шәһәрдә 1/15 номерлы йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр бүген 14:30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм 112 номерына алынган. Урында янгын дүрт катлы торак йортның дүртенче катында кабынуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр баскыч ярдәмендә өскә күтәрелгән һәм... Читать дальше...

Татарстанда урып-җыю эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары өлгергән басуларда урып-җыю эшләренә кереште. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип җиткерә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...



Татарстанда планда каралган торакның яртысы диярлек сафка басты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). 17 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 млн 408,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 47,3 процентын тәшкил итә. Бүген шул турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан... Читать дальше...

Биектауда йортка ут капканын видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Биектауда бер йорт януын видеога төшергәннәр. «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан видеоны вакыйга шаһитлары җибәргән. Билгеле булганча, янгын бүген Содомов урамында сәгать дүртләрдә чыга. Кадрларда күренгәнчә, ут торак йортны колачлаган, тирә-юньне кара төтен белән каплаган, утның күрше корылмаларга күчү куркынычы бар. Тулырак мәгълүмат ачыклана.

Covid-19 инфекциясенә каршы тору чаралары Татарстанның 16 балалар лагеренда үтәлми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда бу атнада эшләүче барлык балалар лагерьларында Covid-19 коронавирусы белән зарарлануга каршы чараларның үтәлешен тикшерделәр. 16 объектта хокук бозулар ачыкланды, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. «Лагерьларны атна саен тикшерергә тырышабыз. Ун муниципаль берәмлекнең 16 лагеренда хокук бозулар ачыкланды. Сүз яңа... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явачагы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июльдә, Татарстанда һава шартларының җитди начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә урыны белән көчле һәм яшенле яңгыр явачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Аерым алганда, иртән һәм көндез Казанда яшенле яңгыр  һәм җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип искәртә метеорологлар.

Татарстан предприятиеләрендә коронавирус очраклары ике тапкырга кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанның хезмәт коллективларында яңа Covid -19 коронавирусы белән авыру очраклары ике тапкыр кимегән. Атна эчендә 20 авыру тугыз яңа оешмада ачыкланган. Бүген шул турыда ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать дальше...

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәрен үткәрүгә әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында онлайн-концерт «Россия — минем тарихым» парк мәйданчыгында оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәренең «Россия - минем тарихым» музей-күргәзмә үзәге генераль директоры Олег Черняга белән очрашты. Читать дальше...

Татарстан пляжларында су нормаларга туры килә, әмма берсендә генә коенырга була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның җиһазландырылган пляжларында су куркынычсыз, әмма әлегә Түбән Камада гына коенырга рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган атнада 246 проба тикшерелде. Стандарт булмаган пробалар теркәлмәгән. Исегезгә төшерәбез, аннан алдагы атнада ике сулыкта стандарт булмаган ике проба булды», – дип сөйләде спикер. Читать дальше...

Миңнеханов суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү чараларын аерым контрольгә алырга кушты. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтә режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы буенча... Читать дальше...

Россиядә фитнес-клуб өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан,18 июль, «Татар-информ»). РФ спорт министры Олег Матыцин белдергәнчә, ел ахырына кадәр законнарга спорт белән шөгыльләнгәндә түләнгән акчадан салым чигерүен кайтару кертеләчәк. Шул турыда ул  «Россия киләчәге. Илкүләм проектлар» порталына белдерде Бу хакта «Российская газета» яза. Министр сүзләренә караганда, салым чигерүе фитнес-клубка абонемент өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк һәм бу илдә массакүләм спорт үсешенә ярдәм итә ала. «Без «Физик культура һәм... Читать дальше...

Роспотребнадзор Covid-19 аркасында нинди оешмаларга эшләргә ярамаганын искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Сәүдә үзәкләре, кафе һәм рестораннар ачылуга карамастан, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында күңел ачу өлкәсе оешмалары эшендә чикләүләр саклана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенге көндә бездә кинозаллар, төнге клублар, дискотекалар, балалар өчен уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре... Читать дальше...

Татарстанда алты мең яшь гаилә социаль ипотека буенча торак ала алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Тиешле карар Республика Президенты кушуы буенча Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше. «Рөстәм Миңнеханов яшьләргә, бигрәк тә катлаулы икътисади вазгыять шартларында, системалы ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте», – дип искәртте Галимова. Татарстан... Читать дальше...

Мәскәүдә Корбан бәйрәме яңа кагыйдәләр буенча узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Корбан бәйрәме яңа кагыйдәләр буенча узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә һәм бөтен дөньяда өч көн дәвамында билгеләп үтеләчәк. Мәскәүдә һәм төбәкләрдә Корбан бәйрәмен үткәрү чикләнәчәк. Мәчетләрдә социаль дистанция сакланырга тиеш. Мәчетләр дин тотучыларның барысын да сыйдыра алмаяк. «Эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, без кардәшләрдән массакүләм намазга һәм кунакларга йөрмәүләрен... Читать дальше...

Яшел Үзән районы кешесе Васильево китапханәсенә 100 китап алырга акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшел Үзән районы кешесе бу районның Васильево бистәсе китапханәсенә 100 китап сатып алыр өчен акча күчергән. Бу хакта Яшел Үзән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчелеге хәбәр итә. “Китап укучыбыз Васильеводагы китапханәләрнең берсеннән Бродскийның шигырьләр җыентыгын сораган. Әмма ул китапханәдәге бердәнбер җыентык кулда булган. Шуңа күрә укучыбыз 100 китап сатып алыгыз дип китапханәгә хәйрия акчасы күчергән”, - ди Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Әнисә Оченева. Читать дальше...

Цифрлы министрлык башлыгы таныш булмаган телефон номерларыннан саклану чарасын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратулардан үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында киңәш бирде. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Мин ышанам, кибеттә дисконтлы картаны рәсмиләштергәндә, сез килешүдә вак хәрефләр белән нәрсә язылганны укымагансыз. Ә анда сез өченче затларга үзегезнең мәгълүматларны тапшырырга рөхсәт бирәсез... Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус Совид-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган тәүлек эчендә 29 очрак теркәлде. Барлыгы 5 мең 189 очрак булды, 100 мең кешегә 138,9 күрсәткеч тәшкил итә», - дип хәбәр итте спикер. Аның сүзләренчә, белгечләр бер тәүлек эчендә яңа коронавируска 5 мең 270 тест үткәрелгән. Читать дальше...

Россия студентлары стипендияләрен минималь хезмәт хакына кадәр арттыру планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия студентларына дәүләт стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкин. Тиешле мөмкинлекне Фән һәм югары белем бирү министрлыгы эшли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Студентларга дәүләт академик стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр тәэмин итү нормативын арттыру федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре күләмен сизелерлек арттыруны таләп итәчәк. Россия Мәгариф министрлыгында укучыларны стипендия белән тәэмин итүне арттыруның төрле вариантлары эшләнә... Читать дальше...

Covid-19 инфекциясенең иң алдан күренгән симптомы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа симптомы табылган, ул калганнарыннан алдарак күренә. Бу хакта Испания галимнәренең JAMA Dermatology басмасында бастырылган мәкаләсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Мондый симптом авыз куышлыгының лайлалы тышчасында көчле тимгел яки энантема булган. Ул күзәтелә торган пациентларның 29 процентында ачыкланган. «Тикшеренүдә 40 яшьтән 69 яшькә кадәрге 21 пациент катнашты. Тимгелләр Covid-19 инфекциясенең башка симптомнарына кадәр ике көн алдан барлыкка килде», — дип хәбәр ителә басмада. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *