Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2020

Новости за 27.07.2020

Марат Җәббаров Лаеш районында урып-җыюның һәм азык әзерләүнең барышы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов белән бергә Лаеш районы кырларын карап чыкты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. И.Р.Сәитов крестьян-фермер хуҗалыгы җирләрендә бар куәткә көзге бодайны урып-җыю эшләре бара. Уңыш җыйганнан соң, кырлар сукалана һәм аларда сидераль үсемлекләр чәчелә, бу туфракны ашламалар белән баетырга, чүп үләннәренең артуын булдырмаска... Читать дальше...

Түбән Камадан Краснодарга очышлар саны артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «Азимут» авиакомпаниясе Түбән Камадан Краснодарга очышлар санын арттыра. Авиакомпания өстәмә дүртенче рейсын 6 августтан пәнҗешәмбе көннәрендә башлый. Шулай ук чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә дә рейслар башкарыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Барлык рейсларга билетлар ирекле сатуда. Иң арзан билет бәясе бер кешегә 12 886 сум тәшкил итә. Тулырак мәгълүмат:  www.azimuth.aero Сүз уңаеннан, әлеге лайнер һава судноларына... Читать дальше...

Баланы алты айдан бакчага бирәсезме? - "Мәгариф" журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, "Татар-информ", "Мәгариф", Ландыш Нәсыйхова). Күптән түгел беренче туган көнен билгеләп үткән Милананың әнисе Екатерина Кулина әби-бабайлары чорындагы бакчаны шулай дип искә төшерә. Ана булу бәхетенә тиенеп, баласын кочаклап утырган чагында эшкә чыгарга туры килә аңа. Чыгуын чыгарсың да, бер яшьлек кызчыгыңны кая куярсың? Милана белән күрешү Әлеге гаилә белән танышуыбызга нефть химиячеләре каласыннан алынган бер чакыру сәбәпче булды. Түбән Каманың мәктәпкәчә белем бирү идарәсеннән шалтыратып: «Килеп китегез әле. Читать дальше...

Алимент буенча 400 мең сум бурычлы хатын-кыз ярты ел гомерен колониядә үткәрәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алимент буенча 400 мең бурычлы хатын-кыз ярты ел гомерен колониядә үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов сөйләде. Судта ачыкланганча, Әлмәттә яшәүче 36 яшьлек хатын 2019 елның декабреннән 2020 елның маена кадәр 7 яшьлек улын тәрбияләп тоту өчен алимент түләмәгән. Ваемсыз ананы административ һәм җинаять җаваплылыгы турында кисәтәләр, әмма ул балага ярдәм итәргә ашыкмый. Алиментлар... Читать дальше...

Көньяк Сахалинда ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Көньяк Сахалинда ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 25 июльдә Сахалин шәһәре халкы ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә булды. Күргәзмә Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылды.

Яшел Үзәндә ир-ат танышын үтергән һәм мәетне балалар коляскасына салып калдырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә ир-ат иптәшен үтергән һәм мәетне балалар коляскасына салып илтеп ташлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Июль уртасында Яшел Үзәндә күп санлы пычак яралары булган ир-ат мәете табылган. Өстәвенә, мәрхүмнең тәнендә пычак лезвиесе калган. Мәрхүмнең шәхесен ачыклаганнар - ул 2020 елның февраленнән хәбәрсез югалган 38 яшьлек кеше булып чыга. Читать дальше...

Новосибирск Татар мәдәни үзәгенең үз бинасы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Новосибирскиның Татар мәдәни үзәге шәһәрнең Дзержинский районында бина алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәрнең элеккеге балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт тәмамланганнан соң, анда Новосибирск өлкә Татар мәдәни үзәге урнашачак. Бинаны тапшыру турында губернатор Андрей Травников һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында сөйләшү узган елның июнендә булган иде. Әлеге килешүгә Новосибирск өлкәсе территориясендә узган «Федераль Сабантуй ... Читать дальше...

Роспотребнадзор иң яхшы антисептикларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре антисептикларның нәтиҗәлелеген өйрәнде һәм иң яхшыларын атады. Бу хакта федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, коронавирус төрле өслекләрдә 48 сәгатьтән артык «яши» һәм зарарлану чыганагы булып хезмәт итә ала. Әмма зарарланган өслекләрне дезинфекция чаралары белән... Читать дальше...



Татарстанда 32 градуска кадәр җылытачак һәм яшенле яңгырлар явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бу атнада һава торышының якынча фаразын әйтте. Иртәгә һәм чәршәмбе көнне төбәк антициклон йогынтысында булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, 27-28 июльдә төнлә урыны белән томан фаразлана. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә атмосфера фронты якын булу сәбәпле, һава торышы элеккечә тотрыксыз булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. 28 июльдә төнлә һава температурасы +11 +16... Читать дальше...

Августта Мәскәүдә узачак Татарстан мәдәнияте көннәре программасы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 2020 елның 12-18 августында Мәскәүдә традицион Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Быел чаралар ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 12 һәм 13 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Бию пәрие» музыкаль комедиясе һәм «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакльләре онлайн күрсәтеләчәк. 14 августта Татарстан Республикасы делегациясе... Читать дальше...

Татарстанда эвакуация комиссиясе составын яңарттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда эвакуация комиссиясе составын яңарттылар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты. Документтан күренгәнчә, комиссия - даими эшләүче координация органы, аның төп максаты булып республика дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү, шулай ук тыныч вакытта эвакуация чараларын әзерләү һәм үткәрү тора. Гадәти вакытта комиссия халыкны... Читать дальше...

Татарстанда эшсезләр саны 2020 ел башыннан алты тапкырга арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда эшсезләр саны 2020 елның июнендә 68,5 мең кешегә җиткән. Узган ел җәйнең беренче аенда эшсезләр санын нибары 11,4 мең граждан тәшкил иткән булган. Бу хакта мәгълүмат «Ачык Татарстан» сайтында урнаштырылган. Агымдагы елның гыйнварында республикада нибары 11,5 мең эшсез булган, ә апрель аенда исә бу күрсәткеч 4 тапкыр диярлек арткан. Хәзер бер вакансиягә 1,9 дәгъва кылучы исәпләнә, ә март аенда ук бу күрсәткеч 0,4 булган. Җәйнең беренче аенда эш белән тәэмин итү хезмәтенә барлыгы 16... Читать дальше...

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» балалар җыры телевизион проектының икенче сезоны бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» балалар җыры телевизион проектының икенче сезоны бара. Аның максаты — татар халык җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Конкурста катнашучылар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш. Фестивальгә 6-14 яшьлек балалардан меңгә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. «ШАЯН ТВ» каналы сайтында 31 августка кадәр катнашучылар өчен тавыш бирү бара. Читать дальше...

Мәктәпләрдә каникуллардан соң укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте Йортында узган брифингта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.  «Киләсе уку елы башында укучыларның белем дефицитын ачыклау һәм тиешле методик ярдәм күрсәтү өчен белемнәренә диагностика ясалачак. Бу эшкә билге куелмаячак. Без балаларның белем дәрәҗәсенең чын картинасын аңларга тиеш, аларның белемнәрендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча барлык чараларны да күрергә кирәк», — диде Кравцов. Читать дальше...

Covid-19 диагнозының озак куелу сәбәбен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус инфекциясеннән үлем очракларын ачыклау өчен озакка сузылган диагностик эш башкарырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде. «Бүгенге көндә диагнозны клиницистлар эше нәтиҗәләре буенча кую һәрвакытта да мөмкин түгел һәм без бу очракта патологоанатомнар хезмәтеннән, аларның арсеналында булган лабораторияләрдән файдаланабыз. Читать дальше...

Татарстанда М7 трассасындагы авариядә бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасындагы куркыныч авариядә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Аларның сүзләренә караганда, авария республиканың Минзәлә районында булган. Биредә «КИА» һәм «Лада» җиңел машиналары капма-каршы бәрелешкән. «КИА» машинасын йөртүчене һәм пассажирын күпләгән җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киттеләр. Шулай ук «Лада» машинасы йөртүчесе дә зыян күрде, эче авыртуына зарланды. Читать дальше...

Җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 28 июльдә якташыбыз Бөгелмә кызы, танылган җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәт үткәрәчәк. Бу хакта TikTok Russia Travel порталында хәбәр ителә. «Казан хәзинәләре, чәк-чәк әзерләү серләре һәм сезне Татарстанда көтә торган 1001 ләззәт турында сөйләячәкбез», - ди ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов. Барлык теләүчеләр һәм республика кунаклары кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгага кушыла ала. TikTok эфиры өч сәгатькә планлаштырылган. Алсу шулай ук әлеге чара турында Инстаграмында белдерде... Читать дальше...

Ренат Таҗетдинов Дуслык Ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Күренекле татар драма артисты Ренат Таҗетдинов Дуслык Ордены белән бүләкләнде. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә. «Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновны Дуслык Ордены белән бүләкләү хакындагы боерыкка кул куйды.  Артист Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык уңышлы хезмәте өчен бүләкләнде». — диелә хәбәрдә. Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы расланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 1951 елгы Казанда яшәүче хатын-кыз вирус корбаны булган. 19 июльдә пациентны хастаханәдән тыш катлауланган пневмония, Covid-19 инфекциясенең авыр формасы диагнозы белән Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә күчергәннәр. Хәле авыр булу сәбәпле, хатын-кызны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Пациентның сулыш юлларында хроник авырулары булган. Ул 24 июль көнне үлгән. Читать дальше...

Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр һәм томан көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава торышы сишәмбе, 28 июльдә, иртәнге сәгать өчтән кичке сәгатьләргә кадәр начарлануы фаразлана. Төнлә һәм иртән республика территориясендә томан булуы ихтимал, кичен яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Абашев: Covid-19 йоктырмасыннар өчен, диабет белән авыручыларны җентекләп тикшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруга юл куймас өчен шикәр диабеты белән авыручыларның сәламәтлек торышын җентекләп күзәтәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде. «Коронавирус инфекциясе вакытында авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган риск факторларының берсе - шикәр диабеты. Шикәр диабеты еш кына авырлык арту белән бергә бара... Читать дальше...

Казан аэропорты Тукай шигыре басылган утырту талоннарына заказ биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Дәүләт сатып алулары сайтында «Казан» халыкара аэропортының очкычка утыру талоннары ясатыр өчен заказы эленгән. Сайттагы мәгълүматка караганда, аэропортка Габдулла Тукай турында кыскача мәгълүмат язылган 1 млн 200 мең данә утырту талоны кирәк, шуларның 150 мең данәсендә Тукай шигыре дә булырга тиеш. Талоннарның эскизы күрсәтелгән. Тендер 972 мең сумнан башлана. Заказны үтәргә иң түбән бәя тәкъдим иткән оешма алыначак. Заказ белешмәсендә әлеге эшкә алынырга теләүчеләрдән... Читать дальше...

Алина Заһитова фестивальдә гольф уйнавын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы, 18 яшьлек Алинә Заһитова Тверь өлкәсендә «Завидово» гольф-кубында узган «Сильные фигуры» фестивале кунагы булды. «Үзем өчен искиткеч спорт төре — гольфны ачуыма бик шатмын. Завидово — искиткеч урын, табигате бик матур. «Сильные фигуры» фестивален оештыручыларга чакыру өчен рәхмәт», — дип язган фигуралы шуучы һәм Instagram челтәрендәге үз битендә берничә фотосурәт куйган. Гольф буенча күнегүләрдән тыш, Алинә Заһитова Россия спорт министры Олег Матыцин... Читать дальше...

Татарстан балалар лагерьларында һәм шифаханәләрендә Covid-19 йоктыручылар юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм шифаханәләрендә ял итүче татарстанлылар яңа коронавирус инфекциясен йоктырмады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенге көндә җәйге сәламәтләндерү лагерьларында, шифаханәләрдә һәм кунакханәләрдә булган кешеләр арасында да авырулар теркәлмәгән. Кунакханәләрне тикшерәбез... Читать дальше...

Татарстанда «Кино төне» бөтенроссия акциясе 38 мәйданчыкта узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан 29 августта узачак «Кино төне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Республикада төрле шәһәрләрдә һәм бистәләрдә, шул исәптән Казанда, 38 ачык һәм ябык мәйданчык җиһазландырылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Агымдагы ел программасына «Иван Царевич һәм Серый волк 4» анимацион фильмы, илнең иң популяр сиквелларының берсе режиссер Жора Крыжовниковның «Лёд2» һәм режиссер Клим Шипенконың «Холоп» фильмы кертелгән. Фильмнар... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *