Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 09.09.2022

Чирмешән районында 7 мең гектарга якын мәйданда уҗым бодае һәм арыш чәчелде

Tatar-inform.tatar 

«ЧИРМЕШӘНАГРО» районда 1100 гектарда уҗым бодае чәчүне узган атнада ук төгәлләде. «Тепсуркаев В.Ә.» хуҗалыгында 940 гектар мәйданда, «Әккәрәй»дә - 600, «Сөлчә»дә – 500 гектар мәйданда чәчү башкарылган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза. 

Читать дальше...

Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы зиратында өмә уздырыла

Tatar-inform.tatar 

10 сентябрьдә Самара өлкәсе Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы зиратында өмә үткәреләчәк. Әлеге өмәдә катнашырга теләүчеләрнең барысын да иртәнге сәгать 9:00га чакыралар. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. 

Читать дальше...

Паркларда электросамокатта йөрүне тыячаклар

Tatar-inform.tatar 

Россия Транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү проекты тәкъдим итте. Алар шәхси мобильлек чараларын куллануны билгели. Проектта паркларда электросамокатларда, сегвейларда, монотәгәрмәчләрдә йөрүне тыю, шулай ук бу мобиль транспортларның машиналар йөри торган юлда хәрәкәтен чикләү тәкъдим ителә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре халык сорауларына җавап бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

12 сентябрьдә Татарстанда медицина хезмәте күрсәтү һәм көзге чорда халыкны дарулар белән тәэмин итү буенча кайнар элемтә эшләячәк. Халык сорауларына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре җавап бирә.

Читать дальше...

Быел Татарстанда ботулизмнан алты кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда ботулизм белән 65 кеше авырган, шуның алты очрагы үлемгә китергән (9,2 процент). Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

«Апуш» балалар театр студиясе кастинг оештыра

Tatar-inform.tatar 

11 сентябрьдә «Апуш» балалар театр студиясе кастинг оештыра. Сайлап алу турында татарча белүче 9-15 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала. Сайлап алу турыннан узган укучылар «Чулпан» мәдәният үзәгендә ачылачак студиядә бушлай шөгыльләнә ала. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе хәбәр итә.

Читать дальше...

Буа театры Санкт-Петербургта «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасын күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

3 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Санкт-Петербургның А.А. Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында Татарстанның Буа театры «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасын күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...



Казан мэриясе хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен бушлай татар теле курслары уздырачак

Tatar-inform.tatar 

Октябрь аенда Казан мэриясе хезмәт күрсәтү өлкәсе – кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә оешмалары һ.б. хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары уздырачак.

Читать дальше...

Уфада СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәковага истәлек тактасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

9 сентябрьдә Уфада СССРның халык артисткасы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Гөлли Мөбәрәковага истәлек тактасы ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Башкортстан һәм Татарстан уртак фильм төшерергә планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

«Башкортстан» киностудиясе Татарстанның «Татаркино» оешмасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга ниятли. Хәзер республикалар уртак эш турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Казан кинофестивале йомгаклары буенча матбугат конференциясендә А. Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе директоры Юнир Әминев әйтте.

Читать дальше...

Югары уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханыннан минималь баллар расланды

Tatar-inform.tatar 

Россия Мәгариф министрлыгы 2023-2024 уку елларында югары уку йортларына керү өчен төп фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын раслады. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Черкесск шәһәре Җәмигъ мәчете Карачай-Черкес республикасының 100 еллыгы уңаеннан ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Черкесск шәһәрендә Җәмигъ мәчетенең тантаналы ачылышы быел – Карачай-Черкес республикасының 100 еллыгында булачак. Бу хакта республика җитәкчесе Рашид Темрезов хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда тычкан бизгәге очраклары аеруча күп булган районнар билгеле

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бөер синдромы белән гемморагияле бизгәк, икенче төрле, тычкан бизгәге белән авыру күтәрелеше көзен һәм язын күзәтелә. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тычкан бизгәге аеруча күп булган районнарны билгеләгән.

Читать дальше...

Әфган татарлары җыелмасы авыл командалары арасында волейбол буенча ил чемпионы булды

Tatar-inform.tatar 

Әфганстанда авыл провинцияләре командалары арасында волейбол буенча чемпионат узды. Ярышларда иң көчле 10 команда катнашты. Беренче урынны Саманган провинциясе командасы яулаган. Әлеге команда «Нур аль-Мударис (Тапайе Татарха) мәдрәсәсе шәкертләреннән һәм мөгаллимнәреннән төзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Әфганстан Татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *