Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 10.09.2022

«UenFest» Татарстан халыклары уеннары фестивалендә Кукмараның «Инвожо» коллективы җиңде

Tatar-inform.tatar 

«UenFest» II төбәкара Татарстан халыклары уеннары фестивалендә Кукмара районының «Инвожо» фольклор коллективы җиңүче булды. 16-19 сентябрьдә коллектив Сочи шәһәренә һәм Россиянең иң яхшы паркларының берсе – «Сочи паркы»а барачак. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза. 

Читать дальше...

Татарстанда кечкенә бала үлгән юл һәлакәтенә бәйле җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

Азнакай районында ике яшьлек бала үлгән юл-транспорт һәлакәтенә бәйле җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә китерү маддәсе буенча алып барыла.

Читать дальше...

Иммунолог коронавирус авыруының бу ел ахырына кадәр югалырга мөмкин булуын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

SARS-CoV-2 вирусы 2022 ел ахырына кадәр табигатьтә хайваннарга күчү юлы белән үзенә яңа «хуҗа» табарга мөмкин. Мондый фикерне аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов әйтте. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 755 яңа очрагы расланган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 755 очрагы ачыкланган. Бер көн алдан бу күрсәткеч 689 булган. Бу турыда стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары раслый.

Читать дальше...

I Иртыш буе Халыкара Сабантуеның абсолют батырына Данис Шакиров квадрацикл бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казахстан Республикасы Семей шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабантуе гөрләп узды. Чарага йөзләгән шәһәр халкы һәм этномәдәни үзәк вәкилләре җыелган иде.

Читать дальше...



Татарстанда торак төзү буенча еллык планның 90 проценттан күбрәк өлеше үтәлгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2,5 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 91 проценты дигән сүз. Иң күп күләм индивидуаль төзелешкә туры килә – 12 мең 959 йорт яки планнан 104 процент, дип хәбәр итте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Бу хакта ул республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Читать дальше...

Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы тәүлектә -1 градус суык булачагы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан территориясендә һава һәм туфракта урыны белән -1 градуска кадәр суыта. Татарстан Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Тинчурин театры яшь режиссерларны курсларга чакыра

Tatar-inform.tatar 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар ачыла. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып барачак.

Читать дальше...

Кинорежиссер Əмир Галиәскаров икенче тапкыр халыкара питчингта җиңде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан кинорежиссёры Əмир Галиәскаров икенче мәртәбә Казан халыкара мөселман киносы фестивале питчингында отты. Əмир Галиәскаров «Алюминиевая лихорадка» проекты белән халыкара питчингта җиңде һәм 500 мең сумлык призга ия булды.

Читать дальше...

Татарстан делегациясе Сәмәй шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы делегациясенең Сәмәй шәһәренә эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Башкортстанда Салават Әхсәновның шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Салават Әхсәновның «Күңел дәфтәреннән чыккан хисләр» дип аталган шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов: Ковид белән авыручылар ике тапкыр артты, битлекләр киегез, прививка ясатыгыз

Tatar-inform.tatar 

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны коронавируста белән авыручылар арту сәбәпле, саклык чараларын күрергә өндәде. Республикада авыручылар саны 1,8 тапкыр артты, дип белдерде ул республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов йортларга һәм социаль объектларга җылылык бирүне озакка сузмаска кушты

Tatar-inform.tatar 

Барлык социаль әһәмиятле объектларны һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылы җибәрү сезонына әзерләүне тиз арада төгәлләргә кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Җылылык бирү сезонын тизрәк башлау бурычы салкын көзге һава торышы башлануга бәйле, дип белдерде ул республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

Читать дальше...

Белгеч пенсионерларга эштән китү өчен иң яхшы вакытны әйтте

Tatar-inform.tatar 

Эшләүче пенсионерлар эштән киткәннән соң пенсияне индексацияләүгә исәп тота ала. Иң мөһиме – айның соңгы көнендә эштән азат ителү. Айның беренче көннәрендә эштән киткән очракта, бу ай тулысынча эшләнгән ай дип санала һәм пенсияне арттырмыйлар. «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Лиса Сорокина шулай дип аңлаткан. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Зөя монастырен торгызуга 25 ел тулу уңаеннан Шәймиев истәлекләре язылган китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

Шушы көннәрдә Татарстанда Зөя монастырен торгызуга 25 ел тулуга багышланган китап дөнья күрде. Анда бинаны торгызуда катнашкан 25 кешенең шәхси тарихы язылган. Китапта шулай ук монастырьдә торган беренче кешеләр һәм руханилар, шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев истәлекләре дә бар. Бу турыда Зөя монастыре җирле идарә башлыгы игумен Симеон сөйләде.

Читать дальше...

Татарстан археология буенча үз дәреслеген әзерли: укыту әсбабы 2025 елга чыгачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2023 елда югары уку йортлары өчен «Урал-Идел буе археологиясе» дәреслеген бастырып чыгаруга әзерлек эшләре башланачак. Аны 2025 елга тәмамларга ниятлиләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов белән әңгәмә барышында Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков шул турыда сөйләде. Очрашу «12 нче кат» проекты кысаларында узды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *