Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 26.09.2022

Чаңгычы-йөгерешчеләрнең республика беренчелегендә Актаныш кызы Ләйсән Хәсәнова җиңде

Tatar-inform.tatar 

«Актаныш-информ» хәбәр иткәнчә, «Лачын» спорт мәктәбенең 9 яшь чаңгычысы 24, 25 нче сентябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы беренчелеге өчен чаңгычы-йөгерешчеләр ярышында катнашты.

Читать дальше...

Пенза өлкәсендә хатын-кызлар өчен ислам курсларын яңадан башлап җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендәге 1903 нче номерлы мәчет каршында хатын-кызлар өчен якшәмбе курслары кабат башланды. Бу хакта җомга вәгазендә, шулай ук социаль месенджерларда хәбәр ителде. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессында Шакир-паша турында китап тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркина (Дашкина) үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында «Шакир-паша эзләреннән» («По следам Шакир-паши») дигән китап нәшер итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин Геннадий Красниковны Россия фәннәр академиясе президенты итеп раслады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Геннадий Красниковны биш елга Россия Фәннәр академиясе президенты итеп раслау турындагы карарны имзалады. Шундый документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Пенза өлкәсе Татар Канадысы авылында «Сөмбелә» бәйрәмендә татар активистлары бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсенең Татар Канадысы авылында 24 сентябрьдә «Сөмбелә» бәйрәме булды. Уңыш бәйрәме Кузнецк районы администрациясе ярдәмендә үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Пенза өлкәсе татар автомномиясенә сылтама белән шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга килде. Ул ил җитәкчелеге чакыруы буенча Төркмәнстан Бәйсезлегенең 31 еллыгына багышланган чараларда катнаша.

Читать дальше...



Мөфти шәех Равил Гайнетдин Удмуртиядәге фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Удмуртиядәге мәктәптә булган фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы Ижевскидагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ижевск шәһәрендә фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. Парламентарийлар исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев исеменә телеграмма җибәрде.

Читать дальше...

Ижевск мәктәбендә һәлак булганнарны Татарстан башкаласында искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

Казанның Ленин бакчасында Ижевск мәктәбенә һөҗүм корбаннарын искә алдылар. Шәһәрдә яшәүче дистәләгән кеше сквердагы мемориалга чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Читать дальше...

Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

23 сентябрьдә Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды. Анда район башлыгы Вячеслав Козлов, бинаны торгызуда ярдәм күрсәтүчеләр, имамнар, район кунаклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Читать дальше...

Тикшерү комитеты: Ижевск мәктәбендәге фаҗигадә үлүчеләр саны 15кә җиткән

Tatar-inform.tatar 

Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, Ижевскиның 88нче мәктәбенә һөҗүм аркасында 15 кеше үлгән, алар арасында 11 бала һәм 4 өлкән кеше бар. 24 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 22се – бала һәм икесе – олы кеше.

Читать дальше...

Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 2022 елның 1 октябреннән Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан итә.

Читать дальше...

Песков: Путин Ижевск мәктәбенә һөҗүмнән соң барлык кирәкле йөкләмәләрне бирде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Ижевскидагы мәктәпкә һөҗүмнән соң төбәк һәм федераль хакимиятләргә барлык кирәкле йөкләмәләрне бирде, ул кешеләрнең фаҗигале үлеме белән бәйле хәлгә бик нык кайгыра. Бу хакта Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Читать дальше...

Башкортстанда «Идел» татар һәм башкорт җырлары фестивале уникенче тапкыр була

Tatar-inform.tatar 

Уфада 12 нче тапкыр башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның «Идел» дип аталган халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Чара 19 һәм 20 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концертлар залында узачак, дип хәбәр итә «Башинформ».

Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәсе буенча Казаннан Ижевскка табиблар бригадасы китте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Ижевскта зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен Казан һәм Чаллы табибларыннан торган ике бригада җибәрде. Табиблар Россия Сәламәтлек саклау министры һәм Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында министрлыктан хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Путин боерыгы буенча Казаннан Ижевскига психологлар китте

Tatar-inform.tatar 

Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловның соңгы мәгълүматларына караганда, Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге атыш нәтиҗәсендә 13 кеше үлгән, шуларның тугызы – балалар. 23 кеше яраланган, шул исәптән 21 бала.

Читать дальше...

Шамил Садыйков: Видеопроектлар мәгълүматны актуальләштерә

Tatar-inform.tatar 

Сочида уза торган «Бөтен Россия – 2022» медиафорумында узган түгәрәк өстәлдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков медиахолдингтагы социаль юнәлештәге видеопроектлар белән таныштырды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Ижевск мәктәбендәге атыштан соң Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге фаҗигадән соң, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде.

Читать дальше...

Бүген Пермьдә татар фәне һәм мәдәниятенә багышланган конференция ачылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Пермь шәһәрендә Максим Горький исемендәге китапханәдә «Пермьдә татар фәне һәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә» фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Кремль өлешчә мобилизация чорында Россия чикләрен ябу турындагы сорауга ачыклык кертте

Tatar-inform.tatar 

Россиядә өлешчә мобилизация кертелү сәбәпле, чикләрне ябу турында бернинди карар да кабул ителмәгән. Бүген бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *