Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 27.09.2022

Татар конгрессында «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» китабының 3 томлыгы тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

28 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессында «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» дип исемләнгән китапның 3 томлыгы тәкъдим ителәчәк. Әлеге китап Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы тарихына багышланган. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

«Дәүләт хезмәтләре» порталында өлешчә мобилизациядән кичектерү алу формасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәтләре» порталында өлешчә мобилизациядән кичектерү алу өчен исемлекләр тапшыру формасы эшли башлады. Гаризаны ИТ һәм телеком-компания хезмәткәрләре тапшыра ала. Цифрлы үсеш министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иминлек чараларын көчәйтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Ижевски мәктәбендәге атыштан соң Татарстанның мәгариф оешмаларында иминлек чараларын көчәйтәчәкләр. Хәзерге вакытта барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә ярдәм чакырту төймәләрен, видеокүзәтү системаларын, кертү системасын, шулай ук каравылчыларның уку йортларына керү урыннарындагы эшләрен тикшерәләр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең шикаятьләрен тикшерергә, эш урыннарын сакларга кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизациягә чакырылучы татарстанлыларның барлык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм шикаятьләрен тикшерергә кушты. Ул шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә игътибарлы булырга чакырды. Республика җитәкчесе бүгенге чакырылыш комиссиясе утырышында әнә шундый йөкләмәләр белән чыгыш ясады.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта Зифа Кадыйрова белән очрашу була

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта язучы Зифа Кадыйрова белән иҗади очрашу була. Кичә «Шигырь транзиты» программасы кысаларында үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы оештыручыларга сылтама белән шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстанда Ижевск мәктәбендә һәлак булганнар истәлегенә мемориаллар барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан шәһәрләрендә Ижевскидагы 88нче мәктәптә булган фаҗига корбаннарына багышланган вакытлыча мемориаллар барлыкка килә. Андый урыннарны Казан, Чаллы, Менделеевск һәм Әлмәттә оештырдылар. Аларга кешеләр гаиләләре белән килә, чәчәкләр һәм уенчыклар китерә.

Читать дальше...



Миңнеханов гражданнарны мобилизацияләү буенча Армиягә чакыру комиссиясе утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты - Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов гражданнарны мобилизацияләү буенча Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда томан һәм көчле яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 28 сентябрьдә, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, синоптиклар томан, көчле яңгыр һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә исә торган җил булачак дип фаразлый.

Читать дальше...

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең Казан танк училищесындагы палаткалы лагерендә булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесы оештыра торган хәрби частьләр урнашкан палаткалы лагерьда булды. Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнүчеләр белән аралашты, туклану сыйфаты һәм палаткалы лагерьда тору шартлары белән кызыксынды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы мобилизацияләнүчеләр өчен хезмәт гарантияләре турында төзәтмәләрне хуплады

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы мобилизацияләнгән гражданнар өчен хезмәт гарантияләре турындагы канун проектын икенче һәм өченче укылышта хуплады. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, алар өч ай дәвамында элеккеге эшләренә шул ук вазифага кайта алачак. Бу хакта Россия парламентының түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Камилә Вәлиева Казанда Россия Гран-при этабында чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

Россиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева Татарстан башкаласында Россия Гран-при ярышларының өй этабында чыгыш ясаячак. Бу хакта Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

РЖД мобилизациягә алынганнарның кулланылмаган билетлар бәясен кире кайтарачак

Tatar-inform.tatar 

Россиядә мобилизациягә алынган кешеләр кулланылмаган тимер юл билетлары өчен акчаларын кире кайтара алачак. Бу хакта РЖД – Россия тимер юллары хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 3–7 яшьлек балалар 100 процентка диярлек бакчаларга урнаштырылган

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстан 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны бакчага урнаштыру буенча 99,97 процентлык күрсәткечкә иреште. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда метро янындагы мобиль вакцинация пунктлары кыскартылган график буенча эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көннән Казан метрополитены станцияләре янындагы вакцинация пунктлары кыскартылган график буенча эшләячәк. Грипп һәм коронавируска каршы прививканы шәһәр халкы 8:00-18:30 сәгатьләрдә ясата алачак, тәнәфес – 13:00-14:00 сәгатькә кадәр. Бу хакта

Читать дальше...

Татарстанда җәйге каникулларда 154 меңнән артык бала лагерьларда ял иткән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җәйге каникуллар чорында сәламәтләндерү лагерьларында 154 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләре мобилизацияләнгән эш бирүчеләргә бурычларын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Хезмәт министрлыгы Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясенә һәм Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзына хезмәткәрләрне мобилизацияләгән очракта гражданнарның хокуклары һәм эш бирүчеләрнең бурычлары турында хат җибәргән, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәтенең Телеграм-каналында. 

Читать дальше...

Чаллы Башкарма комитеты шәһәрлеләрнең уртача пенсия күләмен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда Өлкәннәр көне алдыннан шәһәрдә озак яшәүчеләр статистикасы һәм уртача пенсия күләме билгеле булды. Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Рамиль Хәлимов сүзләренчә, шәһәрдә 150 010 пенсионер яши. 129 меңнән артык кеше картлык буенча, ә 6 меңнән артык кеше инвалидлык буенча пенсиядә.

Читать дальше...

Тинчурин театры «Пушкин картасына» билет алучылар өчен авиабилет һәм бүләкләр уйната

Tatar-inform.tatar 

«Пушкин картасы» булган мәктәп укучылары һәм студентлар, авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос ота алачак. Тинчурин театры акциясе 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Читать дальше...

Волынец күп балалы гаиләләргә ел саен 100 әр мең сум акча түләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец күп балалы гаиләләргә ел саен 100әр мең сум акча түләргә; маткапиталны автомобильләр сатып алуга юнәлтергә һәм түләүсез парковкалардан файдаланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте.

Читать дальше...

Мобилизацияләнүчеләргә барлык төбәкләрдә дә түләүләрне бертигез бирергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Мобилизацияләнгән россиялеләргә бирелә торган түләүнең бердәм тәртибен билгеләргә кирәк. Матди ярдәм суммасы барлык төбәкләрдә дә бертигез булырга тиеш, дип белдерде «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Информатика укытучылары өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү турында сөйләшү була

Tatar-inform.tatar 

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы белән югары уку йортларында информатика укытучылары һәм белгечләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү мәсьәләсе турында фикер алышачак. Бу хакта Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев тармак вәкилләре белән онлайн-конференция вакытында әйтте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *