Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 18.09.2022

Алабугада Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды

Tatar-inform.tatar 

Алабугада Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең уку залында танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Актаныш муниципаль районы башлыгы Кама аръягы Гран-прие җиңүчеләрен котлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Актанышның Балалар иҗат үзәгендә шахмат турниры җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Кама аръягы Гран-прие җиңүче һәм призерларын бүләкләп изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде. Бу турыда «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Минзәлә районында яшәүчеләр Татарстан гаиләләре фестивалендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

Казанда үткәрелгән Татарстан гаиләләре фестивалендә Минзәлә районын Николаевка авылыннан Наталья һәм Виталий Алексеевлар гаиләсе тәкъдим итте. Аларга «Рябинушка» халык фольклор коллективы һәм барлык хезмәттәшләре теләктәшлек күрсәтте.

Читать дальше...

Тайваньның көньяк-көнчыгышында 7,2 магнитудалы җир тетрәү булган

Tatar-inform.tatar 

Тайваньның көньяк-көнчыгышында зур җир тетрәү булган. Утрау хакимияте аның магнитудасын 6,8, ә АКШ Геология хезмәте 7,2 дип бәяләде. Хәзерге вакытта һәлак булучылар турында мәгълүмат юк, дип хәбәр итә РБК.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Азәрбайҗан эшмәкәрләренә Татарстан сәнәгате турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран останы (провинциясе) Көнчыгыш Азәрбайҗанның эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл Тәбриз шәһәрендә оештырылды. Анда республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы презентациясе узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Читать дальше...



Гинцбург Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны артырга мөмкин булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Россиядә Covid-19 коронавирусыннан үлүчеләр саны тәүлегенә 200 очракка кадәр артырга мөмкин, ләкин соңыннан шул яссылыкка чыгачак. Бу турыда Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде. ТАСС шул турыда яза.

Читать дальше...

Россиядә тәүлек эчендә 56 751 коронавирус очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

Соңгы тәүлектә Россиядә 56 751 кешедә Covid -19 ачыкланган. Коронавирус аркасында хастаханәләргә 2 232 кеше эләккән. Узган тәүлектә бу күрсәткечнең 4 216 булуы билгеле ( кимү – 47,1 процент). Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстанда 991 кешедә коронавирус ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 991 яңа очрагы ачыкланган. Алдагы тәүлектә 996 кеше бу вирусны йоктырган булган. Стопкоронавирус.рф порталында шундый мәгълүматлар бар.

Читать дальше...

Аналитик смартфон программаларына нәрсәләргә рөхсәт бирмәскә кирәген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Смартфонга кушымталар урнаштырганда программалар камерага, микрофонга, файлларга, контактларга һ.б. керү өчен рөхсәт сорый, әмма аларның барысына да рөхсәт бирергә кирәкми. Angara Security оператив мониторинг төркеме аналитигы Татьяна Лынова «Прайм» агентлыгына шул турыда сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак эш урыннарының исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

Президентның май указлары йогынтысы кагылмаган миллионлаган бюджет хезмәткәрләренең окладлары 1 октябрьдән арта. Калганнар арттырылган хезмәт хакын 2023 елның 1 гыйнварыннан алачак. Быелгы түләүләр федераль бюджет аша түгел, ә төбәк бюджеты аша уза, шуңа күрә аларның күләме төрлечә. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының икътисад кафедрасы доценты Александр Тимофеев «Прайм» агентлыгына сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Урман хезмәткәрләре көненә видеоролик урнаштырган

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Урман хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул үзенең Telegram-каналында «урман саклаучыларның гаять зур хезмәте»н күрсәтә торган видеоролик урнаштырган.

Читать дальше...

​​​​​​​Гинцбург: Коронавирус штаммнары сигез айга бер тапкыр үзгәрә

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус штаммнарының үзгәрүе сигез айга бер тапкыр була. Бу хакта Н.Ф. Гамалея исемендәге Үзәк директоры Александр Гинцбург хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Мәскәүнең Казан вокзалын бизәү өчен әзерләнгән ХХ гасыр башындагы эскизлар табылган

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Бахрушин исемендәге театр музеенда князь Щербатовның ХХ гасыр башында Мәскәүнең Казан вокзалын бизәү өчен ясалган эскизлары табылган. Әлеге эскизлар моңарчы югалган дип санала иде.

Читать дальше...

Түбән Камада беренче Халыкара полимер хакатоны була

Tatar-inform.tatar 

19-20 сентябрьдә Түбән Кама химия-технология институты мәйданында «Химия һәм полимерлар физикасы» дисциплинасы буенча I Халыкара полимер хакатоны булачак. Чара «Полимер индустриясе: Инновацияләр. Нәтиҗәлелек. Ресурсларны саклау» XIV Халыкара симпозиумы кысаларында узачак.

Читать дальше...

Яңа Чишмә районы Акъяр мәчете каршында «Сөйләм көче» дип аталган үзәк эшли

Tatar-inform.tatar 

Сентябрь аеннан Яңа Чишмә районы Акъяр авылында «Сөйләм көче» дип аталган үзәк эшли башлаган. Проект ТР Диния нәзарәтенең Яңа Чишмә мөхтәсибәте базасында Акъяр авылы мәчетендә Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Читать дальше...

Аксубайда «Уяну» VII экология фестивале үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

Аксубайда ТАССРның беренче урман хуҗалыгыны министры Александр Гуляев истәлегенә «Уяну» зона экология фестивале үткәрелде. Бу акция инде берничә ел районның күп буын кешеләрен, мәктәп укучыларын һәм әйләнә-тирәлеккә битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *