Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 14.09.2022

Ярлылык дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиянең башка субъектлары арасында бишенче урында

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча ярлылык дәрәҗәсе 6,2 процент тәшкил итә, ә гомумроссия күрсәткече – 11 процент. Бу күрсәткеч буенча республика ил субъектлары арасында 5нче урынны алып тора. Бу турыда Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Читать дальше...

«Казметрострой» генераль директоры Казан метросы үсешенең ике варианты турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Казан метрополитенының алга таба үсештә ким дигәндә ике перспективасы бар, дип хәбәр итте «Казметрострой» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Марат Рәхимов. Аның сүзләренчә, проектлаучылар түбәндәге вариантларны карый: «Универсиада авылы»н да кертеп, Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) кадәр ике станция ясау, яки икенче линиянең икенче участогына – Компрессорлар заводына кадәр аралыкка игътибар юнәлтү. «Болар барысы да вакыт, исәп-хисап, икътисади нигезләү таләп итә», – дип яза Татарстан... Читать дальше...



Татарстанда эшмәкәрләр ташламалы яңа программа кредитларына 3,8 млрд сумга гариза биргән

Tatar-inform.tatar 

Ташламалы кредитлар бирүнең яңа программасы эшли башлаганнан бирле республикада 3,8 миллиард сумнан артык суммага 34 гариза бирелгән. Ташламалы программа турында Россия Хөкүмәтенең яңа карары 2022 елның 16 августында чыкты. Татарстанда ике гариза буенча барлыгы 250 миллион сум бирелгән. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Космосны тикшерүче танылган академик Альберт Галиев вафат

Tatar-inform.tatar 

12 сентябрьдә, озакка сузылган авырудан соң, академик Альберт Галиев вафат булган. Ул плазма физикасы өлкәсендә иң зур белгеч, физика-математика фәннәре докторы, 1988-2002 елларда Россия Фәннәр академиясенең Космос тикшеренүләре институты директоры.

Читать дальше...

Миңнеханов Казан метросының 2нче тармагындагы аралыкта казу эшен башлап җибәрүдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясендә тоннель казуга керешкән «Айсылу» тоннель комплексы эшенә старт бирде. Ул телеграм-каналында бу турыда хәбәр итте һәм бораулау машинасының фотосын урнаштырды.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы гомуми белем бирүнең бердәм программалары турында закон кабул итте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта федераль гомуми белем бирүнең бердәм программалары турында закон проектын кабул итте. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...

Татарстан мәктәпләрендә укучыларны хәрби хезмәткә әзерләүне яхшырту өчен җыеннар үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәпләрендә һәм һөнәри көллиятләрдә хәрби җыеннар уздырылачак. Бу «гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү» өчен кирәк, диелә ТР Хөкүмәте порталында басылган күрсәтмәдә.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы рецепт буенча сатыла торган даруларны онлайн сату экспериментын хуплады

Tatar-inform.tatar 

Россия Дәүләт Думасы рецепт буенча сатыла торган даруларны онлайн сату эксперименты турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Хөкүмәтнең закон проектын чәршәмбе көнне пленар утырышта кабул иттеләр. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгын Татарстан алдындагы казанышлары өчен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Палестина делегациясе белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында Палестина делегациясе белән очрашты. Ул республика кунаклары белән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме линиясе буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Төркемне республика Президенты 2014 елдан җитәкли.

Читать дальше...

Тимер юл аркылы чыкканда хокук бозган өчен штраф 20 тапкыр артырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Тимер юл аркылы үткәндә хокук бозган өчен штрафны 100 сумнан 2 мең сумга кадәр арттырырга кирәк. Мондый закон проектын Дәүләт Думасына Мәскәү өлкәсе думасы кертте. Проектны РФ Хөкүмәте хуплады, дип хәбәр итә «Российская газета».

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *