Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 21.09.2022

«Сүзлек дәресе» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Tatar-inform.tatar 

19 сентябрьдә «Сүзлек дәресе» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Катнашуга башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты, туган тел укытучылары, мәктәп педагог-китапханәчеләре чакырыла. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Читать дальше...

Татарстан хәрби комиссары өлешчә мобилизация турындагы боерыкны имзалады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Россия Президенты указы нигезендә республика территориясендә өлешчә мобилизация турындагы боерыкны имзалады. Документ «Республика Татарстан» газетасында басылып чыкты.

Читать дальше...

Самарада истәлекле көннәргә һәм вакыйгаларга багышланган татар календаре чыга

Tatar-inform.tatar 

Самарада 2023 елгы истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга багышланган традицион татар календаре дөнья күрәчәк. Календарь «Самара татарлары» журналына еллык кушымта булып тора. Аны 28 сентябрьдә чыгару планлаштырылган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Ислам банкингы буенча тәҗрибә өчен Татарстан, Дагыстан, Чечня, Башкортстан сайлап алынган

Tatar-inform.tatar 

Кайбер төбәкләрдә ислам банкингын кертү буенча эксперимент үткәрү турындагы закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертелде. Бу турыда финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстанда сентябрьдә һава температурасы нормадан 2 градуска югары булачак

Tatar-inform.tatar 

21-30 сентябрьдә Татарстанда һава температурасы аномаль булуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, уртача һава температурасы климат нормасыннан (төбәктә норма – 9,6 градус, Казанда – 10,1) 2 градуска югары булачак.

Владимир Путин: Быел бөртеклеләр уңышы 140 млн тоннадан артык булачак

Tatar-inform.tatar 

Быел Россиядә бөртеклеләрнең уңышы бик яхшы булыр дип көтелә. Хәзерге вакытта илдә 130 млн тонна ашлык җыелган. Бу турыда РФ Президенты Владимир Путин алдынгы инженерлык мәктәпләренең җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

Читать дальше...

Собянин Мәскәүдә мобилизацияләнүчеләр өчен өстәмә түләүләр билгеләде

Tatar-inform.tatar 

Хәрби хәрәкәттә үз теләге белән катнашучы кеше һәм аның гаиләсе өчен Мәскәү хакимияте тарафыннан кертелгән матди ярдәм чарасы мобилизацияләнгән кешеләргә дә кагылачак. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянинга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 50 мең сум алимент бурычы булган ир-атны хөкем иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Баулы районында 39 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылган. Ул «Әти-әни нигезле сәбәпләре булмаган килеш, суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип табылды. Бу турыда ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан Кремле: Өлешчә мобилизация буенча бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентының  илдә мобилизация чаралары үткәрү турындагы указы Татарстанда билгеләнгән вакытта үтәләчәк. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Читать дальше...

Федерация Советы: Хәрби кафедраны тәмамлаучылар мобилизацияләнми

Tatar-inform.tatar 

Хәрби кафедраны тәмамлаучылар хәрби хезмәтне узган кешеләргә тиңләштермәячәк һәм аларны өлешчә мобилизация кысаларында чакырмаячаклар. Бу хакта Россия Федерация Советының Саклану һәм иминлек комитеты башлыгы Виктор Бондаревка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан прокуратурасы тәрбияченең баланы кыйнавы турындагы хәбәрне тикшерә

Tatar-inform.tatar 

Социаль челтәрләрдә Кама Тамагы балалар бакчасында тәрбияче баланы кыйнаган дигән мәгълүмат таралды. Бу вакыйга турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты. Видеода хатын-кызның сабыйның битенә берничә тапкыр бәрүе күренә. Видео авторы агрессиянең сәбәбе нәрсә булганына ачыклык кертмәгән.

Читать дальше...

Татарстанга Беларусь Премьер-министры Роман Голченко килде

Tatar-inform.tatar 

Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Голченко Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Трегулова Татарстанда күргәзмә оештыру турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясе генераль директоры Зөлфира Трегулова белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week форумын уздыру кысаларында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ростуризм мобилизация аркасында чит илгә чыгуны чикләү турындагы мәгълүматны кире какты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә өлешчә мобилизация чит илгә чыгу өчен яңа чикләүләргә китермәде. Бу хакта үз Телеграм-каналында Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белдерде.

Читать дальше...

Башкортстанның Зубово авылында яңа мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның уфа районы Зубово авылында яңа мәчет ачылды.

Милләттәшләрне әлеге истәлекле көн белән котлау өчен тантаналы чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Россиянең югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразыев бирегә... Читать дальше...

Татарстан һәм Башкортстан ислам банкингын кертүне сынап карый торган төбәкләр булачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Башкортстан ислам банкингын кертү буенча пилот төбәкләр исәбенә эләкте. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков Kazan Digital Week форумының пленар сессиясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week форумында технологик күргәзмәне карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан башкаласында ел саен уздырыла торган Kazan Digital Week форумы ачылды, чара мәйданчыгында IT-өлкәдә 200дән артык проект күргәзмәсе уза. Экспозицияне һәм катнашучыларның стендларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә форум кунаклары карады. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *