Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2022

Новости за 11.09.2022

Казан кинофестиваленең төп җиңүчесе билгеле

Tatar-inform.tatar 

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приын – «Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильмы» призын «Тыныч дан» (»Тихая слава») иран фильмы алды. Кинофестиваль статуэткасы фильмның режиссеры Нахит Хәсәнзадәгә тапшырылды.

Читать дальше...

«Ибн Фадлан» фильмына Казан кинофестиваленең махсус призы бирелде

Tatar-inform.tatar 

"Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмына Казан кинофестиваленең махсус призы бирелде. «Вакыйганың тарихи әһәмиятен чагылдыру өчен» дип аталган дипломны кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фильмның төп режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановка тапшырды. «Ниһаять, Болгар җилләре исте. Иң мөһиме - тамашачы фильмны тулы заллар белән карады. Бер тамашачының «Мин кайткач Коръән укыячакмын» дигән сүзләре минем өчен иң кадерле сүзләр булды», диде ул.

Читать дальше...

Казан кинофестивале тантанасында Болгар дәүләтенә багышланган җыр премьерасы булды

Tatar-inform.tatar 

Казан халыкара мөселман кинофестивале ябылу тантанасында Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган җыр премьерасы булды.

Читать дальше...



Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны: Депутат халык мәнфәгатьләрен кайгыртыр дип ышанам

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 11 сентябрьдә, Әгерҗедәге 8нче бермандатлы сайлау округында җирле үзидарә органнары депутатларын сайлыйлар. 466нчы сайлау участогына Димитров, Калинин, Камал, Энергетиклар, Чехов, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында яшәүчеләр килде, дип яза «Агрызские вести» газетасы.

Читать дальше...

Бәйрәмгә барган кебек: Мамадышта беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләк тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Мамадыш районында Бердәм тавыш бирү көнендә беренче тапкыр катнашкан сайлаучыларга истәлеккә сувенир тапшырдылар. 18 яше тулган кешеләр сайлауда үз тавышын бирү хокукына ия. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстанда сайлаучыларның яртысы җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлауда катнашкан

Tatar-inform.tatar 

15.00 сәгатьтә Татарстанда җирле үзидарә вәкиллекле органнарын өстәмә сайлауда тавыш бирү хокукы булган гражданнарның яртысы диярлек катнашкан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Камада җиңел машина ике яшүсмерне һәм пенсионерны бәрдергән, соңгысы һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектында «Лада Гранта» автомобиле зебрада өлкән яшьтәге кешене һәм ике яшүсмерне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе: Республикада тавыш бирү гадәти режимда уза

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда башланган Бердәм тавыш бирү көне гадәти режимда уза. Күпме сайлаучының участокларга килүе турында якынча мәгълүматлар билгеле инде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлаулар мәгълүмати үзәге мәйданчыгында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Менделеевскида сайлау көнне Балалар Думасына тавыш бирү үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

Менделеевск укучылары Бердәм тавыш бирү көненә кушылды – бу көнне районның барлык мәктәпләрендә Балалар Думасына сайлаулар уза. Район муниципаль берәмлеге вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауда катнашучы олылар белән беррәттән, алар үз кандидатлары өчен тавыш бирә.

Читать дальше...

Татарстанда сайлаучыларның 36 проценты җирле үзидарә депутатларын сайлауда катнашкан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирүчеләрнең активлыгы 36,38 процент тәшкил иткән. «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы 12.00 сәгатькә шундый мәгълүматлар тәкъдим итте.

Читать дальше...

Түбән Камада Бердәм тавыш бирү көнендә ярминкә һәм спорт ярышлары оештырылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Түбән Камада 9нчы Шинниклар бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Бердәм тавыш бирү көнендә участокларда сайлаучылар өчен бай программа әзерләнгән.

Читать дальше...

ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларга тавыш бирүчеләрнең 2,82 проценты килгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларга тавыш бирүчеләрнең 2,82 проценты килгән. «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы иртәнге 10га шундый мәгълүматлар тәкъдим итте.

Читать дальше...

Әфганстанда Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнашкан Камалетдин Татар вафат булган

Tatar-inform.tatar 

Әфганстанның Сәмәнган провинциясендә 60нчы яшендә провинциянең баш аксакалы, Әфганстан татар җәмгыятенең танылган активисты һәм Бөтендөнья татар конгрессының ике съездында катнашкан Камалетдин Татар вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбихулла Нәдери Татар хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *