Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 01.05.2020

Саратов мөселман җәмгыяте чит ил студентларына ярдәм күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Саратов мөселман җәмгыяте «Рамадан кәрҗине» хәйрия акциясе кысаларында югары уку йортларының чит ил студентларына ярдәм күрсәтте. Бу хакта Россия мөселманнары шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфада Россиядә беренчеләрдән булып «Үзизоляция» дигән өстәл уены уйлап чыгарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Уфада Россиядә беренчеләрдән булып коронавирус пандемиясе турында «Үзизоляция» дигән өстәл уены ясаганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Telegramда Габдулла Тукайга багышланган стикерлар барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Telegramда Габдулла Тукайга багышланган стикерлар җыелмасы барлыкка килде. Бу хакта Екатеринбург татарларының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте «Шатер ТВ» проектын гамәлгә ашырырга кереште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте YouTube видеохостингындагы үз сәхифәсендә «Шатер ТВ» проектын гамәлгә ашырырга кереште. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнашты. Ул Instagram социаль челтәрендә әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосын урнаштырды.

Читать дальше...

«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). «Аэрофлот» компаниясенең татар әдәбияты классигы Муса Җәлил хөрмәтенә аталган лайнеры әлеге исем бирелгәннән соң бүген Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортыннан тәүге рейска кузгалды.

Читать дальше...



Татарстанда аена 15 миллион медицина битлеге тегә башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Майда Татарстанда аена 15 миллион медицина битлеге тегә башлаячаклар. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан экспертлары йорт янындагы машиналар проблемасы хакында фикер алышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Урбанист, «Шәһәр – кешеләр өчен» популяр блогы авторы Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров туры эфирда Татарстан ишегалларындагы парковкалар проблемасы хакында фикер алышачак. Онлайн-фикер алышу бүген, 1 майда, 17.00 сәгатьтә YouTube видеохостингында узачак.

Читать дальше...

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы дүрт уенчысы белән хушлашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы рәсми рәвештә клубтан дүрт уенчы китүе хакында хәбәр итте. Команданың социаль челтәрләрендә шундый мәгълүмат дөнья күргән.

Читать дальше...

Мәскәүдә коронавирустан үлгән татар кешеләрен Урмай авылына алып кайтып җирләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Чувашия Республикасының Урмай авылында короновирустан вафат булган ике татар кешесе җирләнгән. Аларның мәетләре Мәскәүдән кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

Читать дальше...

Кремль Михаил Мишустинның отставкага китү ихтималы турындагы хәбәрне кире какты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россия җитәкчелеге яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктырган РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның үз вазифасыннан китүенә бәйле вариантны карамый. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Сугыш ветеранының тол хатыны Бибинур Лотфуллина «Салават күпере»ндә фатирлы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 93 яшьлек Бибинур Лотфуллина Казанның «Салават күпере» торак комплексында яңа фатир алды. Тыл хезмәтчәненең торак мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән хәл ителгән.

Читать дальше...

Россиядә коронавирус инфекциясенә антитәнчекләрне ачыклау өчен тест-система теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына антитәнчекләрне ачыклау өчен эшләнгән тест-система дәүләт теркәвен алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы әлеге тестны әзерләгән Федераль медицина-биологик агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

КФУ Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган #ПомнимЧитаемТворим акциясен башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган #ПомнимЧитаемТворим дип аталган әдәби-иҗади акция башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Читать дальше...

Диния нәзарәте Казанда яшәүче чит төбәк студентларына ифтар өчен ризык таратты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды VIII Республикакүләм ифтар кысаларында Казанда яшәүче чит төбәк студентлары өчен ифтар җыелмаларын өләшүне оештырды. Әлеге чит төбәк студентлары, Татарстанда гомуми үзизоляция режимы кертелү нәтиҗәсендә, тулай торакларда яши һәм азык-төлек сатып алу өчен финанс мөмкинлекләре чикле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Төнлә Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Әлмәт театры Илшат Агиев истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры фаҗигале вафат булган актер Илшат Агиевның якты истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Түбән Новгород башкаручылары «Безнең Җиңү көне» җыр марафонына кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүген Түбән Новгород өлкәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» акциясенә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты. Бу хакта вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирус авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

6 майдан татарстанлыларга зиратка барырга рөхсәт итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). 6 майдан татарстанлыларның SMS-пропусклар ярдәмендә зиратка бару мөмкинлеге туачак. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан җире эш сөючән һәм инициативалы кешеләре белән дан тота

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан җире элек-электән эш сөючән, талантлы һәм инициативалы кешеләре белән дан тота. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итеп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Барс Медиа Груп» «Яңа йолдыз» беренче телевизион-вокаль проектын башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). «Барс Медиа Груп» «Яңа йолдыз» — беренче телевизион-вокаль проектын башлый. Татар җыры. Фабрика 2020 май аенда башланачак. Бу хакта «Барс Медиа Груп» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *