Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 02.05.2020

Мәктәптә йомгаклау иншасын уздыруның резерв көне 25 майга күчерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 11 сыйныфта йомгаклау иншасын үткәрүнең резерв срогын 6 майдан 25 майга күчерде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучыларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ», «Сарман»). Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов, басу-кырларда булып, чәчү алдынгыларына сертификатлар тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Читать дальше...

Илфан Бикмаев Халыкара астрономия көнендә күренекле татар астрономнарын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). 2 май - Халыкара астрономия көнендә КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы Илфан Бикмаев астрономия өлкәсенә өлеш керткән татарларны атады.

Читать дальше...

Башкортстанда БДИны югары баллга биргән укучыны әзерләгән укытучыга 50 мең сум бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән укытучыларга 50 мең сум премия биреләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Эколог файдаланылган медицина битлекләренең куркыныч тудыруын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Медицина битлекләре һәм перчаткалар коммуналь хезмәт хезмәткәрләре һәм чүпне сортларга аеучылар өчен куркыныч чыганагы булып тора, чөнки коронавирус белән авырган гражданнар кулланылган гигиена чараларын гадәти чүп чиләгенә ташлый. Бу хакта «Яшел патруль» иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Андрей Нагибинга сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Пенсия фондының Татарстан бүлеге эшчәнлеге белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты бүген Казанның Киров районындагы РФ Пенсия фонды идарәсендә булды. Биредә ул бүгенге санитар-эпидемиологик вазгыятьтә бүлек эше барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстан кырларының 23 процентында сабан культураларын чәчкәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә язгы чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Чувашиянең Урмай авылында җирләнгән ике татар кешесендә коронавирус булмавы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Чувашия Республикасының Урмай авылында ике татар кешесен табутта җирләгәннәр. Мәетләрне Мәскәүдән кайтарганнар. Аларда коронавирус булмавы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе  Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

Читать дальше...

Трассада ике җиңел машина кара-каршы бәрелешеп, сигез кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Трассада ике җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Һәлакәттә сигез кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

«Сәләт — Arts Biler Forum»: гаризалар кабул ителә башлады — «Ялкын»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ», «Ялкын»). 29 апрельдән «Сәләт» оешмасының «Arts Biler Forum» ына гариазалар кабул ителә башлады. Нинди форум бу? Анда катнашу нәрсә бирә? Катнашу өчен гаризаларны кайда калдырырга?

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Ватан» республика берләшмәсе эзтабарлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Ватан» берләшмәсе иҗтимагый яшьләр оешмасы үзәгендә булды, анда эзләнү хәрәкәте вәкилләре белән аралашты. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Тарихчы: Рейхстагка Җиңү байрагын урнаштырган Григорий Булатов татар булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Җиңү байрагын Берлинда рейхстаг бинасына урнаштырган Григорий Булатов кунгур татары яки керәшен татары булырга мөмкин. Әлеге фараз Булатов фамилиясенең татарларга каравына бәйле. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире Булат Хәмидуллин әйтте. Тулырк «Интертат» сайтында укырга була.

Читать дальше...

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны буенча Татарстан 56нчы урында тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча рейтингта 56нчы урынны били. Республикада 100 мең кешегә 19,3 күрсәткеч туры килә. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладында әйтелә.

Читать дальше...

Татарстанның ун районында коронавирус йоктыруның очрагы теркәлмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанның ун муниципаль берәмлегендә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның бер генә очрагы да юк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладында әйтелә.

Читать дальше...

Татарстан Президенты «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда исерек шоферның машинасы юл кырыена төшеп киткән, ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда  исерек шофер йөрткән машина юл кырыена төшеп киткән, җитди имгәнгән ике кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе вакыйга урыныннан хәбәр итте.

Читать дальше...

Ирек Фәйзуллинның коронавируска анализы тискәре нәтиҗә күрсәткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Россия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин ведомствоның башка җитәкчеләре белән бергә коронавируска тест тапшырды. Бу хакта министрлык матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Недвижимость хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү турында указны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре турында указны имзалады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Чикләү чаралары Covid-19 таралуны контрольдә тоту мөмкинлеге бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов чикләү чаралары вакытында кертелмәсә, коронавирус белән хәл күпкә начаррак булган булыр иде дип саный. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Коронавирустан саклану өчен тукыма битлекләргә алмаш табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 Май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән зарарлану очрагын булдырмый калуда тукымадан тегелгән битлекләргә алмашка үтә күренмәле пластик битлекләр кулланырга мөмкин. Американың Айова университеты тикшеренүчеләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

«Барс Медиа» «Яңа йолдыз» – беренче телевизион вокаль проектын башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Яңа телевизион сезон башланыр алдыннан, «Барс Медиа Груп» Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән яңа проект башлый. Татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар өчен «Яңа йолдыз» махсус музыкаль телевизион проект татар эстрадасы тарихында моңарчы күрелмәгән зур милли шоу — тамаша булачак дип көтелә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Мәскәүдә Яшьләр советы онлайн-ифтар уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы онлайн ифтар уздырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *