Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 08.05.2020

Түбән Камада хоккейчылар 75 төп агач утыртты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм «Нефтехимик» хоккей командасы Сүбәләк юлы буйлап 75 төп нарат утыртты Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт итүчеләргә Чирмешәндә азык-төлек җыелмасы таратылды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авыл җирлеге Советы Әфганстанда, Чечня Республикасында хезмәт иткән авылдашларына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә һәм бала үстерүче ялгыз аналарга азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң балаларны бакчага кабул итү кагыйдәләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләүдән соң балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән онлайн котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән видеоэлемтә аша котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең ишегалды» программасы тулысынча үтәләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Диана Авакян). «Безнең ишегалды» республика программасы тулысынча үтәләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Читать дальше...

Роспотребнадзор: Коронавирус 30 градуслы эсселекне яратмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе 30 градустан югары температурада кешегә йокмый. Роспотребнадзор белгечләре шул хакта сөйләгән. Федераль хезмәт белешмәсе стопкоронавирус.рф порталында чыкты.

Читать дальше...

Бөек Ватан сугышында һәлак булган рәссамнар хөрмәтенә чәчәкләр куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан рәссамнары Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовик рәссамнарны искә алдылар. Бу хакта Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музееның матбугат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиянең Ерак авиация командующие Җиңүгә зур өлеш керткән татар халкын искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Герое, Россия Оборона министрлыгының Ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлап чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышында Татарстан кешеләренең каһарманлыгы турында сөйләде.

Читать дальше...



Татарстанга аграрийлар өчен ташламалы кредит күләме арттырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөрәҗәгате буенча Татарстанга аграрийлар өчен ташламалы кредит лимиты арттырылды. Федераль бюджет өстәмә рәвештә 152,9 млн сум акча бүлеп бирә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан Президенты белән Бәһрәйн Короле Covid-19 вазгыяте турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короле Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына видеоконцерт куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре Җиңү көне уңаеннан ветераннарга видеоконцерт күрсәтте. Видеоязманы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тәкъдим итә.

Читать дальше...

Җиңү көнендә изоляция булса да, сугыш ветераны кәефне төшермәскә киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Җиңү көненә багышланган массакүләм чараларны онлайн-форматка күчерү сәбәпле, Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетнев Татарстан халкына кәефләрен төшермәскә киңәш итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында әйтте.

Читать дальше...

Канада татарлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган марафонга кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Канадада яшәүче татарлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугышта катнашкан әби-бабаларын искә ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Канададагы «Мирас» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

Читать дальше...

Нәҗип Нәккаш «Тормыш юлы» акциясендә катнашырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). «Ярдәм» мәчете дизайны авторы Нәҗип Нәккаш «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Тормыш юлы» дип аталган проектын хуплап каршы алды һәм игелекле эшләргә битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.⠀

Читать дальше...

12 майдан Татарстанда балалар бакчалары эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан штатлы режимда эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда сугыш ветераннары уртача 32 мең сум пенсия ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда сугышта катнашучыларның уртача пенсиясе 32 мең сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең пенсия билгеләү һәм яңадан санау бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең халыкның бәйрәм кәефен бернинди пандемия дә боза алмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Безнең кешеләрнең бәйрәм кәефен бернинди пандемия дә боза алмаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар белән аралашканнан соң Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлекне шәрехләде. Республика парламенты матбугат хезмәте шул хакта яза.

Читать дальше...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы: апрель аенда үлем күрсәткечләре бераз кимеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Апрель аенда республикада үлем күрсәткечләре бераз кимеде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Бүген җырчылар онлайн-концертлар марафонында сугыш еллары турындагы җырлар башкарачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан җырчылары өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонында сугыш еллары турындагы җырлар һәм шигырьләр башкарачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны Россиягә караганда өч тапкырга кимрәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда халыкның гомуми саныннан чыгып, коронавирус белән авыручылар өлеше, Россия буенча уртача күрсәткечтән өч тапкырга кимрәк. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Читать дальше...

«Мәскәү татарлары штабы» волонтерлары ил башкаласының сугыш һәм тыл ветеранын котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Соңгы ун көндә «Безнең Җиңү» акциясе кысаларында «Мәскәү татарлары штабы» волонтерлары Россия башкаласының ике йөз сугыш һәм тыл ветераннарын котлап чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге штаб координаторы Гөлнара Яруллина хәбәр итте.

Читать дальше...

КФУ студентлары: «Сеңлекәш» фильмында төрки халыкларга хас булган сабырлык чагыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Җиңүченең 75 еллыгы уңаеннан күп чаралар уза. Шуларның берсе — «Сеңлекәш» фильмына багышланган дәрес. КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңлекәш» («Сестренка») фильмында төрки халыкларга хас сабырлык хисе чагылыш таба дип саный. Бу фикерен алар онлайн-дәрестә әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүче сугыш ветераннары барлыгы 1,8 млрд сумлык түләүләр алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Җиңүнең 75 еллыгына Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, аларның тол хатыннары, концлагерь тоткыннары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре барлыгы 1,8 млрд сумлык түләүләр алды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең пенсияләрне билгеләү һәм яңадан санау бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан синоптиклары ял көннәрендә һава торышы начарлану турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 9 һәм 10 майда, ял көннәрендә, Татарстанда һава торышы начарлана. Мондый фараз Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

«Наше время-Безнең заман» фестивале лауреатлары Җиңүнең 75 еллыгына видеолар төшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). «Наше время - Безнең заман» фестивале лауреатлары Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган видеороликлар төшерде һәм аларны социаль челтәрләрдә чыгарды. Бу хакта ТР Президенты ярдәме белән үткәрелә торган фестивальне оештыручылар хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *