Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 09.05.2020

Эксперт изоляциядән соң хезмәт хакы артачак өлкәләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Коронавируска бәйле вазгыять хезмәт базарында үзгәрешләр китереп чыгарачак. Пандемиядән соң да нинди хезмәтләргә ихтыяҗ булачагын, кайсыларына кимиячәген, шулай ук кемнәрнең хезмәт хакы артачагын хәзердән үк фаразларга була. Бу хакта Г.В.Плехнов исемендәге РЭУның «Кеше капиталын үстерү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швецка сылтама белән РИА Новости яза.

Читать дальше...

Казанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны аларның ишегалларында котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»).Татарстанның яшьләр оешмалары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, анда катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп "Ишегалды белән җырлыйк" концертын уздырдылар. Концертта төбәк мәдәният эшлеклеләре, музыка һәм бию коллективлары катнашты.

Читать дальше...

Көчле җил Кукмара үзәгендәге бинаның түбәсен алып аткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Көчле җил Кукмара үзәгендәге бинаның түбәсен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Автобуста кондукторлар битлексез пассажирларны полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан автобусларында кондукторлар битлеге булмаган пассажирлар турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Анталия татарлары Төркиядә яшәгән тыл ветераннарын Җиңү көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анталия татарлары Төркиядә торучы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны Җиңү көне белән тәбрикләде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталия татарлары» иҗтимагый оешмасы вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

Читать дальше...

Гази Заһитов музее методисты Җиңү көнендә музейда онлайн экскурсия уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Җиңү көнен якынайткан барлык солдатларга хөрмәт йөзеннән, татар каһарманы Гази Заһитовның музее буйлап видео-экскурсия әзерләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музее методисты Айрат Заһитов сөйләде.

Читать дальше...



Мишустин ветераннарны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Бу хакта Россия хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Төркия татарлары Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларын искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә яшәүче татарлар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, әби-бабаларын искә алу марафонына кушылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

Читать дальше...

Айдар Ибәтуллин: Автойөреш өчен сугыш чорының иң кызыклы машина модельләрен сайладык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел ретро автойөреш өчен Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган техниканың иң борынгы һәм кызыклы үрнәкләре сайлап алынган. Бу хакта журналистларга Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «ГАЗ-21» Авторетроклубы» рәисе Айдар Ибәтуллин сөйләде.

Читать дальше...

Михаил Девятаевның улы әтисенең дачасын мемориал ясау өчен дәүләткә тапшырырга тели

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев әтисенең дачасын мемориал буларак дәүләткә тапшырырга тели. Бу теләген ул «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны кысаларында җиткерде.

Читать дальше...

Алексей Песошин Җиңүче-солдат монументына чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген, Җиңү Көнендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче-солдат» монументына чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышы ветераны Махьян Камаев янына барды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Махьян Камаев янына кунакка барды һәм аны Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрикләде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Читать дальше...

Камал театры артистлары «Үлемсез полк» онлайн акциясенә кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Камал театры «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Артистларның Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары хакындагы истәлекләре #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хештегы белән урнаштырылган.

Читать дальше...

26 мең Татарстан кешесе #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хэштегы белән истәлекләр урнаштырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Соңгы 2-3 атна эчендә 26 мең Татарстан кешесе социаль челтәрләргә #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хештегы белән фотолар һәм истәлекләр урнаштырган. Бу хакта «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны кысаларында «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия хәрәкәтенең үзәк штабы әгъзасы, региональ бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Халиков җиткерде.

Читать дальше...

Роспотребнадзорда коронавирусның грипптан аермасы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова коронавирусның грипптан аермалары турында сөйләде. Бу хата РИА Новости яза.

Читать дальше...

Казанда 95 яшьлек фронтовик пандемия аркасында 9 майда парашют белән сикерә алмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда яшәүче 95 яшьлек ветеран Павел Клетневка  быел Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында, парашюттан сикерүне кичектереп торырга туры килгән. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда онлайн-марафон форматында «Үлемсез полк» акциясе башланып китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафонына быел музыкаль коллективлар, яшь шагыйрьләр һәм кадерле кунак буларак Советлар Союзы герое Михаил Девятаевның нәсел дәвамчысы Александр Девятаев чакырулы. «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны Уoutube-каналда башланып китте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Ветераннарыбыз олы булсалар да, аларның көчләре һәм рухлары нык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ветераннар өлкән яшьтә булуларына карамастан, рухи көчләре нык. Бу хакта ул Казанның Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң сөйләде.

Читать дальше...

Дәүләт Советы депутатлары Архангел зиратында сугышта катнашканнарны искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары Архангел зиратында Азат итүче Солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш чорында Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил сугышчыларының истәлек билгесенә чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин Россия халкын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Александров бакчасындагы Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды һәм ил халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Җиңү көне» җыры беренче тапкыр Идел буеның барлык халыклары телләрендә яңгырады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Идел буе федераль округында «Безнең Җиңү Көне» масштаблы акциясендә Давид Тухманов һәм Владимир Хоритоновның танылган «Җиңү көне» җыры Идел буеның барлык халыклары телләрендә яңгырады.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *