Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 29.05.2020

Татарстанда «Безнең ишегалды» проекты командасына Whatsapp аша язарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «Безнең ишегалды» проекты командасына Whatsapp аша язарга мөмкин. dvor.tatar сайтының WhatsApp төймәсе барлыкка килде. Ул республика проекты командасы белән элемтә өчен хезмәт итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Безгә турыдан-туры сайттагы төймә аша яисә +7 939 302-2020 номерына язарга мөмкин. Программа буенча төзекләндерү турында сораулар бирегез, сезнең ишегалдында төзелеш эшләре барышын тикшереп торыгыз, алар йортларда... Читать дальше...

Чирмешәндә йортларда капиталь ремонт ясау өчен 3 миллион сумнан артык акча бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 29 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәгендә күп фатирлы биш йортка капиталь ремонт ясалачак. Бу максатларга барлыгы 3 425 000 сум акча тотылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әлеге эшкә шул йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары да тотыла. «Бу көннәрдә төзүчеләр Совет урамында эшлиләр, 36, 38, 40 нчы йортлар да эш башладылар», — диде торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов ул. Читать дальше...

Николай Максимов үз методикасы буенча язылган татар теле дәреслеген чыгарырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галим, рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов «Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи» дигән китабын яңадан тулыландырылып нәшер итәргә ниятли. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «2015 елда чыккан китабым сатылып бете. Күп җирләрдән „кайдан алырга була“, дигән шалтыратулар килә. Мин әлеге хезмәтемне тагын да яхшыртып, яңадан эшләп чыктым. Китап 260 биттән тора. Шушы китап белән Казан шәһәренең 39... Читать дальше...

Татарстанда узган ел белән чагыштырганда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте. «Ел башыннан бирле аварияләрдә 81 кеше үлгән - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җиде кешегә күбрәк. 1 278 кеше тән җәрәхәте алган», - диде Александр Разумнов. Ул юллардагы катлаулы хәл Татарстанда гына түгел... Читать дальше...

Икътисад министры Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда хәзерге катлаулы шартларда икътисадны үстерү буенча чаралар планы гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. Бәяләрне мониторинглау һәм контрольдә тоту, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, хезмәт базары һәм мәшгульлек, риск зонасында калган икътисад тармакларына ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлыкка булышу, гомуми системалы чаралар кебек төп юнәлешләр буенча эш алып барыла. Читать дальше...

Россиянең өч төбәк башлыгы Татарстан халкын юбилей белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиянең өч төбәге җитәкчеләре Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Мари Эл башлыгы Александр Евстифеев үзенең мөрәҗәгатендә 2020 елда Идел буе федераль округының берьюлы берничә төбәгенең бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтәчәкләрен әйтте. Күрше федерация субъекты җитәкчесе Татарстанны лидер төбәкләрнең берсе дип атады. Ул республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсеше һәм милләтара татулыкны тәэмин... Читать дальше...

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләргә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләренә әче туфракларны известьлау буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Бу хакта ул тиешле чаралар планын үтәүгә багышланган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында, дөрес оештыру, системалы якын килү һәм тиешле контроль ярдәмендә... Читать дальше...

Путин Җиңү парады көне - 24 июньне ял көне дип игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Путин үзенең указы белән 24 июнь - Җиңү парады көнен эшләми торган көн дип игълан итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Парад Кызыл мәйданда 24 июньдә иртәнге 10.00 сәгатьтә узачак.



Петербургта «Сабан туе - 2020» бәйрәмен үткәрү вакыты күчерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Петербургта «Сабан туе - 2020» бәйрәмен үткәрү вакыты күчерелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә. Санкт-Петербургта Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм үткәрү комитеты карары нигезендә, бәйрәмне билгесез вакытка күчерү турында карар кабул ителде. Бу гамәлдәге чикләүләр белән бәйле. Сабан туе уздыруның яңа датасы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Рушан хәзрәт Аббясов Мәскәү мәчетләренең якын арада ачылу ихтималын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бу көннәрдә Мәскәүдә мәчетләр ачылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов сөйләде. «Мөфти Равил Гайнетдиннән карар көтеп калабыз, төгәл датасы билгеле түгел. Мәскәүдә коронавирус белән чирләүчеләр күп, шуңа да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе статистика буенча беренче урында тора. Иншәаллаһ, якын арада мәчетләребез ачылыр. 24 июньдә Мәскәүдә парад үтәчәк... Читать дальше...

Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем аларны популярлаштыру турында фикерләшә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем аларны популярлаштыру турында Россия Иҗтимагый палатасында фикер алышачак. Төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем рәистәше – ил Хөкүмәте каршындагы Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева шул турыда сөйләде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, Россия Президенты Владимир Путин Төп законга төзәтмәләр турындагы законга кул куйса да, эшче төркем үз эшчәнлеген әле төгәлләмәгән. Читать дальше...

Магнитогорскида татар этник медиаүзәге ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Магнитогорск үзәк китапханәсендә тиздән татар этник медиаүзәге барлыкка киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Магнитогорскның Үзәк китапханәсе шәһәрнең иң борынгы мәдәният учреждениесе булып тора. Китапханә 1929 елның декабрендә төзелә. Бу - беренче төзүчеләрнең китап уку почмагы була. Хәзер Шәһәр үзәк китапханәсендә капиталь үзгәртеп кору эшләре бара. 2019 елда учреждение «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель... Читать дальше...

«Хәзинә»дә Рәшит Сафиуллинның Урал табигате турындагы эшләреннән күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). 28 майда Казанда «Хәзинә» галереясендә Магнитогорск рәссамы Рәшит Сафиуллинның «Тамырлар» исеме белән рәсем сәнгате һәм графика күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте хәбәр итә. Рәшит Сафиуллин (1948-2018) - Россиянең атказанган рәссамы, ун елдан артык «Россия рәссамнар берлеге»нең Магнитогорск бүлекчәсен җитәкли. 1975 елда Магнитогорск дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый һәм рәсем сәнгате кафедрасына эшкә чакырыла. Читать дальше...

Дәүләт Думасында читтән эшләүчеләрнең хезмәт хокукларын яклау турында фикер алышалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе, үз лидеры Дмитрий Медведев кушуы буенча, барлык төбәкләрдә дә хезмәт законнарына төзәтмәләр әзерләү өчен онлайн-кабул итүләр үткәрде. Татарстанда кабул итүне республика профсоюзлары лидеры, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Елена Кузьмичева үткәрде. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Кузьмичева сүзләренә караганда, Профсоюзлар федерациясенең кайнар линиясенә читтән торып эшләү буенча өч йөзгә якын сорау килгән. Читать дальше...

Татарстан пляжларында коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, патрульләр кизү торачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан пляжларында коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, патрульләр кизү торачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, барлык пляжлар һәм су янындагы күпләп ял итү урыннары ябык, коену тыела. 30 майдан коткаручылар, полиция һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре пляжларда патрульлек итә башлаячак. Читать дальше...

Фәрит Бикчәнтәев “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңгән әсәрне куярга алына

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев яшь драматург Артур Шәйдуллинның “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңгән әсәрен сәхнәләштерә башлаячак. Бу хакта ул бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында әйтте. “Мин театрда фикер алышулар булуга карамастан, Артур Шәйдуллинның “Сагынырсызмы?” әсәренә алынырга уйлыйм. Без автор белән элемтәдә – пьесаны үзгәртәбез. Ул миңа атна саен яңа вариантлар җибәрә”, - диде Фәрит Бикчәнтәев. Читать дальше...

Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе онлайн режимда 27 июньдә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы 27 июньдә мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн режимда Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үткәрәчәк. Бу хакта ведомство хәбәр итә. Министрлык төбәкләргә мәктәпне тәмамлаучыларга багышланган чараларны 27 июнь көнне үткәрергә тәкъдим итте. Илнең барлык төбәкләрен колачлаячак гомумфедераль «Чыгарылыш кичәсе» төп чара булачак. Ел саен үткәрелә торган «Алые паруса» фестивале программаның финал өлешенә керер дип көтелә. «Вазгыять торышын бәяләп, июнь аенда чыгарылыш кичәсен онлайн билгеләп үтәргә... Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар вакытында санитар чаралар үткәрәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар вакытында Covid-19 коронавирусының таралуына профилактика чараларын үтәүне Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә тәэмин итәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Тавыш бирүне оештыручылар буларак,катлаулы эпидемиологик хәл шартларында безнең бурыч – сайлау процессын халык сәламәтлеге өчен максималь куркынычсыз итү, шул ук вакытта легитимлыкның барлык принципларын саклап калу», – дип искәртте... Читать дальше...

Камал театры яңа сезон башлангач атнасына ике-өч спектакль генә күрсәтергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры яңа сезон башлангач атнасына ике-өч көн генә спектакль күрсәтергә мөмкин. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең бүгенге катлаулы вазгыять белән бәйле фаразларын труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында әйтте. “Атнага ике-өч көн генә уйнарга туры килер – аек акыл белән уйлап шундый карарга килүебез дә мөмкин”, - диде Фәрит Бикчәнтәев. Театр моңарчы дүшәмбедән кала һәр көнне спектакль күрсәтә иде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов күлләр экотернәкләндерү нәтиҗәләре белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аккош күле Казан урман паркында булды. Күлләр системасын экотернәкләндерү нәтиҗәләре һәм территорияләрне төзекләндерү белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика җитәкчесенә паркта кибеп баручы Кече Аккош күлен чистартып, элек югалган ике күлне торгызулары турында сөйләделәр. Эшләр барышында күлләрнең төбен 4-5 метр тирәнәйттеләр, ә су китмәсен өчен, бентонит балчыктан өч катлы экран түшәделәр. Читать дальше...

Илгиз Зәйниевның журналистлар тормышына багышланган комедиясе августта чыгарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры август аенда премьера чыгарырга әзер. Бу хакта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында әйтте. Камал театры март аенда репетицияләре өзелеп калган спектакльне август аенда әзерләп бетерергә җыена. Сүз Илгиз Зәйниевның үз пьесасы буенча куя торган Өйләнәм.tat спектакле турында бара. Камал театры труппасы июль аенда җәйге яллардан соң эшкә чыгарга планлаштыра. “Бөтенесе әйбәт кенә барса... Читать дальше...

Татарстан Хисап палатасының экс-аудиторы Әгерҗе районын җитәкли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бүген Әгерҗе муниципаль районы депутатлары район башлыгы Валерий Макаровның отставкасын кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын элек Татарстан Хисап палатасында эшләгән Азат Вәлиев башкарачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Көн тәртибе кысаларында район депутатлары Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны моңарчы Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы булып эшләгән Азат Рөстәм улына йөкләү мәсьәләсен карады»... Читать дальше...

Онищенко коронавирус таралуның «онытылган» чыганагының берсен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиянең элекке баш санитар табибы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко Covid-19 коронавирусының иң ачыкланмаган чыганагы нинди урын булуы турында сөйләде. Бу хакта «Парламентская газета» яза. «Минем бәяләвемчә, подъезд - эпидемиягә каршы чаралар үткәрү ягыннан иң «онытылган » урын. Монда баскыч култыксалары да, лифт, домофон төймәләре дә бар. Ә җәяүләп төшәсез икән, уфылдап өскә күтәрелеп килүче күршегезне очрата аласыз», - диде Онищенко. Аның сүзләренә караганда... Читать дальше...

Камал театрының онлайн спектакльләрен күбесенчә хатын-кыз тамашачы сатып ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының онлайн-спектакльләрен күбесенчә хатын-кызлар сатып алган, билет алучыларның яртысы диярлек — беренче тапкыр онлайн-тамашага билет алучылар. Бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында театр директоры Илфир Якупов кыска сезонга нәтиҗәләр ясады. Театр онлайн-трансляцияләрен 8 апрельдән башлап җибәрде. Театр сайтыннан 4691 трансляция сатып алынган. Җыемнарның гомуми суммасы — 350 649 сум. Башта театр җитәкчелеге... Читать дальше...

Йорт хайваннарын котыруга каршы вакцинацияләү июнь азагына кадәр дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Июнь азагына кадәр ветеринария табибларының күчмә төркемнәре йорт мәчеләре һәм этләренә котыруга каршы вакцинацияләү үткәрә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә. Вакцинацияләү билгеле бер урында бушлай ясала. Йорт хайваннары хуҗаларының социаль дистанцияне үтәүләре, битлек һәм перчатка киюләре сорала.  Күчмә бригадалар Казанның Киров һәм Совет районнарында эшли. Моннан тыш, Казанның барлык дәүләт... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *