Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 12.05.2020

Азнакайда 95 гектар мәйданда агач утыртылачак

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 12 май, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакайда быел барлыгы 95 гектар мәйданда агач үсентеләре утыртылачак. Аларның күпчелеген каен, имән, нарат агачлары тәшкил итә. Үсентеләрнең барысы да үзебезнең урманчылык питомнигында үстерелгән. Бу урыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешәндә инвестор ветераннарны бүләк биреп сөендергән

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 12 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). «БИО АГРО» җәмгыяте быел да, үзләре эшләгән авыл җирлекләрендәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңү көне уңаеннан бүләк ясады. Барлыгы 152 кеше күчтәнәч алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Попова: 3 майдан Россиядә Covid-19 очракларының сизелерлек артуы күзәтелми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 3 майдан башлап Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны сизелерлек артмаган. Күрсәткеч 100 мең кешегә 158,3 очрак тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан кешесе машина алам дип, мошенникларга 2 млн сумга якын акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Социаль челтәрләр аша машина сатып алам дип, Казан кешесе мошенникларга 2 миллион сумга якын акча күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Голикова илдә коронавирус буенча барлык чикләүләр кайчан алыначагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе белән вазгыять илдә җәен тулысынча нормальләшергә мөмкин. Бүгенге брифинг барышында вице-премьер Татьяна Голикова шундый фикер белдерде.

Читать дальше...

Песошин: Кешеләрнең битлек кию режимын үтәүләре катгый контрольдә тотылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстанда гражданнарның битлек кию режимын үтәве катгый контрольдә тотылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Читать дальше...

Хөкүмәт хезмәт базарына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Президент Владимир Путинга хезмәт базарына ярдәм итү буенча өстәмә тәкъдимнәр кертәчәк. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Читать дальше...

«Безнең гәҗит» һәм Шәмәрдән бистәсе ярдәме белән Нигер дәүләтендә кое ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Безнең гәҗит» газетасы укучылары һәм Саба районы Шәмәрдән бистәсе яшәүчеләре Африканың Нигер дәүләтендә кое казыту өчен акча җыеп җибәргән. Хәзерге вакытта ике авылда кое ачылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Безнең гәҗит» газетасы журналисты Айгөл Закирова сөйләде.

Читать дальше...



Мәктәпләргә миллион сумга фотоаппаратлар, штативлар һәм микрофоннар сатып алачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин ). Татарстан мәктәпләренә 1 млн сум чамасына объективлы, штативлы һәм микрофонлы фотоаппаратлардан торган комплектлар сатып алырга планлаштыралар. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Төркия журналында татар әдипләренең Аяз Гыйләҗевкә багышланган әсәрләре басылды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 12 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар язучыларының Аяз Гыйләҗев турындагы мәкаләләре һәм үзе белән үткәргән әңгәмәләре Төркиянең «Тәмрин» фикер һәм әдәбият журналында басылып чыкты.

Читать дальше...

Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре Татарстанда битлек режимын саклауны күзәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда шәһәр һәм торак пункт урамнарында мобиль полиция һәм Росгвардия төркемнәре патрульлек итә, алар битлек режимын үтәүне контрольдә тота. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Читать дальше...

Әлмәттә кафе хуҗасы тикшерү белән килгән полицейскийларга һөҗүм иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә кафе хуҗасы тикшерү белән килгән полицейскийларга һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Лотфулла Шәфигуллин икътисадны торгызу буенча «Бердәм Россия» эшче төркемен җитәкли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшче төркемен җитәкләде. Эшче төркем эшлекле тормышны нормальләштерү,  коронавирус таралу куркынычы шартларында кешеләрне эш белән тәэмин итү һәм керемле итү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Бу хакта партиянең төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен тәрҗемә итү буенча конкурс игълан ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен рус теленә тәрҗемә итү буенча әдәби конкурс игълан ителә. Конкурс турында «Татар-информ»га халык язучысының кызы Наилә Ахунова хәбәр итте.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы даими дистанцион укуны кертү турындагы мәгълүматны фейк дип атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таратыла торган мәгълүматны фейк дип атады. Анда Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгының кайнар линияләренә дистанцион укытуның теләсә кайсы формасына каршы чыгып шалтыратырга чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Дәүләт хезмәтләре сайтында балаларга пособиены рәсмиләштерү өчен сервис эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре сайтында COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр балага бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерү өчен сервис барлыкка килде. Бу хакта РИА Новостига Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүнең җиденче очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең җиденче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

«Һава»: Туфан Имаметдинов хатын-кызга татар карашы темасына пластик спектакль әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Имаметдинов һәм «Әлиф» иҗат төркеме хатын-кызга мөнәсәбәт һәм эмансипация темасына пластик спектакль әзерли. Бу мәгълүматны иҗатчылар үзләре раслады.

Читать дальше...

Татарстанда СМС-пропуск мәгълүматлар базасын бетерү буенча махсус комиссия төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар рәсмиләштергәндә тупланган мәгълүматлар базасын бетерү өчен махсус комиссия төзиячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин Инстаграмда үз битендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Яшьләр сәясәте лидерлары арасында 49 фатир уйнатылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Яшьләр сәясәте лидерлары һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары активистлары арасында 49 фатир уйнатылачак. Бу хакта яшьләр торак конкурсына багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтте.

Читать дальше...

КАМАЗ май ахырына кадәр 2,5 мең йөк автомобиле эшләп чыгарырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 12 май, «Татар-информ»). Бүген КАМАЗ хезмәткәрләре Май бәйрәмнәреннән соң янә эшкә кереште. Ай ахырына кадәр предприятие 2,5 мең йөк автомобиле җитештерергә ниятли. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны буенча икенче урынга чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 232 243кә җиткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы коронавируска каршы көрәшү буенча федераль оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *