Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 14.05.2020

Марат Җәббаров Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләре белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балык Бистәсе районына эш сәфәре белән килде. Аның белән бергә район башлыгы Илдар Таҗетдинов йөрде.Ул районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләре белән танышты. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Эльвира Долотказина йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина коронавирус белән авыручылар госпиталендә хезмәт куючы һәм чираттагы сменадан соң көч туплаучы медицина хезмәткәрләре белән күреште. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

«Зәкят» фонды мохтаҗларга тарату өчен фитыр сәдакасы кабул итә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Рамазан ае башланганнан бирле мөселманнар фитыр сәдакасын түли башлады. Дин кардәшләргә уңайлы булсын өчен, Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга тарату максатыннан фитыр сәдакалары кабул итә башлады.

Читать дальше...

Автоинспекторлар кыз баланы коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Кыз баланы оператив рәвештә Казан хастаханәсенә алып барып җиткереп, автоинспекторлар аның гомерен саклап калган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Россия Ел укытучысы» конкурсының төбәк этаплары 20 сентябрьгә кадәр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этапларын үткәрү вакыты 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк шул турыда әйтте. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф  министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Прокуратура Путин әйткән түләүләрне аерым контрольгә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Прокуратура Путин әйткән түләү акчаларын аерым контрольгә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...



Милли музейда «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр онлайн узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясенә чакыра. Бу хакта музейның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте Рамазан аенда балаларны дәвалауга акча җыя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Рамазан — игелекле эшләр ае» акциясен дәвам итә. Аның кысаларында Фонд карамагындагы дүрт авыручы баланы дәвалау өчен акча җыю бара. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә 15 майдан һәркем коронавируска тикшерү үтә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Коронавируска массакүләм скрининг Мәскәүдә 15 майдан башлана, шәһәр халкына яңа метод буенча антитәнчекләр булу-булмауга тест узарга тәкъдим ителә. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС.

Читать дальше...

Азнакайда яшәүче хатын-кыз 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын талаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Азнакайда яшәүче бер хатын-кыз 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын талаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Автомәктәпләргә теоретик дәресләрне дистанцион рәвештә үткәрергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң автомәктәпләрнең эш тәртибен аңлатты. Ведомство, аерым алганда, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, теоретик дәресләр үткәрергә тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы бакчачылык ширкәтләрен электрон түләүгә күчерү закон проекты кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы өченче укылышта «Бердәм Россия» закон проектын кабул итте. Бу хакта «Татар-информ»га «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте буенча федераль программа эшләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Россия яшьләре» федераль программасын эшләргә һәм кабул итәргә тәкъдим итте. Программа яшьләр сәясәте нигезләрен берләштерергә, төбәкләр буенча таралырга һәм максатчан финанслау алырга тиеш. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Барда җәмәгатьчелеге Тукай гимназиясенә нигез салган Юрий Нураев белән хушлашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Пермь өлкәсе Барда районында Габдулла Тукай исемендәге гимназиягә нигез салган Россиянең атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Юрий Нураев вафат булган. Бу хакта «Таң» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда битлек-перчатка режимын бозган 1,5 меңгә якын кешене штрафка тартканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда җәмәгать урыннарында битлек-перчатка режимын бозган өчен 763 кеше штрафка тартылган, барлыгы исә 1,5 меңгә якын татарстанлы штраф алган. 13 майга булган мәгълүматны онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

Читать дальше...

Кравцов: Мәктәп укучылары укырга керү өчен кирәкле барлык имтиханнарны тапшыра алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына керү өчен сайлап алган барлык фәннәрдән дә БДИ тапшыра алачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Президентына язгы чәчүне тәмамлаган районнар турында хәбәр иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстанда сөрүлек җирләренең 81 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Республикада явып узган яңгырлар яхшы уңышка өмет бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Президентына чәчү кампаниясе барышы турында сөйләгәндә әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов Яңа Чишмә районында хуҗалык җитәкчеләре белән язгы чәчү хакында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторлар белән язгы кыр эшләренең барышы хакында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Миңнеханов Казанда мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын ничек җыюларын тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенең бүлү үзәгендә (анда мохтаҗ гражданнар өчен азык-төлек җыелмалары җыялар) булачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Төркия татарлары «Китап» радиосына югары бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова «Китап» милли радиосы кушымтасы гомумкулланышка керү белән үк смартфонында урын алуы һәм иң еш кулланылган кушымтага әверелүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...

Казан Кремлендә битлек һәм перчатканы кайда һәм ни өчен кияргә кирәклеген аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Шәхси саклану чаралары җәмәгать урыннарына барганда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм үз сәламәтлегеңне саклау өчен кирәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *