Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2020

Новости за 16.05.2020

Әлки районында Җиңү көне турында фильм эшлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 16 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү турында фильм ясый башлаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәт районы укучылары Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 16 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районы укучылары Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре булды. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. 

Читать дальше...

Алабуга, Тукай һәм Менделеевск районнарында балалар халыкара акциягә кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Алабуга, Тукай һәм Менделеевск районнарында «Саф җил», «Урманның яшь дуслары», «Бәрендеево патшалыгы», «Бригантина», «Ямьле урман» һәм «ШкоЛес» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Камада волонтерлар хокук бозучыларга медицина битлекләрен бушлай тарата

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Түбән Камада Эчке эшләр идарәсе патрульләреннән тыш, куркынычсызлык режимының үтәлешен өч махсус төркем күзәтә. Аларга волонтерлар беркетелгән. Волонтерлар хокук бозучыларга медицина битлекләрен бушлай тарата. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Коронавирус инфекциясенә тест узудан баш тартучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, коронавирус инфекциясенә тест узудан баш тартучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ташламалы ипотека алу өчен бирелгән заявкаларның 30 проценты кире кагыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда банклар 6,5 процентлы ташламалы кредит алу өчен бирелгән заявкаларның 32,2 процентын кире кага. Республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Президенты катнашында үткәрелгән видеокиңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Covid-19 белән авыручылар күп булган Татарстан районнары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның сигез муниципаль районында — Апас, Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Биектау, Питрәч, һәм Арча районында — яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны күп булуы ачыкланды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Читать дальше...

Прокурор табибларга өстәмә акча түләмәгән өчен җәзага тарту турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Прокуроры республика сәламәтлек саклау министрын табибларга өстәмә акча түләмәгән өчен җәзага тарту турында кисәтте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...



Бу атнада Татарстанда 562 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Агымдагы атнада Татарстанда 562 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, бер атнада үсеш 4 процент тәшкил иткән. Бу - инфекция йоктыручылар теркәлә башлаганнан бирле иң түбән күрсәткеч. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан Идел буе округы төбәкләре арасында коронавирус таралышы буенча 10нчы урында

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 100 мең кешегә 52,9 очрак тәшкил итә. Идел бу федераль округы төбәкләре арасында республика әлеге күрсәткеч буенча 10нчы урынны били. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда кырау төшү аркасында кисәтү игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кырау төшү аркасында кисәтү игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстанда чәчү эшләре планлаштырылган мәйданнарның 85 процентында тәмамланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре планлаштырылган мәйданнарның 85 процентында тәмамланган. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Яралы язмышлар, яки урамда калсаң, кая барырга? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Казандагы «Умиление» гаиләләрне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен Вознесение бистәсендә приют ачкан. Ике катлы йортны хәйриячеләрдән җыелган акчага арендага алганнар.

Читать дальше...

Табиб коронавирусның кеше организмына ничек йогынты ясавы хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Югары категорияле табиб, отоларинголог Владимир Зайцев коронавирусның кеше организмына ничек йогынты ясавы хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда яңа өйләнешүчеләрнең ЗАГСка битлек һәм перчаткадан килүен сорадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ЗАГС бүлекләре 12 майдан гадәти режимда эшли башлады, әмма кешеләрнең битлек һәм перчаткадан килүен сорадылар. Бу кагыйдә яңа өйләнешүчеләргә дә кагыла, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.

Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 2148 кешегә җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручыларның саны 2148 кешегә җиткән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Төнлә Татарстанда М7 трассасында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Татарстанда М7 трассасында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән, җиңел машина шоферын хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Читать дальше...

Кырымда Җәмигь мәчете ачылышын 2021 елга күчергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кырым мөфтияте Covid-кризис фонында Симферопольдә ярымутрауның төп мәчетен ачу вакытына төзәтмәләр кертте: иман йортын 2021 елда төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанны гадәти тормышка кайтарырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстан халкы коронавирус инфекциясе шартларында яшәргә һәм эшләргә өйрәнергә тиеш. Предприятиеләрнең эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, саклану чараларын үтәгән очракта инфекцияне йоктыру куркынычы бик аз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия Диния нәзарәте Дагыстанда Ураза бәйрәменә 5,5 мең кешегә табын әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте Ураза бәйрәменә 5,5 мең кешегә табын әзерли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы нәзарәт сайтында дөнья күргән хәбәргә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия туроператорлары июньгә планлаштырылган чит ил турларын гамәлдән чыгара башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Берничә зур туроператор июньгә планлаштырылган чит ил турларын гамәлдән чыгарды. Моның сәбәбе – бүгенге көндә Россиядә дә, чит илләрдә дә Соvid-19 коронавирус инфекциясе аркасында чикләүләрне алуга кагылышлы анык карар булмавында. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Ксения Собчак Казанны Россиянең иң яхшы шәһәрләреннән берсе дип атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Телетапшырулар алып баручы Ксения Собчак, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Казанны Россиянең иң яхшы шәһәрләреннән берсе дип атады.

Читать дальше...

«Ливадия» шифаханәсе обсервациясеннән Таиландтан кайткан 12 кешене чыгарачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүген «Ливадия» шифаханәсе обсервациясеннән Таиландтан кайткан 12 кешене чыгарачаклар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *