Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 02.01.2023

Татарстанда бер ел эчендә лагерьларда 205 меңнән артык бала ял иткән

Tatar-inform.tatar 

2022 елда Татарстанда 205 меңнән артык бала сәламәтләндерү лагерьларенда ял иткән. Шуларның 8 меңнән артыгы – авыр тормыш хәлендә калган балалар, 900дән артыгы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле малайлар һәм кызлар. ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Россиялеләрне коммуналка өчен әҗәтнең бер өлешен түләүдәге үзгәрешләр хакында кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Быелның башыннан гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү принцибы үзгәрә – әгәр элегрәк норматив буенча түләсәк, хәзер исә чынлыкта күпме куллануга (аны йортта урнаштырылган исәпләү приборы терки) карап түләргә туры киләчәк. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...



Пенсионерларга 2023 елда булачак төп үзгәрешләр хакында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын Россия бердәм Социаль фондына берләштерү түләүләр билгеләүне гадиләштерәчәк һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырачак. Иҗтимагый палатаның интернет-технологияләр һәм цифрлаштыру өлкәсендәге законнар буенча эшче төркеме җитәкчесе, Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия туристлары арасында иң популяр визасыз илләрне атадылар

Tatar-inform.tatar 

Төркия, Мисыр һәм Таиланд россиялеләр арасында иң популяр визасыз илләр булып кала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Дмитрий Горинга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиялеләр элеккеге эш урынына кире кайтырга этәргеч бирәчәк алты шартны атады

Tatar-inform.tatar 

Россиялеләрнең 60 проценты элеккеге эш урынына кире кайтырга теләми. Шул ук вакытта, аларның бу фикерен үзгәртә ала торган алты сәбәп бар. «Работа в России» порталындагы сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Читать дальше...

Балтачтан киткән гуманитар ярдәм Яңа ел каршылаганчы хәрбиләргә барып җиткән

Tatar-inform.tatar 

29 декабрьдә Балтачтан махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелгән гуманитар ярдәм Яңа ел каршылаганчы егетләргә барып җиткән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлмәтнең Яшьләр бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел алдыннан Әлмәтнең Яшьләр бистәсендә блок-модульле типтагы бинада тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПның заманча бинасы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Татарстан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *